Карар 28.01.2020 №51 "Арча муниципаль районы муниципаль гомуми белем бирү бюджет учреждениеләрен билгеле бер территорияләргә беркетү турында "

 «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 06.10.2003 ел, №131-ФЗ Федераль закон, «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 29.12.2012 ел, №273-ФЗ Федераль закон, «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына мәгариф өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында" 22.02.2006 ел, №15-ТРЗ Татарстан Республикасы Законы, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының «Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча гражданнарны кабул итү тәртибен раслау турында» 22.01.2014 ел, № 32 боерыгы нигезендә Арча муниципаль районы муниципаль гомуми белем бирү бюджет учреждениеләрен билгеле бер территорияләренә беркетү, шулай ук башлангыч гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф учреждениеләрендә кабул ителергә һәм мәҗбүри укытылырга тиешле балалар саны турында мәгълүматлар банкын формалаштыру максатларында, Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1.Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2019 елның 29 гыйнварындагы 29 номерлы “Арча муниципаль районы муниципаль гомуми белем бирү бюджет учреждениеләрен билгеле бер территорияләргә беркетү турында” карарын үз көчен югалткан дип танырга.

2 Кушымта итеп бирелгән Арча муниципаль районының башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын тормышка ашыручы муниципаль гомуми белем бирү бюджет учреждениеләрен (алга таба - муниципаль белем бирү учреждениеләре) билгеле бертерриторияләргә беркетү Исемлеген расларга.

3. Тәкъдим итәргә:

3.1. Муниципаль белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә:

мәҗбүри укытылырга тиешле балаларны ачыклау, исәпкә алу һәм кабул итү максатларында йортлар, фатирлар буенча даими рейдлар оештырырга;

Арча шәһәре укучыларының ата-аналарын Арча муниципаль районы муниципаль учреждениеләрен территорияләргә беркетү турындагы әлеге карар белән таныштыруны оештырырга;

муниципаль белем бирү учреждениесе беркетелгән территорияләрдә яшәүче балаларны укыту өчен исәпкә куюны тәэмин итәргә;

бер гаиләдә яшәүче һәм яшәү урыны бер булган балаларга мәктәпкәчә белем һәм башлангыч гомуми белем бирү программалары буенча белем алуны абыйлары һәм апалары укыган дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларына өстенлекле кабул итү хокукы бирергә.

3.2. «Мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесенә, җирле үзидарә органнарына муниципаль белем бирү учреждениеләренә кабул ителергә тиешле балалар турында мәгълүматлар базасын формалаштырырга.

4. 1 нче сыйныфка керү турында гариза бирелгән гражданнар әлеге карар үз көченә кергәнче гамәлдә булган Арча муниципаль районының билгеле бер территорияләренә беркетелгән башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль гомуми белем бирү бюджет учреждениеләре Исемлеге нигезендә кабул ителә дип билгеләргә.

4. Әлеге карар Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

5. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарыргаһәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

6. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Р.Р.Мөхетдиновка йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесеИ.Ә. Галимуллин

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

  •  

Арча муниципаль районы

башкарма комитетының

«__»___________2019 ел,№_____

карары белән

 

 

Арча муниципаль районының башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын тормышка ашыручы муниципаль гомуми белем бирү бюджет учреждениеләрен билгеле бер территориягә беркетү Исемлеге

 

 

т/б

Гомуми белем бирү учреждениеләре

Территорияләр

1

МБГБУ «В.Ф.Ежков исемендәге АПТӨТ Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе»

Арча шәһәре: Банк урамы, Вәгыйзовлар урамы, Гагарин урамы, Пушкин урамы, Завод урамы, М. Горький урамы, Г.Камал урамы, Соколов урамы, Пионерлар урамы, Мәктәп урамы ( 3-11; №4-30 йортлар), Сызгановлар урамы, Зур Урам (күпергә кадәр): 55; 68), Түбән, Вахитов, Тау асты, Тау өсте, Ежков, Интернационал (җөп ягы), Совет мәйданы.

2

МБГБУ «Арча 2 нче номерлы урта мәктәбе»

Арча шәһәре: Күл урамы, Күпер урамы, 1 тыкрык, Күпер урамы,2 тыкрык, Күпер урамы, 3 тыкрык, Җиңү урамы, Вокзал урамы, Агрономнар урамы, Болын урамы, Тимер Юл урамы, Төзүчеләр урамы, Төзүчеләр тыкрыгы, Елга аръягы урамы, Фабрика урамы, Совет урамы, Урман урамы, 1 тыкрык, Урман урамы, 2 тыкрык, Урман урамы, 3 тыкрык, Урман урамы, 4 тыкрык, Урман урамы, 5 тыкрык, Коммуна урамы, Татарстан урамы, Сәйдәшев урамы, М.Галәү, Өрәңге, Тирәк, Исхаков ур., Нефтебаза ур., Татарстан ур., 1 тыкрык, Татарстан ур., 2 тыкрык, Балык хуҗалыгы ур., Абдуллин ур., Ватан ур., Хезмәт ур., Җиңү ур.

