Карар 31.10.2019 №835 «2019-2025 елларга Арча муниципаль районының авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча адреслы муниципаль программаны раслау турында»

«Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү Фонды турында»  2007 елның 21 июлендәге 185-ФЗ номерлы Федераль законны, Арча районы прокуратурасының гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү өлкәсендәге законнарны бозуларны бетерү турында 2019 елның 14 октябрендәге 02-08-04/210-2019 номерлы күрсәтмәсен үтәү йөзеннән һәм гражданнарның имин һәм уңайлы яшәү шартларын булдыру максатларында, Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР бирә:

1. 2019-2025 елларга Арча муниципаль районының авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча муниципаль адреслы программаны расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының Рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм  Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты аппаратының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Р.В. Хәбибуллинга йөкләргә.

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                                     И.Ә.Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 12.69 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International