"Рейтинглы тавыш бирү билгеләү турында" карар 14.03.2019 №133

2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында»гы Федераль закон, 2017 елның 10 февралендәге 169 нчы номерлы «Заманча шәһәр тирәлеге булдыруның Россия Федерациясе субъектлары дәүләт программаларына һәм муниципаль программаларына ярдәм күрсәтүгә Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына федераль бюджеттан субсидияләр бирү һәм бүлү Кагыйдәләрен раслау турында»гы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары, 2017 елның 16 декабрендәге 1578 нче номерлы «Заманча шәһәр тирәлеге булдыруның Россия Федерациясе субъектлары дәүләт программаларына һәм муниципаль программаларына ярдәм күрсәтүгә Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына федераль бюджеттан субсидияләр бирү һәм бүлү Кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында»гы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары, 2017 елның 06 мартындагы 246 нчы номерлы «Уңайлы шәһәр тирәлеге формалаштыру» өстенлекле проектын тормышка ашыруны тәэмин итү буенча иҗтимагый комиссияне раслу турында»гы Арча муниципаль районы башкарма комитеты карары нигезендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. 2019 елның 14 апреленә «2018–2022 елларга уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» программасын тормышка ашыру кысаларында 2020 елда Арча муниципаль районы территоричсендә беренче чиратта төзекләндерелергә тиешле җәмәгать территорияләрен сайлау буенча рейтинглы тавыш бирү билгеләргә.

Үткәрү вакыты: җирле вакыт белән 7:00 дән  20:00 сәгатькә кадәр.

Үткәрү урыны: территориаль хисап комиссиясе.

2. Әлеге карар рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң үз көченә керә.

3. Әлеге карарны «Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында» (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Арча муниципаль районы сайтында бастырырга.

4. Рейтинглы тавыш бирүне оештыру функцияләрен  «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» өстенлекле проектын тормышка ашыруны тәэмин итү буенча иҗтимагый комиссиягә йөкләргә.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Р.В.Хәбибуллинга йөкләргә.

doc
Скачать текст
DOC, 37.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International