“Ачык хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” 2025 елның 20 мартындагы 33-ФЗ номерлы Федераль законның 22 маддәсе, “Җирле үзидарә турында” 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 26 статьясы нигезендә, Арча муниципаль районы Уставының 50 статьясына таянып, Арча район Советы карар кабул итте:
1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе итеп Абдуллин Ленар Илсур улын билгеләргә.
2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башлыгы А. Г. Хисаметдиновка Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе белән 2026 елның 9 февраленнән контракт төзергә.
3. Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенә айлык акчалата түләүне Арча муниципаль районы Башлыгы акчалата түләвенең айлык гомуми күләменнән 60% тан артмаган күләмдә билгеләргә.
4. Арча район Советының “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаруны йөкләү турында” 2025 елның 24 сентябрендәге 4 номерлы карарын 2026 елның 9 февраленнән үз көчен югалткан дип санарга.
5. Әлеге карарны Арча муниципаль районының рәсми сайтында бастырып чыгарырга.
Арча муниципаль районы башлыгы,
Арча район Советы Рәисе А.Г.Хисаметдинов