Әлеге территориядә яшәүче 4 нче  мәктәп укучылары төп һәм урта звенода белем алу өчен Арчаның 2 нче урта мәктәбенә күчәләр.

 

МБГБУ «Арча 2 нче номерлы урта мәктәбе»нең «Божа башлангыч гомуми белем мәктәбе» филиалы

 Васильева Божа авылы

3

МБГБУ «Арчаның 3 нче номерлы башлангыч мәктәбе- балалар бакчасы»

Арча шәһәре: а)  Союз, Галактионов урамы, Интернационал (так ягы), Комсомол урамы, Мәктәп урамы (13-45;32-58), Беренче Май урамы, Май урамы, Май урамы тыкрыгы, Май урамы, 2 нче тыкрык, Бакча урамы, Почта урамы, Спорт урамы, Мичурин урамы, Метеорологлар урамы, М. Җәлил урамы:  әлеге территориядә яшәүче укучылар төп һәм урта звенода белем һәм тәрбия алу өчен, нигездә, Арчаның 1нче урта мәктәбенә күчәләр;

б) Энергетиклар ур., Свердлов ур., А. Алиш ур. Кызыл Бистә ур., Казан ур., Казан тыкрыгы, Ямашев ур., Александров ур.: әлеге территориядә яшәүче укучылар төп һәм урта звенода белем һәм тәрбия бирү өчен, нигездә, 6 нчы мәктәпкә күчәләр.

4

МБГБУ «Арча 4нче башлангыч мәктәбе»

Хезмәт урамы, Азин урамы, Кояшлы урамы, М. Лотфуллин урамы, М. Гафури урамы, Һ. Такташ урамы, Г.Сафиуллин урамы, Т. Гыйззәт урамы, Көньяк урамы, Г. Тукай урамы, Чәчәкле урамы, Чулпан, Абдуллин урамы, Кәримов урамы, 9 Май урамы, Совет урамы, Совет урамы тыкрыгы, Ф.Мансуров урамы, Ф. Кудашева урамы, Р.Ваһапов урамы, М. Хәсәнов урамы, Кырый урам, Химиклар урамы

5

МБГБУ - Арча 5 нче гимназиясе

Арча ш., Көнчыгыш ур., Островский ур., Яшьләр ур., Маяковский ур., Космонавтлар ур., 70 ел ВЛКСМ, Шаляпин ур., Г. Бәширов ур., Курсави ур.,Чишмә ур., Кирпеч ур., Зур ур. (күпердән), Юл тыкрыгы, Г. Исхакый ур., Н. Сафин ур., Г.Исхакый ур. тыкрыгы, Левитан ур., Ибраһимов ур., Яр буе ур., Ахунов ур., Сибгатуллин ур., Бакый Урманче ур., К. Насыйри ур., Күпербаш авылы.

 

МБГБУ - Арча 5 нче гимназиясенең «ЗурБирәзә башлангыч гомуми белем мәктәбе» филиалы

Олы Бирәзә авылы

 

МБГБУ - Арча 5 нче гимназиясенең «Урта Бирәзә башлангыч гомуми белем мәктәбе» филиалы

Урта Бирәзә авылы

6

МБГБУ «Арча 6 нчы урта гомуми белем мәктәбе»

Арча шәһәре: Дуслык ур., Комаров ур., Тынычлык ур., Себер тракты, Борһанов ур., Зәйнуллин ур., М. Жуков ур., Астрономия ур., Кол Гали ур., Ш. Күлтәси ур., К. Нәҗми ур., Җиңүнең 40 еллыгы ур., Болгар ур., Көнбатыш ур., Көнбатыш ур., Мәһдиев ур., Наратлы ур., ТАССРның 90 еллыгы ур., Тинчурин ур., Мәһдиев ур., Ф. Әмирхан ур., Каенлык ур., Олы Бирәзә авылы (5 сыйныфтан), Урта Бирәзә авылы (5 сыйныфтан)

7

МБГБУ «Арча 7 нче номерлы  урта мәктәбе»

Иске Айван авылы, Төбәк-Чокырча авылы, Салих Сәйдәшев урамы, Азин урамы, Кояшлы урамы, Чулпан урамы, Тан урамы, Җиңүнең 65 еллыгы урамы, Таҗи Гыйззәт урамы, 9 Май урамы, Яңа урам. Н. Таждарова ур., З. Богданова ур., З.Гомәрова ур., Туфан ур., Сибгат Хәким ур., Кәримов ур., Г. Салихов ур.

