“Коррупциягә каршы көрәш турында” 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы, “Норматив хокукый актларның һәм норматив хокукый актлар проектларының коррупциягә каршы экспертизасы турында” 2009 елның 17 июлендәге 172-ФЗ номерлы Федераль законнар, “Норматив хокукый актларның һәм норматив хокукый актлар проектларының коррупциягә каршы экспертизасы турында” 2010 елның 26 февралендәге 96 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары, “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турында” 2006 елның 4 маендагы 34-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, “Аерым норматив-хокукый актларга һәм норматив-хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру Тәртибен раслау һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2009 елның 24 декабрендәге 883 номерлы карары нигезендә Арча район Советы карар чыгарды:
1. Әлеге карарга кушымта нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарының норматив-хокукый актларына һәм норматив-хокукый актлары проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру Тәртибен расларга.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) яки Арча муниципаль районының рәсми сайтында бастырып чыгарырга.
3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.
Арча муниципаль районы башлыгы,
Арча район советы рәисе А.Г.Хисаметдинов