Карар 28.01.2020 №50 " Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында гаиләдә белем алу һәм үзлегеңнән белем алу турындагы Нигезләмәне раслау хакында "

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының «Гаиләдә белем алу рәвешен оештыру турында» 2013 елның 15 ноябрендәге НТ-1139/08 номерлы хаты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Гаиләдә белем алу һәм үзлегеңнән белем алуны оештыру турында” хаты, коллегиянең 2018 елның 29 ноябрендәге РК-5/18 номерлы карары нигезендә гомуми белем алу рәвешен сайлауга Россия Федерациясе гражданнарының хокукларын тәэмин итү максатларында, Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

  1.  

2. Түбәндәге формаларны расларга:

- рәвешен сайлау турында хәбәрнамә (2 нче кушымта);

- гражданның яисә аның ата-аналарының (законлы вәкилләренең) белем бирү оешмасына ашыгыч рәвештә (экстерном) арадаш һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен үтү өченгаризасы (3 нче кушымта);

- экстернны исәпкә кую турында боерык формасы (4 нче кушымта);

- гомуми белем бирү оешмасында арадаш аттестация узу турында белешмәләр (5 нче кушымта);

- гаиләдә белем алу яки үзлегеңнән белем алу рәвешендә гомуми белем алучы укучыга арадаш һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру һәм үткәрү турында шартнамә (6 нчы кушымта);

- гаиләдә белем алу яки үзлегеңнән белем алу рәвешендә белем алучы укучыларны исәпкә алу журналы (7 нче кушымта).

              3. Әлеге карарны интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Арча муниципаль районының  рәсми сайтында http//arsk/tatarstan.ru веб-адресы буенча урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

             4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Р.Мөхетдиновка йөкләргә.

 

 

 

 

 

  •  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1 нче кушымта

 

Расланган

Арча муниципаль районы

башкарма комитетының

«__»___________2019ел,  №_____

карары белән

 

Арча муниципаль районында гаиләдә белем алу һәм үзлегеңнән белем алу рәвешләрендә гомуми белем алу турында

 Нигезләмә

I. Гомуми нигезләмәләр

    1.1. Әлеге нигезләмә РФ һәм ТР конституцияләре, Россия Федерациясе Гаилә кодексы, Татарстан Республикасы Гаилә кодексы, «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон, «Мәгариф турында»  2013 елның 22 июлендәге 68-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының «Гаиләдә  белем алу  рәвешендә белем алуны оештыру турында» 2013 елның 15 ноябрендәге НТ-1139/08 хаты, башка норматив хокукый актлар нигезендә эшләнде.

    1.2. «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә гомуми белем алу мөмкин:

ә) белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларда;

б)        белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмалардан тыш (гаиләдә белем алу һәм үзлегеңнән белем алу рәвешләрендә).
    1.3. Гомуми белем бирү программалары, укучыларның шәхси ихтыяҗларын һәм мөмкинлекләрен исәпкә алып, гаиләдә белем алу һәм үзлегеңнән белем алу рәвешләрендә  үзләштерелә ала. Гаиләдә белем алу һәм үзлегеңнән белем алу рәвешләрендә   белем алу белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларда арадаш һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен үтү хокукы белән гамәлгә ашырыла.
     1.4. Гаиләдә белем алу -башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем бирү программаларын ата-аналары (законлы вәкилләре) инициативасы буенча белем бирү оешмасыннан тыш (гаиләдә) үзләштерү формасы.

       1.5. Үзлегеңнән белем алу белем алу рәвеше буларак, дәүләт йомгаклау аттестациясен дәүләт аккредитациясе узган белем бирү оешмаларында үтү юлы белән, мөстәкыйль рәвештә  аерым фәннәр, сыйныфлар, урта гомуми белем курслары буенча гомуми белем бирү программаларын тизләтелгән үзләштерүне күздә тота.

      1.6. Гаиләдә белем алу һәм үзлегеңнән белем алу рәвешләрендә белем алучы зат,  үзенең яисә ата-анасының (законлы вәкилләренең) карары буенча, балигъ булмаган баланың фикерен исәпкә алып, белем алуның теләсә кайсы этабында аны законда каралган башка рәвештә дәвам итәргә яисә белем алу һәм уку рәвешләрен яраштыру хокукын кулланырга хокуклы.

