"«2018–2022 елларга уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» программасын тормышка ашыру кысаларында 2020 елда беренче чиратта төзекләндерелергә тиешле җәмәгать территорияләрен сайлау буенча рейтинглы тавыш бирүне оештыру һәм үткәрү тәртибе турында" карар №134

2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында»гы Федераль закон, 2017 елның 10 февралендәге 169 нчы номерлы «Заманча шәһәр тирәлеге булдыруның Россия Федерациясе субъектлары дәүләт программаларына һәм муниципаль программаларына ярдәм күрсәтүгә Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына федераль бюджеттан субсидияләр бирү һәм бүлү Кагыйдәләрен раслау турында»гы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары, 2017 елның 16 декабрендәге 1578 нче номерлы «Заманча шәһәр тирәлеге булдыруның Россия Федерациясе субъектлары дәүләт программаларына һәм муниципаль программаларына ярдәм күрсәтүгә Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына федераль бюджеттан субсидияләр бирү һәм бүлү Кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында»гы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары, 2017 елның 06 мартындагы 246 нчы номерлы «Уңайлы шәһәр тирәлеге формалаштыру» өстенлекле проектын тормышка ашыруны тәэмин итү буенча иҗтимагый комиссияне раслу турында»гы Арча муниципаль районы башкарма комитеты карары нигезендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

 1. Расларга:

1.1. Әлеге Карарга 1 нче Кушымта буенча «2018–2022 елларга уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» программасын тормышка ашыру кысаларында 2020 елда беренче чиратта төзекләндерелергә тиешле җәмәгать территорияләрен сайлау буенча  рейтинглы тавыш бирүне оештыру һәм үткәрү тәртибен.

1.2. Әлеге Карарга 2 нче Кушымта буенча «2018–2022 елларга уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» программасын тормышка ашыру кысаларында 2020 елда беренче чиратта төзекләндерелергә тиешле җәмәгать территорияләрен сайлау буенча тавыш бирү нәтиҗәләре турында территориаль хисап комиссиясенең йомгаклау беркетмәсе формасын.

1.3. Әлеге Карарга 3 нче Кушымта буенча «2018–2022 елларга уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» программасын тормышка ашыру кысаларында 2020 елда беренче чиратта төзекләндерелергә тиешле җәмәгать территорияләрен сайлау буенча тавыш бирү нәтиҗәләре турында иҗтимагый комиссиянең йомгаклау беркетмәсе формасын.

1.4. Әлеге Карарга 4 нче Кушымта буенча «2018–2022 елларга уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» программасын тормышка ашыру кысаларында 2020 елда беренче чиратта төзекләндерелергә тиешле җәмәгать территорияләрен сайлау буенча тавыш бирү өчен бюллетень формасын.

2. Әлеге карар рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң үз көченә керә.

3. Әлеге карарны «Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында» (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Арча муниципаль районы сайтында бастырырга.

4. Рейтинглы тавыш бирүне оештыру функцияләрен  «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» өстенлекле проектын тормышка ашыруны тәэмин итү буенча иҗтимагый комиссиягә йөкләргә.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Р.В.Хәбибуллинга йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                                                                                И.А.Галимуллин

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «__»________________

___ номерлы карарына

1 нче Кушымта

 

«2018–2022 елларга уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» программасын тормышка ашыру кысаларында 2020 елда беренче чиратта төзекләндерелергә тиешле җәмәгать территорияләрен сайлау буенча  рейтинглы тавыш бирүне оештыру һәм үткәрү тәртибе

 

1. Әлеге Тәртип «2018–2022 елларга уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» программасын тормышка ашыру кысаларында 2020 елда беренче чиратта төзекләндерелергә тиешле җәмәгать территорияләрен сайлау буенча  рейтинглы тавыш бирүне оештыру һәм үткәрү (алаг атаба – тавыш бирү, җәмәгать территориясе, программа) процедурасын билегли.

2. Әлеге Тәртиптә кулланылган төшенчәләр 2017 елның 10 февралендә 169 нчы номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланган Заманча шәһәр тирәлеге булдыруның Россия Федерациясе субъектлары дәүләт программаларына һәм муниципаль программаларына ярдәм күрсәтүгә Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына федераль бюджеттан субсидияләр бирү һәм бүлү Кагыйдәләрендәге мәгънәдә кулланыла.

