Карар 09.02.2026 №31 "Арча район Советының “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт турында” нигезләмәне раслау хакында” 2025 елның 25 февралендәге 320 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында (2025 елның 29 маендагы 339 номерлы үзгәрешләр белән)"

“Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында” 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль законга туры китерү максатларында, “Муниципаль хезмәт турында” 2013 елның 25 июнендәге 50-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы кодексы белән, Россия Федерациясе Президентының “Россия Федерациясе дәүләт хезмәтенә һәм Россия Федерациясендә муниципаль хезмәткә кергәндә белешмәләр бирүнең һәм аларны актуальләштерүнең кайбер мәсьәләләре турында” 2024 елның 10 октябрендәге 870 номерлы Указы белән, Арча район Советы карар кабул итте:

1. Арча район Советының 2025 елның 25 февралендәге 320 номерлы карары белән расланган “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында муниципаль хезмәт турында”гы нигезләмәгә үзгәрешләр кертергә һәм аны әлеге карарга кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru)  яисә Арча муниципаль районының рәсми сайтында бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә һәм 2026 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы Рәисе                                                           А.Г.Хисаметдинов

doc
Скачать текст
DOC, 249.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International