А.Г.Хисаметдиновның үз теләге белән Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан отставкага китүенә бәйле рәвештә, район территориясендә хакимият структураларының эшләвен тәэмин итү максатында, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставының 53 статьясына таянып, Арча район Советы карар кабул итте:
1. Гатиятов Ренат Мансур улын, конкурс нәтиҗәләре буенча башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасына башка кандидатура билгеләп куелганчы, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләргә.
2. Әлеге карар кабул ителгән көннән үз көченә керә.
3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштырырга.
Арча муниципаль районы башлыгы,
Арча район Советы рәисе А.Г.Хисаметдинов