3. Иҗтимагый фикер алышу нәтиҗәләре буенча муниципаль иҗтимагый комиссия тарафыннан рейтинглы тавыш бирү үткәрү өчен муниципаль берәмлектә яшәүчеләргә тәкъдим ителәчәк җәмәгать территорияләре исемелеге төзелә һәм раслана.

4. Исемлеккә кергән җәмәгать территорияләре арасыннан территорияләрне сайлап алу буенча тавыш бирү әлеге Тәртипнең 13 нче пунктында күрсәтелгән вакыттан 7 көннән дә соңга калмыйча үткәрелә.

5. Тавыш бирүдә Россия Федерациясе законнары таләпләре буенча Россия Федерациясе гражданы паспорты яки билгеләнгән тәртиптә шәхесен раслаучы башка документы булган һәм тавыш бирү үткәрелүче торак пунктта яшәүче Россия Федерациясе гражданнары катнаша (алга таба – тавыш бирүче).

6. Тавыш бирү үткәрү турында карар Арча муниципаль районы башкарма комитеты тарафыннан аны үткәрүгә кадәр кимендә 20 календарь көн алдан кабул ителә һәм шул ук вакыт эчендә муниципаль хокукый актларны бастырып чыгару (халыкка җиткерү) тәртибе буенча бастырып чыгарыла (халыкка җиткерелә) һәм сайтта урнаштырыла.

7. Тавыш бирү үткәрү турындагы карарда түбәндәге мәгълүматны үз эченә ала:

а) тавыш бирү көне һәм вакыты;

б) тавыш бирү урыны;

8. Тавыш бирү үткәрүне иҗтимагый комиссия оештыра һәм тәэмин итә.

9. Иҗтимагый комиссия:

а) тавыш бирү үткәрү өчен бюллетеньнәр чыгаруны тәэмин итә;

б) территориаль хисап комиссияләре төзи һәм территориаль хисап участокларын җиһазландыра;

в) тавыш бирү үткәрү белән бәйле гражданнар мөрәҗәгатьләрен карый;

г) муниципаль хокукый актлар белән билгеләнгән башка вәкаләтләрне башкара.

10. Территориаль хисап комиссиясен төзегәндә сәяси партияләр, башка иҗтимагый берләшмәләр, гражданнар җыелышлары тәкъдимнәре исәпкә алына. Территориаль хисап комиссиясе әгъзалары булып тәкъдим кертү буенча башлап йөрүче кызыксынган затлар тора алмый. Территориаль хисап комиссиясе әгъзаларының сан составы иҗтимагый комиссия тарафыннан билгеләнә һәм 3 әгъзадан да ким булырга тиеш түгел. Территориаль хисап комиссиясе составында территориаль хисап комиссиясе рәисе һәм сәркатибе билгеләнә.

Территориаль хисап комиссиясе вәкаләтләре тавыш бирү нәтиҗәләрен бастырып чыгарганнан соң (халыкка җиткергәннән соң) туктатыла.

11. Бюллетеньнәрне һәм тавыш бирүгә әзерлек һәм тавыш бирүне үткәрү белән бәйле башка документларны иҗтимагый комиссия территориаль хисап комиссияләренә тапшыра.

12. Тавыш бирү ачык тавыш бирү юлы белән территориаль хисап участокларында үткәрелә.

Территориаль хисап комиссияләре әгъзалары хисап участогына килгән гражданнар исемлеген (алга таба – исемлек) төзи.

Исемлеккә Арча муниципаль районы территориясендә яшәүче 14тән  80 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары (алга таба – тавыш бирүче) кертелә. Исемлектә тавыш бирүченең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен, паспорт сериясе һәм номерын (башка документ реквизитларын) күрсәтергә тәкдим ителә.

Исемлектә шулай ук түбәндәге мәгълүмат каралган булырга тиеш:

- бюллетень алуны раслап тавыш бирүченең имзасы өчен графа;

- тавыш бирүче 2006 елның 27 нче июлендәге 152-ФЗ номерлы «Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль законы нигезендә шәхси мәгълүматны эшкәртү ризалык белдереп имза кую өчен «Шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирү» графасы;

- тавыш бирүчегә бюллетень биргән территориаль хисап комиссиясе әгъзасы имзасы өчен графа.

Тавыш бирүдә катнашучылар тавыш бирүдә үзләре катнаша. Һәр тавыш бирүче бер тавыш бирә ала.

