Карар 29.10.2019 №825 «Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2019 елның 18 апрелендәге 279 номерлы “2019-2021 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү” муниципаль программасын раслау турында” карарына үзгәрешләр кертү хакында»

Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР бирә:

1. Арча муниципаль районы башкарма комитетының “2019-2021 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү” муниципаль программасын раслау турында” 2019 елның 18 апрелендәге 279 номерлы карары белән расланган “2019-2021 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү” муниципаль программасына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

Программаның Паспортында «Терминнар, билгеләмәләр һәм кулланыла торган кыскартулар”ны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«Шәхси ярдәмче хуҗалык (алга таба – ШЯХ) - авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртүнең эшмәкәрлек эшчәнлеге булмаган формасы.

Крестьян (фермер) хуҗалыгы (алга таба  шулай ук- фермер хуҗалыгы, КФХ)- шәхси катнашуларына нигезләнгән, җитештерү һәм башка хуҗалык эшчәнлеген (авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү, саклау, илтү һәм сату) бергәләп гамәлгә ашыручы, туганлык һәм (яки) милек белән бәйле гражданнар берләшмәсе.

Кыскартмалар:

Мөгезле эре терлек (МЭТ)

Шәхси эшмәкәр (ШЭ)”

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының Рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru)  яки Арча муниципаль районының рәсми сайтында бастырып чыгарырга.

6. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль районы башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлеге җитәкчесе И.М.Нәбиуллинга йөкләргә.

 

 

Җитәкче                                                                                И.Ә.Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 434.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International