Карар 28.08.2025 №354 "Арча район Советының 2021 елның 20 апрелендәге “Арча муниципаль районында муниципаль-хосусый партнерлык турында Нигезләмәне раслау хакында” 62 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында (2022 елның 8 сентябрендәге 166 номерлы, 2025 елның 29 маендагы 341 номерлы үзгәрешләр белән)"

2025 елның 23 июлендәге “Элемтә турында” Федераль законның 2 һәм 6 статьяларына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” 244-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, Арча район Советы карар кабул итте:

1. Арча район Советының “Арча муниципаль районында муниципаль - хосусый партнерлык турындагы нигезләмәне раслау турында” 2021 елның 20 апрелендәге 62 номерлы карары белән расланган Арча муниципаль районында муниципаль - хосусый партнерлык турындагы нигезләмәгә (2022 елның 8 сентябрендәге 166 номерлы, 2025 елның 29 маендагы 341 номерлы үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә::

1.1. 3.1 пунктның 20 пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«20) белешмәләрне эшкәртүне һәм (яисә) саклауны тәэмин итә торган җиһазларны урнаштыру өчен проектланган һәм файдаланыла торган инженер-техник тәэмин итү системалары комплексын үз эченә алган Бердәм билгеләнешкә берләштерелгән биналар, биналарның яисә урыннарның өлешләре җыелмасы (мәгълүматларны эшкәртү үзәкләре);».

2. Әлеге карарны “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга: http://pravo.tatarstan.ru һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырып, халыкка җиткерергә: http://arsk.tatarstan.ru.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

 Арча муниципаль районы башлыгы

вазыйфаларын башкаручы,

Арча район Советы Рәисе

вазыйфаларын башкаручы                                                      А.Ф.Мөхәмәтова

rtf
Скачать текст
RTF, 68.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International