Россия Федерациясе Җир кодексы нигезендә, “Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында” 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында Арча район Советы карар чыгарды:
1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә муниципаль җир контроле турындагы нигезләмәне кушымта нигезендә расларга.
2. Арча район Советының түбәндәге карарларын үз көчен югалткан дип танырга:
- “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә җирләрдән файдалануга һәм аларны саклауга муниципаль җир контроле турында нигезләмәне раслау турында” 2012 елның 17 маендагы 134 номерлы;
- “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы” муниципаль берәмлеге территориясендә муниципаль җир контроле турында Нигезләмәне раслау турында” 2021 елның 12 ноябрендәге 98 номерлы;
- “Арча район Советының “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы” муниципаль берәмлеге территориясендә муниципаль җир контроле турында Нигезләмәне раслау турында” 2021 елның 12 ноябрендәге 98 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында” 2022 елның 28 февралендәге 125 номерлы;
- “Арча район Советының “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы” муниципаль берәмлеге территориясендә муниципаль җир контроле турында Нигезләмәне раслау турында” 2021 елның 12 ноябрендәге 98 номерлы карарына (2022 елның 28 февралендәге 125 номерлы үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү турында” 2023 елның 25 апрелендәге 214 номерлы карары;
- “Арча район Советының “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы” муниципаль берәмлеге территориясендә муниципаль җир контроле турында Нигезләмәне раслау турында” 2021 елның 12 ноябрендәге 98 номерлы карарына (2022 елның 28 февралендәге 125 номерлы, 2023 елның 25 апрелендәге 214 номерлы үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү турында” 2023 елның 14 ноябрендәге 239 номерлы карары;
- “Арча район Советының “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы” муниципаль берәмлеге территориясендә муниципаль җир контроле турында Нигезләмәне раслау турында” 2021 елның 12 ноябрендәге 98 номерлы карарына (2022 елның 28 февралендәге 125 номерлы, 2023 елның 25 апрелендәге 214 номерлы, 2023 елның 14 ноябрендәге 239 номерлы үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү турында” 2024 елның 16 апрелендәге 278 номерлы карары;
- “Арча район Советының “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы” муниципаль берәмлеге территориясендә муниципаль җир контроле турында Нигезләмәне раслау турында” 2021 елның 12 ноябрендәге 98 номерлы карарына (2022 елның 28 февралендәге 125 номерлы, 2023 елның 25 апрелендәге 214 номерлы, 2023 елның 14 ноябрендәге 239 номерлы, 2024 елның 16 апрелендәге 278 номерлы үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү турында” 2025 елның 29 маендагы 344 номерлы карары.
3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан вакытыннан үз көченә керә.
4. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) урнаштырып бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) халыкка чыгарырга.
5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенә йөкләргә.
Арча муниципаль районы башлыгы,
Арча район Советы рәисе А.Г.Хисаметдинов