Тавыш бирү тавыш бюллетенендә тавыш бирүче тарафыннан үзе сайлаган җәмәгать территориясенә (җәмәгать территорияләренә) караган шакмакка (шакмакларга) теләсә нинди билге кую юлы белән башкарыла.

Тавыш бирүче бюллетеньдә бер проектны гына билгеләргә хокуклы.

Җәмәгать территорияләре буенча тавыш бирү рейтинглы булып тора.

13. Тавыш бирү территориаль хисап участокларында үткәрелә.

Бюллетень алу өчен тавыш бирүче Россия Федерациясе гражданы паспорты яки башка документ күрсәтә һәм, бюллетень алуын раслап, исемлектә имзасын куя, шулай ук шәхси мәгълүматларын эшкәртүгә ризалыгын белдереп, кул куя.

Аннан соң исемлеккә тавыш бирүчегә бюллетень тапшырган территориаль  хисап комиссиясе әгъзасы имза куя.

Территориаль хисап комиссиясе әгъзасы тавыш бирүчегә бюллетень тутыру кагыйдәләрен аңлата. Шул ук вакытта тавыш бирүчегә бары бер генә җәмәгать территориясе өчен тавыш бирергә мөмкин булуы аңлатыла.

Тавыш бирүче үзе сайларга теләгән җәмәгать территориясе каршындагы шакмакка теләсә нинди билге куя.

Бюллетеньне тутырганнан соң тавыш бирүче тутырылган бюллетеньны аңа бюллетень тапшырган хисап комиссиясе әгъзасына бирә.

Тавыш бирү тәмамланганнан соң тутырылган бюллетеньнәр территториаль хисап комиссиясе рәисенә тапшырыла. Ул тутырылган бюллетеньнәр сакланышы өчен җавап бирә.

14. Гражданнар һәм оешмалар мөстәкыйль рәвештә, җәмәгать территорияләрен яклап,  аның эчтәлеген, форма һәм ысулларын билгеләп һәм Арча муниципаль районы башкарма комитеты киңәшләрен истә тотып, агитация үткәрергә хокуклы.

Агитация үткәрү тавыш бирү турында Арча муниципаль районы башкарма комитеты карары массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыккан көннән башлана.

15. Тавыш бирүчеләрнең тавышларын санау ачык рәвештә башкарыла һәм тавыш бирү вакыты тәмамланганнан соң кичектерелмичә башлана.

Тавыш бирү вакыты тәмамланганнан соң территориаль хисап комиссиясе рәисе тавыш бирү тәмамлануы турында хәбәр итә һәм территориаль хисап комиссиясе тавыш бирүчеләрнең тавышларын санауга керешә. Тавышларны санауда дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре  катнашырга хокуклы.

16. Турыдан-туры тавышларны санау алдыннан барлык тутырылган бюллетеньнәр территориаль хисап комиссиясе рәисенә тапшырыла. Шул ук вакытта тавыш бирүдә катнашкан тавыш бирүчеләрнең гомуми саны теркәлә. Кулланылмаган бюллетеньнәр аскы сул почмагын кисеп алу юлы белән юкка чыгарыла. Кулланылмаган бюллтеньнәр саны территориаль хисап комиссиясенең йомгаклау беркетмәсендә теркәлә.

Турыдан-туры тавышларны санау вакытында бюллетеньдә булган мәгълүмат кычкырып укыла һәм бюллетеньдә күрсәтеләгән барлык җәмәгать территорияләре турында мәгълүматны үз эченә алган махсус таблицага кертелә һәм суммалаштырыла.

Гамәлдән чыккан бюллетеньнәр тавышларны санаганда исәпкә алынмый. Гамәлдән чыккан дип җәмәгать территорияләре алдындагы шакмакларда билгеләр куелмаган һәм тавыш бирүче бюллетеньдә тиеш булганнан күбрәк җәмәгать территорияләрен билгеләгән бюллтеньнәр, шулай ук алар буенча тавыш бирүченең нәрсә әйтергә теләгәнен билгеләп булмаган бюллетеньнәр таныла. Гамәлдән чыккан бюллетеньнәр аерым санала һәм суммалаштырыла.