1.7. Балигъ булган бала  яки  балигъ булмаган баланың ата-анасы (законлы вәкилләр), үзләре яши торган районның Мәгариф идарәсенә 2 нче кушымта нигезендә хәбәрнамә юллап, гаиләдә белем алу һәм үзлегеңнән белем алу рәвешендә гомуми белем алу рәвешен сайлау турында хәбәр итә.

1.8. Гаиләдә белем алу һәм үзлегеңнән белем алу рәвешен сайлаган, әмма белем бирү оешмасына экстерн сыйфатында кермәгән укучылар бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында, күргәзмәләрдә, смотрларда, физкультура чараларында, спорт чараларында катнашырга хокуклы. Бу очракта чарада катнашу өчен гариза укучы яши торган билгеле бер территориягә беркетелгән гомуми белем бирү учреждениесенә тапшырыла.

       1.9. Гомуми белем бирү учреждениесе, гаиләдә белем алу һәм үзлегеңнән белем алу рәвешен сайлап алу турында хәбәр алган очракта, балигъ булган балага яки балигъ булмаган баланың ата-анасына (законлы вәкилләренә) арадаш һәм (яки) дәүләт йомгаклау аттестациясен узу турында хәбәр итә.

      1.10. Балигъ  булган бала яки балигъ булмаган баланың ата-анасы (законлы вәкилләре), гаиләдә белем алу һәм үзлегеңнән белем алу рәвешен сайлауга бәйле рәвештә, мәгариф оешмасыннан китү турында гариза белән бер үк вакытта арадаш һәм (яки) дәүләт йомгаклау аттестациясен  узу турында гариза бирергә хокуклы (3 нче кушымта).

      1.11. Гариза белән бергә түбәндәге документлар тапшырыла:

- балигъ булган гражданның шәхесен таныклый торган документның төп нөсхәсе;

- балигъ булмаган гражданның ата-анасының (законлы вәкиленең) шәхесен раслаучы документның төп нөсхәсе;

- бала туу турында таныклыкның төп нөсхәсе яки мөрәҗәгать итүченең туганлыгын раслый торган документның билгеләнгән тәртиптә таныкланган күчермәсе (яисә балигъ булмаган экстерн өчен белем алу хокуклары законлылыгы);

-         шәхси эш (белем бирү учреждениесендә шәхси эш булмаганда, аттестация узу вакытына шәхси эш рәсмиләштерелә);

- гомуми белем бирү программаларын үзләштерүне раслаучы документлар (алар булган очракта), башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф учреждениесендә уку турында белешмә, мәгариф учреждениесендә арадаш аттестация турында белешмә, төп гомуми белем турында документ).

1.12. Район мәгариф идарәсе, балигъ булмаган балаларга гомуми белем бирү өлешендә ата-аналарның бурычларын үтәүне контрольдә тоту максатыннан, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә түбәндәге барлык очраклар турында хәбәр итә:

- гаиләдә белем алу һәм үзлегеңнән белем алу рәвешен сайлау сәбәпле белем бирү оешмасыннан чыгару турында һәм балигъ булган баланың яки  балигъ булмаган баланың ата-анасының (законлы вәкилләре) белем бирү оешмасында арадаш һәм (яки) дәүләт йомгаклау аттестациясен узу өчен белем бирү оешмасына беркетү турында белешмәләр бирүдән баш тартуы хакында;
- арадаш һәм (яки) дәүләт йомгаклау аттестациясен вакытында узу өчен экстернның килмәве турында.
         1.13. Арадаш һәм (яки) дәүләт йомгаклау аттестациясен узу өчен белем бирү оешмасына кергән затлар экстерн булып тора. Экстерннар укучы булып санала һәм укучыларга бирелгән барлык академик хокукларга ия. Экстерннар, кирәк булганда, социаль-педагогик һәм психологик ярдәм, түләүсез психологик-медик-педагогик коррекция алуга исәп тота ала.

           1.14. Белем бирү оешмасы җитәкчесе раслаган дәреслекләр, уку әсбаплары исемлеге нигезендә белем бирү оешмасы экстернга дәреслекләр, уку әсбапларын арадаш һәм (яки) дәүләт йомгаклау аттестациясе үткән вакытта бушлай файдалануга тәкъдим итә.

