Арча район Советының норматив хокукый актларын Россия Федерациясе законнарына туры китерү максатыннан Арча район Советы карар кабул итте:
1. Арча район Советының түбәндәге карарларын үз көчен югалткан дип танырга:
- “Арча муниципаль районы территориясендә урнашкан гомуми файдаланудагы су объектларыннан шәхси һәм көнкүреш ихтыяҗлары өчен файдалану кагыйдәләре турында” 2008 елның 6 мартындагы 170 номерлы;
- “Арча район Советының 2008 елның 6 мартындагы 170 номерлы карары белән расланган “Арча муниципаль районы территориясендә урнашкан гомуми файдаланудагы су объектларыннан шәхси һәм көнкүреш ихтыяҗлары өчен файдалану кагыйдәләренә” үзгәрешләр кертү турында” 2012 елның 17 маендагы 131 номерлы;
- “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәткәрләрнең, муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләрне Арча муниципаль районының “Интернет” челтәрендәге рәсми сайтында урнаштыру һәм бу белешмәләрне массакүләм мәгълүмат чараларына бастырып чыгару өчен бирү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау турында” 2015 елның 28 маендагы 336 номерлы;
- “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру һәм массакүләм мәгълүмат чараларына Арча муниципаль районында муниципаль вазыйфаларны һәм контракт буенча башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын биләүче затлар тарафыннан тапшырылган керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләрне бастырып чыгару өчен бирү тәртибен раслау турында” 2017 елның 27 сентябрендәге 141 номерлы;
- Арча район Советының 2015 елның 28 маендагы 336 номерлы карары белән расланган “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәткәрләрнең, муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүматны Арча муниципаль районының “Интернет” челтәрендәге рәсми сайтында урнаштыру һәм белешмәләрне массакүләм мәгълүмат чараларына тапшыру тәртибе турында” 2018 елның 14 августындагы 191 нмоерлы;
- “Арча муниципаль районы территориясендә урнашкан гомуми файдаланудагы су объектларыннан шәхси һәм көнкүреш ихтыяҗлары өчен файдалану Кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында” 2020 елның 23 июнендәге 337 номерлы;
- “Арча муниципаль районында муниципаль вазыйфаларны һәм контракт буенча башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын биләүче затлар тарафыннан тапшырылган керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүматны “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру һәм массакүләм мәгълүмат чараларына бирү тәртибен раслау турында” Арча район Советының 2017 елның 27 сентярендәге 141 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында” 2021 елның 13 июлендәге 75 номерлы;
- “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районындда җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәткәрләрнең һәм Арча муниципаль районында муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре вазыйфаларын башкаручы затларның, һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүматны “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру һәм массакүләм мәгълүмат чараларына бирү тәртибен раслау турында” Арча район Советының 2015 елның 28 маендагы 336 номерлы (2018 елның 14 августындагы 191 номерлы үзгәрешләр белән) карарына үзгәрешләр кертү турында” 2021 елның 13 июлендәге 76 номерлы;
- “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районындда җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәткәрләрнең һәм Арча муниципаль районында муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре вазыйфаларын башкаручы затларның, һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүматны “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру һәм массакүләм мәгълүмат чараларына бирү тәртибен раслау турында” Арча район Советының 2015 елның 28 маендагы 336 номерлы (2018 елның 14 августындагы 191 номерлы, 2021 елның 13 июлендәге 76 номерлы үзгәрешләр белән) карарына үзгәрешләр кертү турында” 2022 елның 26 маендагы 151 номерлы;
- “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районындда җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәткәрләрнең һәм Арча муниципаль районында муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре вазыйфаларын башкаручы затларның, һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүматны “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру һәм массакүләм мәгълүмат чараларына бирү тәртибен раслау турында” Арча район Советының 2015 елның 28 маендагы 336 номерлы (2018 елның 14 августындагы 191 номерлы, 2021 елның 13 июлендәге 76 номерлы, 2022 елның 26 маендагы 151 номерлы үзгәрешләр белән) карарына үзгәрешләр кертү турында” 2023 елның 4 декабрендәге 252 номерлы”.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссиясенә йөкләргә.
Арча муниципаль районы башлыгы,
Арча район Советы рәисе А.Г.Хисаметдинов