Бюллетеньдә тавыш бирүченең нәрсә әйтергә теләвен билгеләүдә шик туган очракта андый бюллетень аерым төргәккә җыела. Аралау тәмамланганнан соң территориаль хисап комиссиясе шик тудырган бюллетеньнәрнең гамәлдә булуы турында карар кабул итә, шул ук вакытта бюллетеньнең икенче ягында аның гамәлдә булуы яки гамәлдә булмавы сәбәпләре күрсәтелә. Бу язма территориаль хисап комиссиясе рәисе имзасы белән раслана.

17. Бер яки берничә җәмәгать территорияләре өчен бирелгән тавышлар тигез булган очракта өстенлек тавыш бирүгә кертелү турында гаризаны беренче булып тапшырган җәмәгать территориясенә бирелә.

18. Тавышларны санау тәмамланганнан соң гамәлдә булган һәм гамәлдән чыккан бюллетеньнәр аерым төргәкләргә, капчыкларга яки тартмаларга бәйләнә, аларда санау участогы номеры, бәйләнгән гамәлдә булган һәм гамәлдә булмаган бюллетеньнәр саны күрсәтелә. Бюллетеньнәр белән төргәкләр, капчыклар яки тартмалар ябыштырыла һәм террриториаль хисап комиссиясе рәисе имзасы белән беркетелә.

19. Барлык тиешле гамәлләр башкарылганнан соң һәм тавышларны санаганнан соң территориаль хисап комиссиясе үз хисап участогында тавыш бирү нәтиҗәләрен билгели. Әлеге нәтиҗәләр территориаль хисап комиссиясенең йомгаклау беркетмәсендә теркәлә. Территориаль хисап комиссиясе йомгаклау утырышы уздыра, анда территориаль хисап комиссиясенең йомгаклау беркетмәсен раслау турында карар кабул ителә.

Территориаль хисап комиссиясенең йомгаклау беркетмәсе барлык катнашкан территориаль хисап комиссиясе әгъзалары тарафыннан имзалана. Территориаль хисап комиссиясе йомгаклау беркетмәсенең бер нөсхәсе  территориаль хисап комиссиясе рәисе тарафынаннан иҗтимагый комиссиягә тапшырыла.

Иҗтимагый комиссия карары белән тавыш бирүчеләрнең тавышларын санау иҗтимагый комиссиядә башкарылырга мөмкин.

20. Тавыш бирү үткәрү белән бәйле күрсәтмәләр, мөрәҗәгатьләр иҗтимагый комиссиягә бирелә. Күрсәтмәләрне, мөрәҗәгатьләрне комиссия терки һәм тавыш бирүгә әзерлек барышында ун көн эчендә үз утырышында карый, ә тавыш бирү көнендә – турыдан-туры мөрәҗәгать кергән көнне. Күрсәтмә, мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре буенча мөрәҗәгать иткән кешегә иҗтимагый комиссия рәисе тарафыннан имзаланган язма җавап җибәрелә.

21. Хисап участогында тавыш бирү нәтиҗәләре турында территориаль санау комиссиясенең йомгаклау беркетмәсендә (муниципаль берәмлектә тавыш бирү нәтиҗәләре турында иҗтимагый комиссиянең йомгаклау беркетмәсендә) күрсәтелә:

1) тавыш бирүдә катнашкан гражданнар саны;

2) тавыш бирүчеләрнең һәр территория өчен бирелгән тавышлар саныннан чыгып төзелгән тавыш бирүгә куелган җәмәгать территорияләре рейтинглы таблицасы рәвешендә тавыш бирү нәтиҗәләре (тавыш бирү йомгаклары);

3) тиешле комиссия ихтыярындагы башка мәгълүмат.

22. Җәмәгать территорияләре буенча тавыш бирү нәтиҗәләрен билгеләү иҗтимагый комиссия тарафыннан территориалядә хисап комиссияләре беркетмәләре нигезендә башкарыла һәм иҗтимагый комиссиянең йомгаклау беркетмәсе белән рәсмиләштерелә.

Иҗтимагый комиссия тарафыннан тавыш бирү нәтиҗәләрен билгеләү тавыш бирү үткәргән көннән ике көннән дә соңга калмыйча башкарыла.

23. Җәмәгать территорияләре буенча тавыш бирү нәтиҗәләрен рәсмиләштергәннән соң иҗтимагый комиссия рәисе тавыш бирү нәтиҗәләренең йомгаклау беркетмәсен тапшыра.