2.  Укучының гаиләдә белем алу  һәм үзлегеңнән белем алу рәвешен сайлау вакытында белем алу мөнәсәбәтләре барлыкка килү

 

         2.1. Балигъ булган укучы яки балигъ булмаган укучының ата-анасы (законлы вәкилләр), белем алуның гаиләдә белем алу  һәм үзлегеңнән белем алу рәвешен сайлауга бәйле рәвештә, белем бирү оешмасына укучыны чыгару турында гариза белән мөрәҗәгать итә. Күрсәтелгән гариза нигезендә мәгариф оешмасы өч эш көне эчендә укучыны чыгару турында күрсәтмә акты чыгара.

      2. Белем бирү оешмасы балигъ булган укучыга яисә балигъ булмаган укучының ата-анасына (законлы вәкилләр) белем алучының шәхси эшен һәм белем бирү оешмасының мөһере һәм аның җитәкчесенең имзасы белән таныкланган агымдагы уку елында укучының өлгереше турында мәгълүмат булган документларны тапшыра.

   2.3. Белем бирү мөнәсәбәтләре барлыкка килүгә нигез булып белем бирү оешмасының арадаш  дәүләт аттестациясе һәм (яисә) дәүләт йомгаклау аттестациясе узу турында күрсәтмә акты тора.

Гражданнарны арадаш һәм (яисә) дәүләт йомгаклау аттестациясе узу өчен исәпкә кую балигъ булган укучының яисә балигъ булмаган укучының ата-анасының (законлы вәкилләренең) шәхси гаризасы буенча гамәлгә ашырыла. Белем бирү оешмасына экстернны вакытлыча исәпкә кую гаризада күрсәтелгән заттан документларны кабул иткәннән соң 7 эш көне дәвамында белем бирү оешмасының күрсәтмә акты белән рәсмиләштерелә (4 нче кушымта).  Гаризада һәм белем бирү оешмасының күрсәтмәсе актында күрсәтелгән срок тәмамлангач, экстерн белем бирү оешмасыннан чыгарыла.

2.4.     Экстернның арадаш аттестация узу турында гариза бирү сроклары, шулай ук арадаш аттестация узу рәвешләре мәгариф оешмасы тарафыннан билгеләнә.

Экстернның урта гомуми белем бирү программасы буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен узу өчен гариза бирү срогы 1 февральдән дә соңга калмыйча, төп гомуми белем белем бирү программасы буенча - 1 марттан да соңга калмыйча тапшырыла.

2.5. Укучыларны белем бирү оешмасына арадаш һәм (яисә) дәүләт йомгаклау аттестациясе узу өчен экстерн итеп исәпкә кую гражданнарны белем бирү оешмаларына кабул итү өчен гамәлдәге законнарда билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашырыла (“Гражданнарны башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча укырга кабул итү тәртибен раслау турында” Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фәннәр министрлыгының 2014 елның 22 гыйнварындагы 32 номерлы боерыгы).

2.6. Белем бирү оешмасы гражданга анда буш урыннар булмаганда гына исәпкә куюдан баш тартырга мөмкин. Балигъ булган укучы яисә балигъ булмаган укучының ата-анасы (законлы вәкилләре) белем бирү оешмасында урын булмаган очракта, аны башка гомуми белем бирү оешмасына урнаштыру мәсьәләсен хәл итү өчен турыдан-туры район мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итә.

2.7. Белем бирү оешмасында экстернның шәхси эше булмаганда, дәүләт йомгаклау аттестациясен узу вакытына шәхси эш рәсмиләштерелә.

 

3. Экстерннарның арадаш һәм (яки) дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру һәм үткәрү

 

 3.1. Үзлегеңнән белем алу яисә гаиләдә белем алу рәвешендә төп белем бирү программасын үзләштерүче затлар, тиешле белем бирү программасын гамәлгә ашыра торган  дәүләт аккредитациясе узган белем бирү оешмасында экстерн рәвешендә арадаш һәм (яисә) дәүләт йомгаклау аттестациясен узарга хокуклы.

 Төп гомуми яисә урта гомуми белеме булмаган күрсәтелгән затлар тиешле белем бирү программасын гамәлгә ашыра торган  дәүләт аккредитациясе узган белем бирү оешмасында экстерн рәвешендә арадаш һәм (яисә) дәүләт йомгаклау аттестациясен бушлай узарга хокуклы.

