Карар 26.11.2019 №1038 "2019 елның 4 кварталына Арча муниципаль районы буенча торакның гомуми мәйданының 1 квадрат метры бәясе нормативын раслау турында"

2020 - 2021 елларга "Арча муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү" Программасын тормышка ашыру максатларында һәм Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының «2019 елның IV кварталына Россия Федерациясе субъектлары буенча торак урыны гомуми мәйданының бер квадрат метрының уртача базар бәясе күрсәткечләре турында» 2019 елның 18 сентябрендәге 553/пр номерлы боерыгын үтәү йөзеннән, Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. 2019 елның 4 кварталына Арча муниципаль районы буенча торакның гомуми мәйданының 1 квадрат метры бәясе нормативын 53024 сум күләмендә расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru/) бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru/) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

 3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.И.Гарифҗановка йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                       И. Ә. Галимуллин

 

doc
Скачать текст
DOC, 35.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International