Карар 25.06.2026 №64 "Арча муниципаль районы муниципаль милкендәге һәм сатуларсыз арендага бирелгән җир кишәрлекләре өчен аренда түләве күләмен билгеләү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау турында"

Россия Федерациясе Җир кодексының 39.4 статьясындагы 2 пунктының 3 пунктчасы, 39.7 статьясындагы 3 пунктчасы, 39.28 статьясындагы 5 пунктының 3 пунктчасы, 39.25 статьясындагы 2 пунктының 3 пунктчасы нигезендә, “Ачык хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” 2025 елның 20 мартындагы ЗЗ-ФЗ номерлы, “Россия Федерациясе Җир кодексын гамәлгә кертү турында” 2001 елның 25 октябрендәге 137-ФЗ номерлы федераль законнарга, Россия Федерациясе Бюджет кодексының 1998 елның 31 июлендәге 145-ФЗ номерлы 41 статьясының 6 пунктына, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен арендага алганда аренда түләвен билгеләүнең төп принциплары турында һәм аренда түләве күләмен, шулай ук Россия Федерациясе милкендәге җирләр өчен аренда түләвен кертү тәртибен, шартларын һәм срокларын билгеләү кагыйдәләре турында” 2009 елның 16 июлендәге 582 номерлы карарына, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Җир өчен аренда түләве турында” 1995 елның 9 февралендәге 74 номерлы карарына, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставына таянып, Арча район Советы карар кылды:

1. Арча муниципаль районы муниципаль милкендәге һәм сатуларсызарендага бирелгән җир кишәрлекләре өчен аренда түләве күләмен билгеләү тәртибе турындагы нигезләмәне кушымта нигезендә расларга.

2. “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль милкендәге җир кишәрлекләренең бәясен билгеләү тәртибе турында, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль милкендәге җир кишәрлекләре өчен аренда түләве күләмен билгеләү тәртибе турында нигезләмәләрне раслау турында” Арча район Советының 2017 елның 18 июлендәге 138 номерлы карары үз көчен югалткан дип танырга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http:arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Арча муниципаль районы башлыгы

вазыйфаларын башкаручы,

Арча район Советы

рәисе урынбасары Р.Д.Мөхәмәдияров

pdf
Скачать текст
PDF, 3.98 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International