Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы милке турында мәглүматны ачу турында Нигезләмә раслау турында карар №321 25.04.2019

Муниципаль милекне нәтиҗәле һәм рациональ файдалану максатында Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Кушымта булып бирелгән Татарстан Республикасы Арча муниципаль  районы милке турында мәглүматны ачу турында Нигезләмәне расларга.

2. Әлеге карарны Интернет мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендә http://pravo.tatarstan.ru адресы буенча Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында һәм http://arsk.tatarstan.ru адресы буенча Арча муниципаль районы рәсми сайтында бастырырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Игнатов И.И.га йөкләргә.

 

 

Җитәкче                                                                                И.Ә.Галимуллин

 

 

 

 

РАСЛАНДЫ

Татарстан Республикасы  Арча муниципаль районы  Башкарма комитетының  2019 елның «___» ____________   ___ номерлы Карары белән

 

 

Татарстан Республикасы Арча муниципаль  районы милке турында

мәглүматны ачу турында

 Нигезләмә
 

1. Гомуми нигезләмәләр

 

1.1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль  районы милке турында мәглүматны ачу турында Нигезләмә «Мәглүмат, мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүматны саклау турында» 2006 елның 27 июлендәге 149-ФЗ номерлы, «Дәүләт һәм муниципаль милекне хосусыйлаштыру турында» 2001 елның 21 декабрендәге 178-ФЗ номерлы, «Муниципаль сер турында» 1993 елның 21 июлендәге 5485-1 Федераль законнарына нигезләнеп эшләнде һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль милке турында мәгълүмат составын, шулай ук аны ачу тәртибен һәм вакытын, шул исәптән аерым милек объектлары буенча, билгели.

1.2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль милке турында мәгълүматны ачу дигәндә аның барлык кызыксынган кешеләр өчен ачык булуы күздә тотыла.

1.3. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль милке исәбе объектлары турында мәгълүмат Россия Федерациясе норматив-хокукый актлары, Татарстан Республиксы норматив-хокукый актлары нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы тарафыннан бирелә. Мәгълүмат бирүдән баш тарту соратып алына торган мәгълүматта дәүләт серен тәшкил итүче мәгълүмат булган очракта гына мөмкин.

1.4. Юридик затларның мәнфәгатьләренә зыян китереп мәгълүмат куллану Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары белән каралган җаваплылыкка китерә.

1.5. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының муниципаль милке турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының муниципаль милке Реестрында теркәлгән мәгълүмат, шулай ук Арча муниципаль районы милкендә булган җир кишәрлекләре турындагы мәгълүмат күләмендә бирелә.

1.6. Татарстан Республикасының муниципаль милке турындагы мәгълүматны ачу мәгълүмат тарату һәм кызыксынган затларга мәгълүмат бирү рәвешендә тормышка ашырыла.

Мәгълүмат тарату массакүләм мәгълүмат чараларында һәм «Интернет» челтәрендә бастырып чыгару юлы белән тормышка ашырыла.

Мәгълүмат бирү кызыксынган затларның язма мөрәҗәгатьләре буенча, шул исәптән аерым милек объектлары буенча да, тормышка ашырыла.

 

2. Мәгълүмат тарату

 

2.1. «Интернет» челтәрендә урнаштыру юлы белән таратыла торган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы милке турында мәгълүмат түбәндәге мәгълүмат исемлеге (әлеге мәгълүмат закон тарафыннан тарату тыелган мәгълүматны үз эченә алган очраклардан тыш) билгеләнә:

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль учреждениеләр исемлеге (исеме, урнашу урыны);

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы унитар предприятиеләр исемлеге (исеме, урнашу урыны);

устав капиталы өлеше (акцияләр пакеты) Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы милкендә булган хуҗалык ширкәтләре исемлеге (исеме, хуҗалык ширкәте урнашу урыны, устав капиталында Арча муниципаль районы өлеше);

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы милкендә булган күчемсез милек (биналар, тораклар) исемлеге (исеме, урнашу урыны, мәйданы, куллану максаты, куллану чикләүләре, өченче затлар хокукы белән чикләүләр);

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль милкен хосусыйлаштыруны фаразлау планы (программасы);

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль милкен хосусыйлаштыруны фаразлау планын (программасын) башкару турында хисап.

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль милке турында әлеге мәгълүмат массакүләм мәгълүмат чараларында да бастырыла ала.

2.2. Әлеге карарның 2.1 пунктында күрсәтелгән мәгълүмат квартал саен хисап вакытыннан соң килүче айның 10 числосына кадәр Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштырылырга тиеш.

2.3. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль милкендә булган мөлкәт объектлары турында мәгълүматны аларны хосусыйлаштыру белән бәйле рәвештә тарату хосусыйлаштыру турында закон белән билгеләнгән күләмдә башкарыла.

 

3. Кызыксынган затларга мәгълүмат бирү

 

3.1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль милке Реестрында теркәлгән аерым милек объектлары (алга таба – исәп объектлары) буенча мәгълүмат кызыксынган затлар мөрәҗәгате буенча хат яки Татарстан Республиксы Арча муниципаль районы муниципаль милке Реестрыннан өземтә рәвешендә бирелә.

3.2. Исәп объектлары буенча мәгълүмат (яки мәгълүмат бирүдән баш тарту турында дәлилләнгән карар) Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы тарафыннан мөрәҗәгатьне теркәгәннән соң 30 көннән дә соңга калмыйча бирелә.

3.3. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль милке Реестрыннан өземтәләр бирелә:

исәп объектының хокукый ияләренә яки аларның законлы вәкилләренә;

исәп объектының хокукый иясеннән яки аның законлы вәкиленнән ышаныч кәгазе алган физик яки юридик затларга;

Россия Федерациясе Хисап палатасына, Татарстан Республикасы Хисап палатасына, Арча муниципаль районы контроль-хисап палатасына;

Татарстан Республикасы, Россия Федерациясенең башка субъектлары җирле үзидарә органнарына һәм дәүләт хакимияте органнарына;

дәүләт хакимиятенең федераль органнарына, шул исәптән:

күчемсез милеккә хокук барлыкка килүгә дәүләт теркәве үткәрүче һәм аның белән сделкалар башкаручы органнарга;

салым органнарына;

производствода исәп объектлары һәм (яки) аларның хокукый ияләре белән бәйле эшләр булган очракларда суд, хокук саклау органнарына, суд приставы-башкаручыларына, федераль монополиягә каршы органга һәм аның Татарстан Республикасындагы территориаль органына.

3.4. Әлеге Нигезләмәнең 3.3. пунктында күрсәтелмәгән кызыксынган затларга исәп объектларының Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль милке Реестрында булуы турындагы мәгълүмат кына бирелә.

3.5. Язма рәвештә бирелә торган соратып алынган мәгълүмат бирүдән баш тарту дәлилләнгән булырга тиеш.Соратып алынган мәгълүматны бирүдән баш тарту өчен нигез булып түбәндәге сәбәпләр тора:

мөрәҗәгатьтә закон тарафыннан чикләнгән мәгълүмат соратып алыну;

мөрәҗәгатьнең эчтәлеге буенча әлеге затны кызыксындырган объектны билгеләү мөмкин булмау;

мөрәҗәгатьтә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль милке  Реестрында булмаган исәп объекты күрсәтелү.

doc
Скачать текст
DOC, 60.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International