24. Муниципаль хисап комиссиясенең йомгаклау беркетмәсе А4 форматындагы битләрдә басыла. Йомгаклау беркетмәсенең һәр бите номерлаштырылган, иҗтимагый комиссиянең барлык әгъзалары тарафыннан имзаланган, Арча муниципаль районы башкарма комитеты печате белән расланган булырга һәм беркетмәне имзалау көне һәм вакыты турында мәгълүматны үз эченә алырга тиеш. Һәр биттә күрсәтелгән беркетмәне имзалау вакыты бертөрле булырга тиеш. Исемлекләр, кулланылган бюллетеньнәр һәм территориаль хисап комиссиясе беркетмәләре Арча муниципаль районы башкарма комитетына саклауга тапшырыла.

25. Тавыш бирү нәтиҗәләре муниципаль хокукый актларны бастырып чыгару (халыкка җиткерү) тәртибе буенча бастырып чыгарыла (халыкка җиткерелә) һәм Арча муниципаль районы сайтында урнаштырыла.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «__»________________

___ номерлы карарына

2 нче Кушымта

 

 

Экземпляр № ______

 

«2018–2022 елларга уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» программасын тормышка ашыру кысаларында 2020 елда беренче чиратта төзекләндерелергә тиешле җәмәгать территорияләрен сайлау буенча тавыш бирү

 

 

20__ ел, «___» _________

 

Тавыш бирү нәтиҗәләре турында

территориаль хисап комиссиясе

ЙОМГАКЛАУ БЕРКЕТМӘСЕ

 

 

_________ номерлы территориаль хисап комиссиясе

 

 

1.Тавыш бирү тәмамлану вакытына тавыш бирү исемлегенә кертелгән гражданнар саны

 

саннарда сүз белән

2. Тавыш бирү көнендә территориаль хисап комиссиясе тарафыннан гражданнарга бирелгән бюллетеньнәр саны

 

саннарда сүз белән

3. Юкка чыгарылган бюллетеньнәр саны

 

саннарда сүз белән

4. Территориаль хисап комиссиясе әгъзаларына тапшырылган тутырылган бюллетеньнәр саны

 

саннарда сүз белән

5. Гамәлдән чыккан бюллетеньнәр саны

 

саннарда сүз белән

6. Гамәлдәге бюллетеньнәр саны

 

саннарда сүз белән

7. Җәмәгать территорияләре исемнәре

 

№ 1 «Арча шәһәрендә Зур урамның икенче чиратын төзекләндерү» <Тавышлар саны> (саннарда/сүз белән)

№ 2 «Яңа Кенәр авылында Җиһангирләр («Җиһан» – галәм) тематик паркын төзү» <Тавышлар саны> (саннарда/сүз белән)

№2 «Яңа Кырлай авылында Ия елгасының яр буе линиясен төзекләндерү» < Тавышлар саны> (саннарда/сүз белән)

 

 

Территориаль хисап

комиссиясе рәисе                ___________________________  ____________

                                               (фамилисе, исеме, әтисенең исеме)                (имза)

 

Территориаль хисап

комиссиясе сәркатибе             ___________________________  ____________

                                               (фамилисе, исеме, әтисенең исеме)                (имза)

 

Территориаль хисап комиссиясе әгъзалары:

                                                          _________________  ____________

                                                          _________________  ____________

                                                          _________________  ____________

 

Беркетмә имзаланды 20___ елның «__» ________ ____ сәгать _____ минутта

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «__»________________

___ номерлы карарына

3 нче Кушымта

 

 

 

Экземпляр № ______

 

«2018–2022 елларга уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» программасын тормышка ашыру кысаларында 2020 елда беренче чиратта төзекләндерелергә тиешле җәмәгать территорияләрен сайлау буенча тавыш бирү

 

 

20__ ел, «___» _________

 

 

Тавыш бирү нәтиҗәләре турында

иҗтимагый комиссиянең

ЙОМГАКЛАУ БЕРКЕТМӘСЕ

 

 

«Арча муниципаль районында уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» өстенлекле проектын тормышка ашыруны тәэмин итү буенча иҗтимагый комиссия

 

 

 

1.Тавыш бирү тәмамлану вакытына тавыш бирү исемлегенә кертелгән гражданнар саны (территориаль хисап комиссияләре биргән мәгълүматларга нигезләнеп тутырыла)

 

