Карар 17.01.2020 №18 «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2016 елның 28 мартындагы 332 номерлы “2016 – 2020 елларга Арча муниципаль районында кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм һәм аны үстерү” муниципаль программасын раслау турында” карарына үзгәрешләр кертү турында (2018 елның 29 декабрендәге 1267 номерлы, 2019 елның 15 мартындагы 138 номерлы үзгәрешләр белән)»

Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә, җирле үзидарә органнарының һәм бизнес-структураларның нәтиҗәле хезмәттәшлегенә  шартлар тудыру максатыннан, Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

  1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2016 елның 28 мартындагы 332 номерлы «2016 – 2020 елларга Арча муниципаль районында кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм һәм аны үстерү» муниципаль программасын раслау турында»  карарына (2018 елның 29 декабрендәге 1267 номерлы, 2019 елның 15 мартындагы 138 номерлы үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

а) 1 бүлекнең 1.3. бүлекчәсендә «Социаль эшкуарлык» блогыннан соң түбәндәге эчтәлекле "Мөлкәти ярдәм" блогын өстәргә:

"Мөлкәти ярдәм. Программаның әлеге бүлеге кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына муниципаль район һәм авыл җирлекләре милкендә булган муниципаль милекне, шул исәптән җир кишәрлекләрен, биналар, төзелмәләр, корылмалар, торак булмаган биналар, җайланмалар, машиналар, механизмнар,  транспорт чаралары, инвентарь, инструментларны түләү нигезендә яки ташламалы шартларда файдалануга тапшыру рәвешендә мөлкәти ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Районның кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына мөлкәти ярдәм күрсәтү максатларында, Арча район Советының 2019 елның 13 ноябрендәге 285 номерлы карары белән Арча муниципаль районы милке Исемлегенә кертелгән, өченче затларның хокукларыннан азат булган, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына файдалануга тапшыру өчен билгеләнгән муниципаль милекне арендага бирү Тәртибе, шулай ук әлеге Исемлекне формалаштыру һәм алып бару Тәртибе расланды.

Тәртиптә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ташламалы шартларда (беренче ике елда аренда түләвеннән тулысынча азат итү, өченче ел – 25%, дүртенче ел -50%, бишенче ел – билгеләнгән базар аренда түләвеннән 75%) мөлкәт ярдәме карала.

Хуҗалык әйләнешенә кертелмәгән муниципаль күчемсез милек объектларына үткәрелгән инвентарьлаштыру нәтиҗәләре буенча кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына озак срокка файдалануга бирү өчен өченче затларның хокукларыннан азат булган муниципаль милек Исемлеге төзелергә тиеш.

Мөлкәт ярдәме күрсәтү  киләчәктә мультипликатив эффект бирәчәк һәм чиктәш тармаклар үсеше һәм яңа эш урыннары булдыру хисабына муниципаль һәм төбәк бюджетына өстәмә керемнәр китерәчәк.»;

pdf
Скачать текст
PDF, 887.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International