Карар 05.12.2019 №1074 «Арча муниципаль районы муниципаль гарантияләрен бирүгә бәйле аерым мәсьәләләр турында»

Россия Федерациясе Бюджет кодексының 115, 1152 һәм 1153 статьялары һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 37 статьясы нигезендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРР БИРӘ:

 

1. Кушымта итеп бирелә торган:

Арча муниципаль районы муниципаль гарантиясе бирелгәндә принципалның финанс хәлен анализлау, шулай ук Арча муниципаль районының муниципаль гарантиясе бирелгәннән соң принципалның финанс хәлен мониторинглау Тәртибен;

Арча муниципаль районы муниципаль гарантиясе бирелгәндә тәэмин ителешнең җитәрлек булуын, ышанычлылыгын һәм ликвидлыгын тикшерү, шулай ук Арча муниципаль районының муниципаль гарантиясе бирелгәннән соң тәэмин ителешнең җитәрлек булуын, ышанычлылыгын һәм ликвидлыгын тикшереп тору Тәртибен;

           Арча муниципаль районы муниципаль гарантиясе буенча принципалга карата гарантның регресс таләбен канәгатьләндерү буенча принципал йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итүнең минималь күләмен (суммасын) билгеләү Тәртибен расларга.

2. Арча муниципаль районы муниципаль гарантиясенең гамәлдә булу срогы дәвамында гарантның принципалга карата регресс таләбен канәгатьләндерү принцибына карата (шул исәптән, принципалның финанс хәле начарайган очракта, гарантның принципалга карата регресс таләбен канәгатьләндерү яисә поручительлек принцибына гарантның регресс таләбен канәгатьләндерү, залог предметының базар бәясен киметү очрагында) принципал тарафыннан 90 көн эчендә тэмин ителешне алыштыру гамәлгә ашырыла (тулы яисә өлешчә) яисә составын һәм күләмен (суммасын) Россия Федерациясе Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы Бюджет кодексы һәм алар нигезендә кабул ителгән башка норматив хокукый актларда билгеләнгән таләпләргә туры китерү максатларында, өстәмә (җитмәгән суммага) тәэмин ителеш бирелә дип билгеләргә.

doc
Скачать текст
DOC, 141.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International