 3.2. Белем бирү оешмасы тарафыннан арадаш аттестацияне оештыру һәм узу тәртибен, шул исәптән экстерннар өчен, регламентлаштыра торган  тиешле локаль акт кабул ителергә тиеш. Күрсәтелгән локаль актта экстернның арадаш аттестация узу өчен исәпкә куюга гариза бирү срокларын, экстернны арадаш аттестацияләү, экстернны арадаш аттестацияләү рәвешләре һәм тәртибе, шулай ук консультацияләр уздырганда читтән торып белем бирү технологияләрен куллану мөмкинлеге чагылдырылырга тиеш.

Экстерн гаризасы буенча белем бирү оешмасы арадаш аттестацияне уздыруның шәхси срогын билгеләргә, өйрәнелә торган белем бирү программасы чикләрендә тизләтелгән уку мөмкинлеген күздә тотарга хокуклы.

Арадаш аттестацияне үткәрү рәвешләре һәм тәртибе белем бирү оешмасының локаль акты белән билгеләнә; шулай ук гаиләдә белем алу яисә үзлегеңнән белем алу рәвешендә гомуми белем алучы укучыга дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру һәм үткәрү турында шартнамә төзелә (6 нчы кушымта);

3.3. Гомуми белемне гаиләдә белем алу яки  үзлегеңнән белем алу рәвешендә алганда, белем бирү оешмасы арадаш һәм (яисә) дәүләт йомгаклау аттестациясен оештырган һәм уздырган өчен, шулай ук белем алучыларның тиешле академик хокукларын тәэмин иткән өчен генә җаваплы.

Ата-аналар (законлы вәкилләр) белемнәргә, күнекмәләргә һәм компетенцияләргә ия булу буенча белем алучыларның эшчәнлеген максатчан оештыру, эшчәнлек тәҗрибәсе туплау, сәләтләрне үстерү, көндәлек тормышта белемнәрне куллану тәҗрибәсе алу һәм укучыларда гомер буе  белем алу мотивациясе формалаштыру өчен җаваплы.

Төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен узу мәҗбүрилегенә бәйле рәвештә, ата-аналар (законлы вәкилләр) гамәлдәге законнар нигезендә экстернга аны үткәрү өчен җаваплы.

3.4.     Белем бирү оешмасына аттестация узу тәртибе балигъ булган укучы яисә балигъ булмаган укучының ата-анасы (законлы вәкилләр) фикерен исәпкә алып, шул исәптән уку материалын өйрәнү темпыннан һәм эзлеклелегеннән чыгып билгеләнә.

3.5.     Белем бирү программасының бер яисә берничә уку предметы, курслары, дисциплиналары (модульләре) буенча арадаш аттестациянең канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗәләре яисә белем бирү оешмасының күрсәтмә акты билгеләгән срокларда арадаш аттестация узмау, җитди сәбәпләр булмаганда, академик бурыч дип таныла.

Балигъ булмаган экстернның ата-аналары (законлы вәкилләре) һәм мәгариф оешмалары академик бурычны бетерү өчен шартлар тудырырга һәм аны вакытында юкка чыгаруны контрольдә тотарга тиеш.

Академик бурычлары булган экстерннар тиешле уку предметы, курс, дисциплина (модуль) буенча белем бирү оешмасы билгеләгән срокларда, академик бурыч барлыкка килгән вакыттан алып бер ел эчендә ике тапкырдан артмаган күләмдә аттестация узарга хокуклы.  Күрсәтелгән вакытка экстернның авыру  вакыты, аның академик ялда булуы яисә йөклелек һәм бала табу буенча ялда булуы керми.

Арадаш аттестация үткәрү өчен белем бирү оешмасы тарафыннан икенче тапкыр комиссия төзелә.

3.7.    Экстерннарны арадаш аттестацияләү нәтиҗәләре беркетмәләрдә  чагылдырыла.
        3.8.   Дәүләт йомгаклау аттестациясен узмаган яисә дәүләт йомгаклау аттестациясендә канәгатьләнерлек нәтиҗәләр алмаган экстерннар, тиешле белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү тәртибендә билгеләнгән срокларда дәүләт йомгаклау аттестациясен узарга хокуклы. Дәүләт йомгаклау аттестациясен узмаган яисә дәүләт йомгаклау аттестациясендә канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗәләр алган затларга белем бирү турында яисә уку чоры турында белем бирү оешмасы мөстәкыйль билгели торган үрнәк буенча белешмә бирелә.

