Карар 12.12.2019 №1094 «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты каршында Хатын-кызлар советы төзү турында»

Җәмгыятьтә хатын-кызларның мәнфәгатьләрен һәм лаеклы урынын яклау, иҗтимагый-сәяси, икътисадый, мәдәни тормышта аларның ролен күтәрү максатларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты  КАРАР БИРӘ:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты каршында Хатын-кызлар советы төзергә.

2. Кушымта итеп бирелгән:

- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Хатын-кызлар советы турында Нигезләмәне;

- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Хатын-кызлар советы составын расларга.

       3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru/) һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru/) бастырып чыгарырга.

       4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.И. Гарифҗановка йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                               И.Ә. Галимуллин

doc
Скачать текст
DOC, 101.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International