Карар 09.02.2026 №34 "Арча район Советының “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль норматив хокукый актлар реестрларын оештыру һәм алып бару тәртибе турында” 2017 елның 31 гыйнварындагы 104 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында "

“Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүматтан файдалануны тәэмин итү хакында” 2009 елның 9 февралендәге 8-ФЗ номерлы федераль законнар нигезендә, норматив хокукый базаны камилләштерү, җирле үзидарә органнары кабул иткән норматив хокукый актларны исәпкә алуны унификацияләү һәм системалаштыру максатларында, аларның эшчәнлеге турында мәгълүмат ачык булсын өчен Арча район Советы карар кабул итте:

1.”Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль норматив хокукый актлар реестрларын оештыру һәм алып бару тәртибе турында” Арча район Советының 2017 елның 31 гыйнварындагы 104 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль норматив хокукый актлар реестрларын алып бару тәртибе хакындагы Нигезләмәгә (1 нче кушымта) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. 2 бүлегенең 2.3 пунктында 1 нче һәм 2 нче кушымталар нигезләмәләрен әлеге карарга 1 нче һәм 2 нче кушымталар нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

1.2. Нигезләмәнең 2 бүлегендәге 2.4 пунктында 3 нче кушымтаны әлеге карарга 3 нче кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

1.3. Нигезләмәнең 2 бүлегендәге 2.5 пунктында 4 нче кушымтаны әлеге карарга 4 нче кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында муниципаль норматив хокукый актлар реестрларын алып баруга вәкаләтле вәкил әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән үзгәрешләргә таянырга тиеш.

  3.Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый порталында бастырып чыгарырга (http:pravo.tatarstan.ru).

         4. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

         5.Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы,

Арча район Советы Рәисе                                                         А.Г.Хисаметдинов

 

doc
Скачать текст
DOC, 101.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International