Россия Федерациясе Хезмәт кодексы, “Ачык хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” 2025 елның 20 мартындагы 33-ФЗ номерлы Федераль закон, “Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында” 2007 елның 02 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль закон, Россия Федерациясе Президентының “Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсе территориясендә аерым категория затларны командировкага җибәрү үзенчәлекләре турында” 2022 елның 17 октябрендәге 752 номерлы Указы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Хезмәткәрләрне хезмәт командировкаларына җибәрү үзенчәлекләре турындагы нигезләмәне раслау турында” 2025 елның 16 апрелендәге 501 номерлы карары, “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләрен командировкага җибәрү тәртибе һәм шартлары турында” Татарстан Республикасы Президентының 2005 елның 09 сентябрендәге ПУ-366 номерлы Указы, Муниципаль хезмәт турында 2013 елның 25 июнендәге 50-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы кодексы, “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты вәкаләтләрен гамәлгә ашыру гарантияләре турында” 2009 елның 12 февралендәге 15-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы, Арча муниципаль районы Уставы нигезендә һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарына командировкага бару тәртибен билгеләү максатларында Арча муниципаль район Советы карар кабул итте:
1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнарына командировкага җибәрү тәртибе турындагы нигезләмәне кушымта нигезендә расларга.
2. Арча район Советының “Арча муниципаль районы җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен командировкага җибәрү шартлары турындагы нигезләмәне раслау турында” 2025 елның 15 октябрендәге 12 номерлы карары үз көчен югалткан дип танырга.
3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан вакытыннан үз көченә керә
4. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) урнаштырып бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) халыкка чыгарырга.
5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча район Советының законлылык, җәмәгать тәртибен саклау һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссиясенә йөкләргә.
Арча муниципаль районы башлыгы,
Арча район Советы рәисе А.Г. Хисаметдинов