3.9.    Арадаш аттестация үткән һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен үтмәгән экстерннарга 5 нче кушымта нигезендәге форма буенча арадаш аттестация турында белешмә бирелә.

310. Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткән экстерннарга дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрелгән белем бирү оешмасында гомуми яисә урта гомуми белем турында документ бирелә.

3.11. Гаиләдә белем алу рәвешендә башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча белем алучы, билгеләнгән срокларда академик бурычын бетермәгәннәр белем бирү оешмасында белем алуны дәвам итәләр.

 

4. Гаиләдә белем алу яки үзлегеңнән белем алу рәвешендә белем алучы укучыларга арадаш һәм (яисә) дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыруны һәм уздыруны финанс белән тәэмин итү

 

4.1. Белем бирү оешмасы тарафыннан гаиләдә белем алу яки үзлегеңнән белем алу рәвешендә укучыларның арадаш һәм (яки) дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру һәм үткәрү белән бәйле чыгымнарны финанслау районның муниципаль бюджет мәгариф оешмаларында агымдагы финанслау кысаларында каралган бюджет ассигнованиеләре исәбеннән башкарыла.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2 нче кушымта

 

Расланган

Арча муниципаль районы

башкарма комитетының

«__»___________2019ел,  №_____

карары белән

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы

Арча муниципаль районы

башкарма комитеты         

"Мәгариф идарәсе"  МУ башлыгы

_______________________________

______________________________

түбәндәге адрес буенча яшәүче:______________

____________________________________

                   Тел.______________________     

 

 

 

Гаиләдә белем алу яки үзлегеңнән белем алу рәвешендә

белем алу формасын сайлау турында

хәбәрнамә

 

 

        «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 63 статясының 5 өлеше таләпләре нигезендә без, балигъ булмаган баланың ата-аналары (законлы вәкилләр),  әлеге Федераль законның 17 статьясының 1 һәм 3 өлешләре,  44 статьясының 3 өлеше 1 һәм 3 пунктлары, 63 статьясының 4 өлеше нигезендә аның өчен гаиләдә белем алу  рәвешен сайладык. Белем алу рәвешен һәм укыту рәвешен сайлау турында карар баланың фикерен исәпкә алып кабул ителде. Әлеге хәбәрнамәне алу турында югарыда күрсәтелгән адрес буенча язмача хәбәр итүегезне сорыйм.

         Гаиләдә белем алу формасын сайлау турында карар баланың фикерен исәпкә алып кабул ителде.

 

Дата______

 

Ата-ана (законлы вәкил) имзасы ___________ /                          /  

 

Бала имзасы (14 яшьтән узган) ______________/                           /         

3 нче кушымта

 

Расланган

Арча муниципаль районы

башкарма комитетының

«__»___________2019ел,  №_____

карары белән

 

 

Гражданның яисә ата-аналарның (законлы вәкилләрнең) белем бирү оешмасына экстерн  рәвештә арадаш һәм/яисә дәүләт йомгаклау аттестациясен узу өчен исәпкә куюга гаризасы формасы                                                                          

                                                                                                  _____________________________________директорына

                     (мәгариф оешмасы исеме)

__________________________________________________

(мәгариф оешмасы җитәкчесенең фамилиясе һәм инициаллары)

_________________________________________________________________

(фамилиясе, исеме, атасының исеме тулысынча)

теркәлү урыны (адресы)__________________________

_______________________________________________

законлы вәкил статусын раслаучы документ турында белешмәләр ( № , серия, бирү датасы, кем тарафыннан бирелгән)______________________________________

____________________________________________

телефон/e-mail_____________________________

Гариза
Мин Сездән мине/ минем улымны (кызымны) ______________________________

                                                                                                                                                                                                                         (ФИАИ  тулысынча)

 арадаш һәм(яки) дәүләт йомгаклау аттестациясен узу өчен___________________________

сыйныф/фән буенча    _______________________________    алу чорына

(яисә) дәүләт белемен алу чорына

йомгаклау аттестациясе / чор_______________ уку елы

исәпкә алуыгызны сорыйм.

      Миңа/минем улыма (кызыма) лаборатор һәм практик дәресләргә йөрергә (фәннәрне күрсәтергә)           мониторингларында тикшеренү эшләрендә канташырга рөхсәт итүегезне үтенәм.

