Карар 15.10.2025 №10 "Арча район Советының 2024 елның 22 маендагы “Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һәм муниципаль учреждениеләрнең аерым хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү күләмнәре һәм шартлары турында” 283 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында (2024 елның 8 ноябрендәге, 303 номерлы, 25.04.2025 елның 25 апрелендәге 334 номерлы үзгәрешләр белән)"

Татарстан Республикасының Муниципаль хезмәт турында 2013 елның 25 июнендәге 50-ТРЗ номерлы кодексы, “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты вәкаләтләрен гамәлгә ашыру гарантияләре турында” 2009 елның 12 февралендәге февралендәге 15-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы,  “Хезмәт хаклары бердәм тариф сеткасы буенча исәпләнә торган Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның 14 июнендәге 477 номерлы карарына  үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елның 6 сентябрендәге 669 номерлы карары, Татарстан Республикасы Арча муниципаль райны Уставы нигезендә Арча район Советы карар кылды:

1. Арча район Советының 2024 елның 22 маендагы “Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һәм муниципаль учреждениеләрнең аерым хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү күләмнәре һәм шартлары турында” 283 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1) Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарын техник тәэмин итүне һәм аларга хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы хезмәткәрләрнең хезмәтенә түләү турындагы нигезләмәнең 3 пунктын (4 нче кушымта) түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

“Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарын техник тәэмин итүне һәм аларга хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы эшчеләргә хезмәт өчен түләү буенча бердәм тариф челтәренең тариф коэффициентлары һәм тариф ставкалары (окладлары) түбәндәге күләмнәрдә билгеләнә:

Бердәм тариф сеткасы түләү разряды

Тариф

коэффициенты

Тариф ставкалары (окладлары), сумнарда

1

1,0000

25 650,0

2

1,0113

25 940,0

3

1,0234

26 250,0

4

1,0347

26 540,0

5

1,0476

26 871,0

 

 

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштырып бастырып чыгарырга.

3.  Әлеге карар 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен һәм җирле үзидарәне саклау буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                           А.Г.Хисаметдинов

doc
Скачать текст
DOC,

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International