Карар 18.11.2025 №17 "Арча муниципаль районының 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 еллар план чорына бюджеты проекты"

Россия Федерациясе Бюджет кодексы, Арча район Советының “Арча муниципаль районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турында” 2013 елның 12 октябрендәге 231нче номерлыкарары (2014 елның 19 июлендәге 277нче нмоерлы, 2015 елның 26 октябрендәге 10нчы номерлы, 2018 елның 24 апрелендәге 166нчы номерлы, 2019 елның 24 октябрендәге 276нчы номерлы, 2020 елның 11 декабрендәге 28нче номерлы, 2023 елның 24 мартындагы 194нче номерлы, 2023 елның 14 декабрендәге 255нче номерлы карарлары редакциясендә) белән расланган Арча муниципаль районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турында нигезләмә белән җитәкчелек итеп, Арча район Советы КАРАР БИРДЕ:

Арча муниципаль районының 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 еллар план чорына бюджеты проектын түбәндәге редакциядә расларга:

 

1 статья

 

1.2026 елга Арча муниципаль районы бюджетының төп характеристикаларын расларга:

1) Арча муниципаль районы бюджеты керемнәренең фаразлана торган гомуми күләмен 2 523 171,99 мең сум итеп;    

2) Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнарының гомуми күләмен 2 523 171,99 мең сум итеп;

3) Арча муниципаль районы бюджеты кытлыгы 0,0 мең сум күләмендә.

2. Арча муниципаль районы бюджетының 2027 елга һәм 2028 елга төп характеристикаларын расларга:

1) Арча муниципаль районы бюджеты керемнәренең фаразлана торган гомуми күләме 2027 елга 2 709 351,3 мең сум һәм 2028 елга 2 917 353,32 мең сум күләмендә;   

2) Арча муниципаль районы бюджеты чыгымнарының гомуми күләме 2027 елга 2 709 351,30 мең сум күләмендә, шул исәптән шартлы рәвештә расланган чыгымнар 33 505,0 мең сум күләмендә, һәм 2028 елга 2 917 353,32 мең сум күләмендә, шул исәптән шартлы рәвештә расланган чыгымнар 58 180,0 мең сум күләмендә;

3) Арча муниципаль районы бюджеты кытлыгы 2027 елга 0,0 мең сум һәм 2028 елга 0,0 мең сум күләмендә.

3. 2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Арча муниципаль районы бюджеты кытлыгын финанслау чыганакларын әлеге карарга 1 нче кушымта нигезендә расларга.

 

2 статья

 

1. 2027 елның 1 гыйнварына расларга:

 Арча муниципаль районы муниципаль эчке бурычының югары чиге 0,0 мең сум күләмендә, шул исәптән Арча муниципаль районы муниципаль гарантияләре буенча Арча муниципаль районы муниципаль эчке бурычының югары чиге нуль күрсәткечле Россия Федерациясе валютасында.

2.  2028 елның 1 гыйнварына расларга:

 Арча муниципаль районы муниципаль эчке бурычының югары чиге 0,0 мең сум күләмендә, шул исәптән Арча муниципаль районы муниципаль гарантияләре буенча Арча муниципаль районы муниципаль эчке бурычының югары чиге нуль күрсәткечле Россия Федерациясе валютасында.

3. 2029 елның 1 гыйнварына расларга:

1) Арча муниципаль районының муниципаль эчке бурычының югары чиге 0,0 мең сум күләмендә, шул исәптән Арча муниципаль районының муниципаль гарантияләре буенча Арча муниципаль районының муниципаль эчке бурычының югары чиге нуль күрсәткечле Россия Федерациясе валютасында.

docx
Скачать текст
DOCX, 318.1 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International