Карар 26.11.2019 №1040 "Арча муниципаль районы башкарма комитетының «2019 - 2020 елларга Арча муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» муниципаль программасын раслау турында» 2018 елның 27 ноябрендәге 1197 номерлы карары белән расланган «2019 - 2020 елларга Арча муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү" программасына үзгәрешләр кертү турында"

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 30 декабрендәге 1710 номерлы "Россия Федерациясе гражданнарын һәркем алырлык һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү" карары белән расланган “Россия Федерациясе гражданнарын һәркем алырлык һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү" һәм Россия Федерациясе хөкүмәтенең 2010 елның 17 декабрендәге 1050 номерлы карары белән расланган “Россия Федерациясе гражданнарын һәркем алырлык һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү" дәүләт программаларының аерым чараларын гамәлгә ашыру максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 30 апрелендәге 289 номерлы "2014-2022 елларга Татарстан Республикасы халкын сыйфатлы торак һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре күрсәтү белән тәэмин итү" дәүләт программасын раслау турында" карары нигезендә,  Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Арча муниципаль районы башкарма комитетының «2019 - 2020 елларга Арча муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» муниципаль программасын раслау турында» 2018 елның 27 ноябрендәге 1197 номерлы карары белән расланган «2019-2020 елларга Арча муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү" программасына, Кушымтаны яңа редакциядә бәян итеп, үзгәрешләр кертергә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында  (http://pravo.tatarstan.ru/) бастырып чыгарырга һәм  Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru/) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

 3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Р.Мөхәрәмовка йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                       И.Ә.Галимуллин

 

doc
Скачать текст
DOC, 364.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International