     ________________________________белем бирү оешмасының белем бирү программасы, арадаш аттестация үткәрү тәртибе, дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү тәртибе һәм формалары турында Нигезләмә белән таныштым.

Дата_____________________________ Имза___________________

   Шәхси мәгълүматларны һәм  баланың шәхси мәгълүматларын Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән тәртиптә эшкәртүгә ризалык бирәм.

Дата_____________________________ Имза___________________

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

4 нче кушымта

 

Расланган

Арча муниципаль районы

башкарма комитетының

«__»___________2019ел,  №_____

карары белән

 

 

 

  •  

 

 

 

 
  •  

 

Арадаш һәм (яки) дәүләт йомгаклау аттестациясе

узу өчен экстернны исәпкә кую турында

 

 

"Россия Федерациясендә мәгариф турында" 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 34 статьясының 3 өлеше нигезендә БОЕРАМ:

1. ____________________________________________________________

(экстернның ФИАИ)

20 __ елның «__» ______________ 20__ елның«__»____________ кадәрге вакытка __сыйныф курсы өчен арадаш һәм (яки) дәүләт йомгаклау аттестациясен узу өчен __________________________________________________предметтан __________уку елында гомуми белем алу чорынаарадаш һәм (яки) дәүләт йомгаклау аттестациясен узу өчен исәпкә куярга.

 

2. Арадаш аттестация үткәрүнең түбәндәге графигын расларга:

 

  •  

Арадаш аттестация үткәрү формасы

Арадаш аттестация үткәрү вакыты

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

  1.  

 

 

 

 

  •  

Консультацияләр үткәрү вакыты

1 консультация

2 консультация

 

 

 

 

 

  1.  

 

 

4. Укыту-тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасарына_________________________________ педагогик хезмәткәрләрнең консультацияләрне һәм арадаш аттестацияләрне үз вакытында үткәрүләрен, консультацияләрне исәпкә алу журналын алып баруларын контрольдә тотарга.

                        

  1.  

 

 

Мәктәп директоры______________/______________________/

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

5 нче кушымта

 

  •  

Арча муниципаль районы

башкарма комитетының

  1.  

карары белән

 

 

 

 

  •  

аттестация нәтиҗәләре турында

 

 

  •  

(фамилиясе, исеме, атасының исеме)

  •  

(гомуми белем бирү оешмасының исеме)

 

_____________ уку елында арадаш аттестация узды.

 

Уку предметларының исеме

Чирек, триместр, ярты еллык, модуль, сыйныф, фәннең тулы курсы

  •  
  1.  

 

 

 

  1.  

 

 

 

  1.  

 

 

 

  1.  

 

 

 

  1.  

 

 

 

 

__________________________ ____________________ .

(Укучының ФИАИ) (укуын дәвам итәчәк, күчерелде)

 

 

 

 

 

  •  

 

  1.  

 

 

 

«__»__________ ел

 

 

 

 

 

 

 

 

6 нчы кушымта

 

  •  

Арча муниципаль районы

башкарма комитетының

  1.  

карары белән

 

 

 

 

  •  

 

гаиләдә белем алу яки үзлегеңнән белем алу рәвешендә укучыга арадаш һәм (яки) дәүләт йомгаклау аттестациясе оештыру һәм үткәрү турында

 

«___»__________ __ел

 

  •  

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе исеменнән алга таба Оешма дип аталучы, Устав нигезендә эш итүче директор бер яктан, «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 29.12.2012 ел, №273-ФЗ Федераль законның 17 статьясы нигезендә Укучы вәкиле дип аталучы законлы вәкил (ата-ана, законлы вәкил) икенче яктан,түбәндәгеләр турында шартнамә төзеделәр:

 1.       Шартнамә предметы.

1.1. Әлеге шартнамәнең предметы булып укучының арадаш һәм (яки) йомгаклау дәүләт аттестациясен оештыру һәм үткәрү тора.

 2.          Якларның хокуклары һәм бурычлары.

2.1.       Оешма:

2.1.1.  Укучыга арадаш аттестацияләүне стандартлаштырылган материаллар буенча ______________ формасында оештыра һәм үткәрә.

2.1.2.Укучыны билгеләнгән тәртиптә арадаш һәм йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре нигезендә алдагы сыйныфка күчерә.

