Карар 25.11.2019 №1027 "Юридик затның, муниципаль берәмлекнең бюджет кредитын кире кайтару, процент һәм башка түләүләрне түләү буенча йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итүгә бирелә торган банк гарантиясе һәм поручительлек ышанычлылыгын бәяләү Тәртибен раслау турында"

Россия Федерациясе Бюджет кодексының 932 статьясындагы 3 пункты нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты  КАРАР бирә:

 

1. Юридик затның, муниципаль берәмлекнең бюджет кредитын кире кайтару, процент һәм башка түләүләрне түләү буенча йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итүгә бирелә торган банк гарантиясе һәм поручительлек ышанычлылыгын бәяләү Тәртибен расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) яки Арча муниципаль районының рәсми сайтында бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә һәм 2020 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
        4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны “ТР Арча муниципаль районы ФБП” җитәкчесе Ф.Р. Исмәгыйлевка йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                     И.Ә. Галимуллин

doc
Скачать текст
DOC, 156.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International