Карар 10.12.2019 №1087 «Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2015 елның 21 сентябрендәге 925 номерлы “Муниципаль норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләүне уздыру һәм муниципаль норматив хокукый актларга экспертиза ясау тәртибе турында Нигезләмәне раслау хакында» карарына үзгәрешләр кертү турында»

       "Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында" 2003 елның 06 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законны, "Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында" 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын, "Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләүне уздыру һәм Татарстан Республикасы норматив хокукый актларына экспертиза ясау тәртибе турында" 2014 елның 07 мартындагы 14-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру максатында, Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

       1.  «Муниципаль норматив хокукый актлар проектларының җайга салу йогынтысын бәяләүне уздыру һәм муниципаль норматив хокукый актларга экспертиза ясау турында нигезләмәне раслау хакында» Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2015 елның 21 сентябрендәге 925 номерлы карары белән расланган муниципаль норматив хокукый актлар проектларының җайга салу йогынтысын бәяләүне уздыру һәм муниципаль норматив хокукый актларга экспертиза ясау турында Нигезләмәләргә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1)      2 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

           2.Эшкуарлык һәм инвестиция эшчәнлеген гамәлгә ашыруга кагылышлы түбәндәге җирле әһәмияттәге мәсьәләләр буенча актлар проектларының җайга салу йогынтысы бәяләнергә тиеш:

1)      халыкка транспорт хезмәтләре күрсәтү өчен шартлар тудыру һәм җирлек чикләрендә халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне оештыру;

2)      җирлек халкын элемтә, җәмәгать туклануы, сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәтләре белән тәэмин итү өчен шартлар тудыру;

3)      буш вакытны оештыру һәм җирлек халкын мәдәният оешмалары хезмәтләре белән тәэмин итү өчен шартлар тудыру;

4)      җирле халыкның традицион сәнгать иҗатын үстерү өчен шартлар тудыру, җирлектә халык сәнгать һөнәрләрен саклап калуда, торгызуда һәм үстерүдә катнашу;

rtf
Скачать текст
RTF, 120.6 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International