Россия Федерациясе Җир кодексының 94 статьясы, “Җирләрне яисә җир кишәрлекләрен бер категориядән икенче категориягә күчерү турында” 2004 елның 21 декабрендәге 172-ФЗ номерлы Федераль законы нигезендә Арча район Советы карар кабул итте:
1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендәге җирләрне җирле әһәмияттәге махсус сакланылучы территорияләр җирләренә кертү, җирле әһәмияттәге махсус сакланылучы территорияләр җирләреннән файдалану һәм аларны саклау тәртибен расларга (1 нче кушымта).
2. Арча район Советының “Арча муниципаль районы җирләрен җирле әһәмияттәге махсус сакланылучы территорияләр җирләренә кертү, алардан файдалану һәм аларны саклау тәртибе турында” Нигезләмәне раслау турында” 2012 елның 17 февралендәге 114нче номерлы карары үз көчен югалткан дип танырга.
3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.
4. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы сайтында (www.arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына йөкләргә.
Арча муниципаль районы башлыгы
вазыйфаларын башкаручы,
Арча район Советы
рәисе урынбасары Р.Д.Мөхәмәдияров