Әлеге территориядә яшәүче 4 нче  мәктәп укучылары төп һәм урта звенода уку өчен 7 нче мәктәпкә күчә.

 

МБГБУ «Арча 7 нче номерлы  урта мәктәбе»нең «Яңасала башлангыч мәктәбе» филиалы

Яңасала авылы

8

МБГБУ «Апаз урта мәктәбе»

Апаз, Каратай авылы

 

МБГБУ «Апаз урта мәктәбе»нең «Кызыл Игенче башлангыч гомуми белем мәктәбе» филиалы

Кызыл- Игенче авылы

9

МБГБУ «Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе»

Ашытбаш авылы, Наратлык авылы, Хәтнә авылы

 

МБГБУ «Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе»нең «Акчишмә башлангыч гомуми белем мәктәбе» филиалы

Акчишмә авылы, Хәтнә авылы

 

МБГБУ «Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе»нең «Кысна башлангыч гомуми белем мәктәбе» филиалы.

Кысна авылы

10

МБГБУ «Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе»

Лесхоз, Үрнәк бистәсе., Тылаңгыр, Күлтәс, Кече Төрнәле, Түбән Пошалым, Дүртөйле.

 

МБГБУ «Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе»-  «Апайкина-Гарь башлангыч мәктәбе» филиалы

Апайкина-Гарь, Бимәр авылы, Гарталовка бистәсе, Казанка авылы

 

МБГБУ «Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе» - «Иске Төрнәле башлангыч мәктәбе» филиалы

Иске Төрнәле, Алга-Көек авылы

 

«Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе» - «Кече Төрнәле башлангыч мәктәбе» филиалы

Кече Төрнәле авылы

11

МБГБУ «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбе»

Түбән Мәтәскә авылы, Югары Мәтәскә

 

МБГБУ «Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбе»нең «Мөндеш башлангыч гомуми белем мәктәбе» филиалы.

Мөндеш авылы

 

МБГБУ «Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбе»нең «Казиле башлангыч гомуми белем мәктәбе» филиалы.

Казиле авылы

12

ГББМУ «Наласа урта мәктәбе»

Наласа авылы

13

МБГБУ «Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе»

Яңа Кенәр авылы

 

МБГБУ «Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе»нең «Югары Оры башлангыч гомуми белем мәктәбе» филиалы

Югары Оры авылы

 

МБГБУ «Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе»нең «Түбән Оры башлангыч гомуми белем мәктәбе» филиалы.

Түбән Оры авылы

 

МБГБУ «Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе»нең «Сөрде башлангыч гомуми белем мәктәбе» филиалы.

Сөрде авылы

 

МБГБУ «Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе»нең «Яңа Ашыт башлангыч гомуми белем мәктәбе« филиалы

Яңа Ашыт авылы

 

МБГБУ «Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе»нең «Кзыл-Яр башлангыч гомуми белем мәктәбе» филиалы.

Кызылъяр авылы

14

МБГБУ «Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбе»

Яңа Кырлай, Яңа Иябаш авылы, Пионер авылы

 

МБГБУ «Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбе»нең «Иске Иябаш башлангыч мәктәбе» филиалы.

Иске Иябаш авылы

15

МБГБУ «Курса Почмак урта мәктәбе»

Курса-Почмак авылы, Иске Масра, Иске Муй, Югары Масра авылы

 

МБГБУ «Курса Почмак урта мәктәбе»нең «Иске Масра башлангыч гомуми белем мәктәбе» филиалы

Иске Масра авылы

16

МБГБУ «Иске Чүриле урта мәктәбе»

Иске Чүриле, Татар Кәдрәге авылы, Чүриле тимер юл разъезды, Чулпан, Якты Көн

 

 МБГБУ «Иске Чүриле урта мәктәбе»нең  «Ашабаш  башлангыч гомуми белем  мәктәбе» филиалы

Ашабаш авылы

 

МБГБУ «Иске Чүриле урта мәктәбе»нең  «Венета  башлангыч гомуми белем  мәктәбе» филиалы

Венета авылы, Красная Горка авылы, Ермоловка авылы, Платоновка авылы, Михайловка бистәсе

 

МБГБУ «Иске Чүриле урта мәктәбе»нең  «Штерә  башлангыч гомуми белем  мәктәбе» филиалы

Штерә авылы

17

МБГБУ «Шушмабаш урта мәктәбе»

Шушмабаш авылы, Үгез-Елга авылы, Илдус

 

МБГБУ «Шушмабаш урта мәктәбе»нең «Шекә башлангыч мәктәбе» филиалы.

