Арча муниципаль районы Уставының 36 статьясы нигезендә Арча район Советының нәтиҗәле эшчәнлеген оештыру, Совет карамагына кагылышлы мәсьәләләрне алдан карау һәм әзерләү, шулай ук үз карарларын тормышка ашыруда ярдәм итү максатларында Арча район Советы карар кабул итте:
1. Арча район Советының 4 даими комиссиясен төзергә:
- икътисади үсеш, авыл хуҗалыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм территорияне төзекләндерү мәсьәләләре буенча;
- социаль мәсьәләләр буенча;
- бюджет-финанс мәсьәләләре буенча;
- законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча.
2. Арча район Советының даими комиссияләре составларын кушымта нигезендә расларга.
Арча муниципаль районы башлыгы,
Арча район Советы рәисе А.Г.Хисаметдинов