саннарда сүз белән

2. Тавыш бирү көнендә территориаль хисап комиссиясе тарафыннан гражданнарга бирелгән бюллетеньнәр саны (территориаль хисап комиссияләре биргән мәгълүматларга нигезләнеп тутырыла)

 

саннарда сүз белән

3. Юкка чыгарылган бюллетеньнәр саны (территориаль хисап комиссияләре биргән мәгълүматларга нигезләнеп тутырыла)

 

саннарда сүз белән

4. Тавыш бирү әрҗәләрендә булган бюллетеньнәр саны (территориаль хисап   комиссияләре биргән мәгълүматларга нигезләнеп тутырыла)

 

саннарда сүз белән

5. Гамәлдән чыккан бюллетеньнәр саны (территориаль хисап комиссияләре биргән мәгълүматларга нигезләнеп тутырыла)

 

саннарда сүз белән

6. Гамәлдәге бюллетеньнәр саны (территориаль хисап комиссияләре биргән мәгълүматларга нигезләнеп тутырыла)

саннарда сүз белән

 

 

7. Җәмәгать территорияләре исемнәре

 

№ 1 «Арча шәһәрендә Зур урамның икенче чиратын төзекләндерү» <Тавышлар саны> (саннарда/сүз белән)

№ 2 «Яңа Кенәр авылында Җиһангирләр («Җиһан» – галәм) тематик паркын төзү» <Тавышлар саны> (саннарда/сүз белән)

№2 «Яңа Кырлай авылында Ия елгасының яр буе линиясен төзекләндерү» < Тавышлар саны> (саннарда/сүз белән)

 

 

Иҗтимагый комиссия

рәисе                                                                  ___________________________  ____________

                                               (фамилисе, исеме, әтисенең исеме)                (имза)

 

Иҗтимагый комиссия

сәркатибе                                                            ___________________________  ____________

                                               (фамилисе, исеме, әтисенең исеме)                (имза)

 

Иҗтимагый комиссия әгъзалары:

                                                          _________________  ____________

                                                          _________________  ____________

                                                          _________________  ____________

 

Беркетмә имзаланды 20___ елның «__» ________ ____ сәгать _____ минутта

 

 

Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «__»________________

___ номерлы карарына

4 нче Кушымта

 

Территориаль хисап комиссиясенең ике әгъзасы имзалары

_________________________

 

 

«2018–2022 елларга уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» программасын тормышка ашыру кысаларында 2020 елда беренче чиратта төзекләндерелергә тиешле җәмәгать территорияләрен сайлау буенча тавыш бирү өчен

БЮЛЛЕТЕНЬ

БЮЛЛЕТЕНЬ ТУТЫРУ ТӘРТИБЕ ТУРЫНДА АҢЛАТМА

     Үзегез сайлаган бердән дә артык булмаган җәмәгать территориясе исеменең уң ягындагы буш шакмакка нинди дә булса билге куегыз.

Бердән артык шакмакка билге куелган бюллетеньнәр, бер шакмакка да билге куелмаган бюллетеньнәр гамәлдән чыккан дип санала.

 

«Арча шәһәрендә Зур урамның икенче чиратын төзекләндерү»

Территория үсеше концепциясе шәһәрнең төп алгы җәяүле урамын төзүне һәм территориянең бердәм күренешен булдыруны күздә тота. Проект белән ял итү зонасы, җәяүле һәм велосипед юллары, җәмәгать транспорты тукталышлары, сәнгать әсәрләре (арт-объектлар) каралган

 

«Яңа Кенәр авылында Җиһангирләр («Җиһан» – галәм) тематик паркын төзү»

Яңа Кенәр авылының үзәгендәге Мәдәният йорты белән янәшә урнашкан парк. Паркның архитектура-сәнгать күренеше булып космос темасы тора.

 

 

 

«Яңа Кырлай авылында Ия елгасының яр буе линиясен төзекләндерү»

Яңа Кырлайда Ия елгасы яр буен төзекләндерүнең максаты – бай эчтәлекле архитектура тирәлеген үз эченә алган барлык кешеләр өчен парк ял зонасы булдыру. Җәяүле юллар төзү, аларны кече архитектура формалары һәм элементлары белән баету, ял итү зоналарын яшелләндерү күздә тотыла. Төзекләндерү эшләре ял итү һәм мәдәни чаралар үткәрү өчен бердәм яр буе парк зонасын төзү белән тәмамланачак.  

 

 

docx
Скачать текст
DOCX, 52.7 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International