Карар 23.03.2026 №41 "Арча муниципаль районында шәхси торак төзелеше өчен, торак пунктлар һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән шәхси ярдәмче хуҗалык өчен, башка төзелеш объектлары өчен җир кишәрлекләрен милеккә сату яисә мондый җир кишәрлекләрен арендалау килешүләрен төзү хокуклары буенча электрон сатулар үткәрү тәртибе турында"

Россия Федерациясе Җир кодексы, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы нигезендә, җиргә хокуклары булган базар операцияләрен үстерү, җир кишәрлекләре биргәндә тигезлекне тәэмин итү максатларында Арча район Советы карар кабул итте:

1. Шәхси торак төзелеше өчен, торак пунктлар һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән шәхси ярдәмче хуҗалык өчен, башка төзелеш объектлары өчен төзелмәгән җир кишәрлекләрен яисә мондый җир кишәрлекләрен арендалау килешүләрен төзү хокукларын бары тик сатуларда гына милеккә сатуны гамәлгә ашырырга.

2. Расларга:

- Арча муниципаль районында җир кишәрлекләрен милеккә сату буенча яисә мондый җир кишәрлекләрен арендалау килешүләрен төзү хокуклары буенча әлеге карарга 1 нче кушымта нигезендә сатулар үткәрү тәртибе турында нигезләмәне;

- әлеге карарга 2 нче кушымта нигезендә җир кишәрлекләрен яисә әлеге җир кишәрлекләрен арендалау килешүләрен төзү хокукларын җыеп сату буенча сатулар үткәрү буенча аукцион комиссиясе составын (аукцион комиссиясе);

- әлеге карарга 3 нче кушымта нигезендә сатуга куела сатуан җир кишәрлеге яисә мондый җир кишәрлеген арендага алу хокукы турындагы белешмәләр каталогын.

3. Арча муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына җир кишәрлекләрен милеккә сату яисә мондый җир кишәрлекләрен арендалау килешүләре төзү хокукларын үткәрүне йөкләргә.

  4. Арча район Советының түбәндәге карарларын үз көчен югалткан дип танырга:

- “Арча муниципаль районында шәхси торак төзелеше өчен җир кишәрлекләрен, торак пунктлар һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән шәхси ярдәмче хуҗалыкларны, башка төзелеш объектлары өчен җир кишәрлекләрен милеккә сату яисә мондый җир кишәрлекләрен арендалау килешүләре төзү хокуклары буенча сатулар үткәрү тәртибе турында” 2006 елның 9 августындагы 80нче номерлы;

- “Арча район Советының 2006 елның 9 августындагы 80нче номерлы Х чираттан тыш утырышы карары белән расланган җир кишәрлекләрен милеккә сату яисә мондый җир кишәрлекләрен арендалау килешүләре төзү хокуклары буенча сатулар үткәрү буенча аукцион комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында” 2007 елның 15 июнендәге 119нчы номерлы;

- “Арча район Советының 2006 елның 9 августындагы 80нче номерлы карары белән расланган җир кишәрлекләрен милеккә сату яисә мондый җир кишәрлекләрен арендалау килешүләре төзү хокуклары буенча сатулар үткәрү буенча аукцион комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында” 2011 елның 26 декабрендәге 101нче номерлы;

- “Арча район Советының 2006 елның 9 августындагы 80нче номерлы карары белән расланган җир кишәрлекләрен милеккә сату яисә мондый җир кишәрлекләрен арендалау килешүләре төзү хокуклары буенча сатулар үткәрү буенча аукцион комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында” 2014 елның 19 июлендәге 278нче номерлы (2007 елның 15 июнендәге 119нчы номерлы, 2011 елның 26 декабрендәге 101нче номерлы үзгәрешләр белән);

- “Арча район Советының 2006 елның 9 августындагы 80нче номерлы карары белән расланган җир кишәрлекләрен милеккә сату яисә мондый җир кишәрлекләрен арендалау килешүләре төзү хокуклары буенча сатулар үткәрү буенча аукцион комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында” 2014 елның 02 октябрендәге 291нче номерлы (2007 елның 15 июнендәге 119нчы номерлы, 2011 елның 26 декабрендәге 101нче номерлы, 2014 елның 19 июлендәге 278нче номерлы үзгәрешләр белән);

rtf
Скачать текст
RTF, 1.17 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International