Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Арча муниципаль районы муниципаль белем бирү оешмалары хезмәткәрләренә хезмәткә түләү шартлары турында» 2018 елның 11 июлендәге 598 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
Әлеге карар белән расланган Арча муниципаль районы гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләренә хезмәткә түләү шартлары турындагы Нигезләмәдә:
1 бүлекнең 3 пунктындагы беренче абзацны түбәндәге редакциядә бирергә:
«Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының мәгариф хезмәткәрләре вазыйфалары һөнәри квалификация төркемнәре хезмәткәрләренең, мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә мәшгуль хезмәткәрләрнең, медицина һәм фармацевтика хезмәткәрләре вазыйфалары һөнәри квалификация төркемнәре хезмәткәрләренең (алга таба − мәгариф хезмәткәрләре, мәдәният хезмәткәрләре, медицина хезмәткәрләре) хезмәт хакы (хезмәткәрнең хезмәте өчен түләү) түбәндәгеләрдән чыгып билгеләнә:»;
II бүлекнең 1 пункты таблицасындагы 5 графада «кече тәрбияче» юлындагы «10 020» санын төшереп калдырырга;