Карар 16.01.2026 №28 "2026 елга Арча муниципаль районы муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның фаразлау планын (программасын) раслау турында"

“Дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру турында” 2001 елның 21 декабрендәге 178-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясе субъектлары дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары арендалый торган күчемсез мөлкәтне читләштерү үзенчәлекләре турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 2008 елның 22 июлендәге 159-ФЗ номерлы Федераль законнар, Арча район Советының 2008 елның 27 декабрендәге 224нче номерлы (2011 елның 14 октябрендәге 74нче номерлы, 2012 елның 17 маендагы 137нче номерлы, 2015 елның 28 маендагы 342нче номерлы, 2016 елның 12 июлендәге 61нче номерлы, 2016 елныңы 10 ноябрендәге 87нче номерлы, 2017 елның 10 ноябрендәге 87нче номерлы, 2017 елның 10 ноябрендәге 152нче номерлы, 2019 елның 19 сентябрендәге 275нче номерлы үзгәрешләр белән) карары белән расланган “Арча муниципаль районы муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру тәртибе турында” Нигезләмә нигезендә, муниципаль милек белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан Арча район Советы карар кабул итте:

1.      Кушымтада бирелә торган 2026 елга Арча муниципаль районының муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның фаразлау планын (программасын) расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (www.arsk.tatarstan.ru) урнаштырып ачыкларга.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы рәисе                                                       А.Г.Хисаметдинов

docx
Скачать текст
DOCX, 29.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International