2.1.3.Тиешле программаны вакытыннан алда үзләштерүгә бәйле рәвештә укучыны билгеләнгән тәртиптә аттестацияләүне тәэмин итә.

2.1.4. Белем бирү өлкәсендә гамәлдәге федераль һәм региональ норматив хокукый актларга туры китереп, укучыга дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыра.

     2.1.5.Укучыларга гомуми белем бирү стандартлары буенча федераль дәүләт таләпләрен  тиешле дәрәҗәдә үтәгәндә, дәүләт үрнәгендәге документ (аттестат) бирә.

      2.1.6.  Әлеге шартнамә өзелгән очракта, белем бирү оешмасында белем алучыларга яшәү урыны буенча белем  алу мәсьәләсен карау турында район мәгариф идарәсенә хәбәр итә.

       2.2.                 Оешма хокуклы:

2.2.1. Укучыга арадаш аттестация үткәрү тәртибен һәм срокларын билгеләргә.

 

2.2.2.        Укучының арадаш һәм йомгаклау аттестацияләренә Укучы вәкиле тарафыннан чакырылган педагогларның катнашу мөмкинлеген билгеләргә.
     2.2.3. Нигезләмәнең йомгаклау аттестациясе турындагы шартларын үтәмәгәндә, укучыга тиешле дәүләт үрнәгендәге документ бирүдән баш тартырга.
       2.3.         Укучы вәкиле бурычлы:

  1. Гаиләдә белем алучы укучының Оешма директоры раслаган арадаш аттестацияләрен үткәрү расписаниесенә туры килә торган срокларда гомуми белем бирү программаларын үзләштерүне тәэмин итәргә.
  2. Оешма тарафыннан билгеләнгән срокта укучыга аттестациягә килүне тәэмин итәргә, аттестациягә килмәү турында оешмага бер тәүлектән дә соңга калмыйча хәбәр итәргә.

2.4.  Вәкил аттестация нәтиҗәләре белән танышырга хокуклы.

 

3.    Якларның җаваплылыгы

 

3.1.  Оешма укучыларның арадаш һәм (яки) дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү сыйфаты өчен җаваплы.

3.2.      Укучы вәкиле гомумбелем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында гомумбелем бирү программаларын үзләштерү өчен җаваплы.
 

4.    Шартнамәнең гамәлдә булу вакыты

4.1. Әлеге Шартнамә яклар кул куйганнан соң үз көченә керә һәм _______ елга кадәр  гамәлдә була.

 

      5.      Шартнамәне өзү тәртибе

5.1.     Әлеге шартнамә өзелә:

5.1.1.  Оешманы бетергәндә. Әлеге шартнамә буенча йөкләмәләр оешманың хокук дәвамчысына күчми.  Укучы вәкиле хокуклы варис белән билгеләнгән тәртиптә яңа килешү төзи.

5.1.2. Укучы         вәкиле гаризасы буенча укучыларга гомуми белем алу рәвешен үзгәрткәндә.

5.1.3.  Арадаш һәм (яки) дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре буенча Укучы тарафыннан гомуми белем бирү программалары үзләштерелмәү расланганда.

5.2.     Әлеге шартнамә берьяклы тәртиптә өзелә:

  1. Укучы вәкиле әлеге килешү буенча йөкләмәләрне үтәмәгән яки тиешенчә үтәмәгән очракта Оешма тарафыннан.
  2. Оешма җитәкчесе исеменә Укучы вәкиле язган гариза нигезендә.

 

          6. Йомгаклау өлеше

6.1. Әлеге шартнамә якларның һәркайсы өчен 2 нөсхәдә төзелде. Ике нөсхә дә бертигез юридик көчкә ия. Бер нөсхә Оешмада, икенчесе Укучы вәкилендә саклана.

 

       

         7.  Якларның реквизитлары һәм имзалары

 

 

7 нче кушымта

 

  •  

Арча муниципаль районы

башкарма комитетының

  1.  

карары белән

 

 

 

 

  • аиләдә белем алу яки үзлегеннән белем алу

рәвешендә белем алучы балаларны исәпкә алу

  •  

 

  •  

Баланың исем-фамилиясе, туган көне, сыйныфы

Яшәү урыны, телефоны

Ата-ананың (законлы вәкил), гариза бирү датасы

Оешма исеме

  •  

 

 

 

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 4.68 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International