2025 елның 20 мартындагы "Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында" 33-ФЗ номерлы Федераль законның 19 статьясы нигезендә, 2004 елның 28 июлендәге “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 24 статьясы, Арча муниципаль районы Уставының 40, 41 статьялары, яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре турында хисап комиссиясе утырышының 2 номерлы беркетмәсе нигезендә Арча район Советы карар кабул итте:
1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башлыгы итеп Хисаметдинов Алмаз Габдерәүф улын, “Арча шәһәре” муниципаль берәмлеге башлыгын, 6 нчы номерлы Арча сайлау округы депутатын сайларга.
2. Әлеге карар кабул ителгән көненнән үз көченә керә.
3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
Арча район Советы утырышында
рәислек итүче, 2 нче номерлы
Апаз сайлау округы депутаты Әхмәтов М.Г.