Карар 27.01.2020 №48 «Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 22 маендагы 377 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контролен гамәлгә ашыруның административ регламентына үзгәрешләр кертү турында»

Россия Федерациясе Торак кодексына туры китерү максатыннан, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контролен гамәлгә ашыруның административ регламентын раслау турында» 2019 елның 22 маендагы 377 номерлы Арча муниципаль районы башкарма комитеты карары белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контролен гамәлгә ашыруның административ регламентына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1) 2.6.1 пунктының 1 пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«1) торак милекчеләре ширкәте, торак, торак-төзелеш кооперативы яисә күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча башка махсуслаштырылган кулланучылар кооперативы тарафыннан күрсәтелгән эшчәнлекне гамәлгә ашыра башлау турында дәүләт торак күзәтчелеге органына тапшырылган хәбәрнамә нигезендә гамәлгә ашыра башлау;».

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru/) урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы Р.В. Хәбибуллинга йөкләргә.

 

 

  Башкарма комитет җитәкчесе                        И.Ә. Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 432.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International