Карар 24.09.2025 №5 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итү турында"

А.Г.Хисаметдиновның үз теләге белән Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасыннан китүенә бәйле рәвештә, “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 26 статьясы, муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы Кодексының 19 статьясы, Арча муниципаль районы Уставының 50 статьясы, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты турында Нигезләмә нигезендә, Арча район Советы карар кабул итте:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итәргә.

Арча муниципаль районы конкурска документлар 2025 елның 25 сентябреннән 14 октябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Арча шәһәре, Совет мәйданы, 14 йорт, Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары кабинеты, 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, телефон: 3-12-33.

2. Конкурс комиссиясенә конкурсны 2025 елның 15 октябрендә 09:00 сәгатьтә Арча муниципаль район Советы бинасында Арча район Советының “Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү турында” 2005 елның 31 октябрендәге 1нче номерлы (2014 елның 19 сентябрендәге 286 номерлы, 2020 елның 23 сентябрендәге 3нче номерлы, 2022 елның 26 маендагы 147 номерлы, 2025 елның 3 апрелендәге 329 номерлы үзгәрешләрне кертеп) карары белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү тәртибе турындагы нигезләмә нигезедә үткәрергә һәм конкурс нәтиҗәләрен һәм кандидатлар турында мәгълүматны Арча район Советына бирергә.

3. Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына кандидатураларны карау өчен конкурс комиссиясенең 6 кешедән торган сан составын расларга.

4. Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына кандидатураларны карау өчен конкурс комиссиясе составының яртысын 1 нче кушымта нигезендә 3 кеше составында расларга.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә кандидатураларны карау буенча конкурс комиссиясе составының икенче яртысы Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан билгеләнеп куелуын игътибарга алырга (“Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башкарма комитетлары җитәкчеләре вазыйфаларын биләүгә кандидатураларны карау өчен конкурс комиссияләре әгъзаларын билгеләп кую турында” Татарстан Республикасы Рәисе Указына үзгәрешләр кертү турында” 2025 елның 4 сентябрендәге 708 номерлы Татарстан Республикасы Рәисе Указы).

5. Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе белән контракт формасын 2 нче кушымта нигезендә расларга.

6. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Интернет мәгълүмат-телкоммуникацион челтәрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

7. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башлыгы урынбасарына йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                   А.Г.Хисаметдинов

rtf
Скачать текст
RTF, 688.7 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International