Карар 16.01.2026 №27 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә бәйге игълан итү турында"

Р.М.Гатиятовның сәламәтлеге торышы буенча аны  Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләп куюга кандидатурасын төшереп калдыру турында гаризасына бәйле рәвештә белән бәйле рәвештә “Ачык хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” 2025 елның 20 мартындагы 33-ФЗ номерлы Федераль законның 22 статьясы, “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 26 статьясы, Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 19 статьясы,  Арча муниципаль районы Уставының 49 статьясы, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты турындагы нигезләмә нигезендә Арча район Советы карар кабул итте:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итәргә.

Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына дәгъва кылучылардан конкурска документлар 2026 елның 16 гыйнварыннан 4 февраленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул итәргә: Арча шәһәре, Совет мәйданы, 14 йорт, Арча муниципаль район башлыгы урынбасары кабинеты 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, телефон: 3-12-33.

2. Конкурс комиссиясенә конкурсны 2026 елның 5 февралендә 09:00 сәгатьтә Арча муниципаль район Советы бинасында Арча шәһәре, Совет мәйданы, 14 йорт адресы буенча “Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү турында” Арча район советының 2005 елның 31 октябрендәге 1нче номерлы (2014 елның 19 сентябрендәге 286нчы номерлы, 2020 елның 23 сентябрендәге 3нче номерлы, 2022 елның 26 маендагы 147нче номерлы, 2025 елның 3 апрелендәге 327нче номерлы үзгәрешләр кертеп) карары белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү тәртибе турындагы нигезләмәгә ярашлы рәвештә уздырырга һәм Арча район Советына конкурс нәтиҗәләре һәм кандидатлар турында мәгълүмат бирергә.

3. Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына кандидатураларны карау өчен конкурс комиссиясенең 6 кешедән торган сан составын расларга.

3. Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына кандидатураларны карау өчен конкурс комиссиясе составының яртысын 1 нче кушымта нигезендә 3 кеше составында расларга.

Муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә кандидатураларны карау буенча конкурс комиссиясе составының икенче яртысы Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан билгеләнеп куела дип игътибарга алырга (“Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башкарма комитетлары җитәкчеләре вазыйфаларын биләүгә кандидатураларны карау өчен Конкурс комиссияләре әгъзаларын билгеләп кую турында” Татарстан Республикасы Рәисенең 2023 елның 25 маендагы 332 номерлы Указы)

4. Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе белән контракт формасын 2 нче кушымта нигезендә расларга.

5. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Интернет мәгълүмат-телкоммуникацион челтәрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

6. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башлыгы урынбасарына йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                      А.Г.Хисаметдинов

rtf
Скачать текст
RTF, 251.1 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International