Шекә авылы

18

МБГБУ «Кәче төп мәктәбе»

Кәче, Кишмәт, Абҗабар, Чулпан авылы

 

МБГБУ «Кәче төп мәктәбе»- Чулпан башлангыч мәктәбе» филиалы

Чулпан авылы

19

МБГБУ «Кушлавыч төп мәктәбе»

Кушлавыч авылы, Иске Җөлби авылы

20

МБГБУ «Казанбаш төп мәктәбе»

Казанбаш авылы, Көтек авылы

21

МБГБУ «Носы төп мәктәбе».

Носы авылы

 

МБГБУ «Носы төп мәктәбе»нең «Сәрдәбаш башлангыч гомуми белем мәктәбе» филиалы

Сәрдәбаш авылы

 

МБГБУ «Носы төп мәктәбе»нең «Ишнарат башлангыч гомуми белем мәктәбе» филиалы

Ишнарат авылы

22

МБГБУ «Түбән Аты төп мәктәбе».

Түбән Аты, Урта Аты, Әрнәш авылы

 

МБГБУ «Түбән Аты төп мәктәбе»нең «Урта Сәрдә башлангыч гомуми белем мәктәбе» филиалы

Урта Сәрдә авылы

 

МБГБУ «Түбән Аты төп мәктәбе»нең «Клачы башлангыч гомуми белем мәктәбе» филиалы

Кылачы авылы

23

МБГБУ «Яңа Кишет төп мәктәбе»

Яңа Кишет авылы

 

МБГБУ «Яңа Кишет төп мәктәбе»нең «Иске Кишет башлангыч мәктәбе» филиалы

Иске Кишет авылы

 

МБГБУ «Яңа Кишет төп мәктәбе»нең «Кышкар башлангыч мәктәбе» филиалы

Кышкар авылы

24

МБГБУ «Курса разъезды төп мәктәбе»

Курса тимер юл разъезды

 

МБГБУ «Курса разъеды төп мәктәбе»нең «Яңа Чүриле башлангыч гомуми белем мәктәбе» филиалы

Яңа Чүриле авылы

25

МБГБУ «Урта Пошалым төп мәктәбе»

Урта Пошалым авылы

 

МБГБУ «Урта Пошалым төп мәктәбе»нең «Югары Пошалым башлангыч гомуми белем мәктәбе» филиалы

Югары Пошалым авылы

26

МБГБУ «Иске Ашыт төп мәктәбе»

Иске Ашыт авылы

 

Филиал МБОУ «Староашитская ООШ»- «Пичментауская НОШ»

Печмәнтау авылы

 

МБГБУ «Иске Ашыт төп мәктәбе»нең «Иске Кенәр башлангыч гомуми белем мәктәбе» филиалы

Иске Кенәр авылы

27

МБГБУ «Иске Кырлай төп мәктәбе»

Иске Кырлай авылы, Өтнә авылы

 

МБГБУ «Иске Кырлай төп мәктәбе»нең «Әзәк башлангыч мәктәбе» филиалы

Югары Әзәк авылы

28

МБГБУ «Сеҗе төп мәктәбе»

Сеҗе авылы, Яңа Ключище авылы

 

МБГБУ «Сеҗе төп мәктәбе»нең «Мөрәле башлангыч мәктәбе» филиалы

Мөрәле авылы

 

МБГБУ «Сеҗе төп мәктәбе»нең «Пүчинкә-Поник башлангыч мәктәбе» филиалы

Пүчинкә- Поник авылы

 

МБГБУ «Сеҗе төп мәктәбе»нең «Ташкич башлангыч мәктәбе» филиалы

Ташкич авылы

29

МБГБУ «Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбе»

Сикертән авылы, Чөмә-Елга авылы, Казаклар, Гөберчәк авылы

30

МБГБУ «Урта Курса төп мәктәбе»

Урта Курса авылы, Түбән Курса авылы, Югары Курса авылы

 

МБГБУ «Урта Курса төп мәктәбе»нең «Алан башлангыч гомуми белем мәктәбе» филиалы

Алан авылы

 

МБГБУ «Урта Курса төп мәктәбе»нең «Корайван башлангыч гомуми белем мәктәбе» филиалы

Корайван авылы

 

МБГБУ «Урта Курса төп мәктәбе»нең «Сарай Чокырча башлангыч гомуми белем мәктәбе» филиалы

Сарай-Чокырча авылы

31

МБГБУ «Ташкичү төп мәктәбе»

Ташкичү авылы

 

 МБГБУ «Ташкичү төп мәктәбе»нең «Мәмсә башлангыч гомуми белем мәктәбе» филиалы

Мәмсә авылы

 

МБГБУ «Ташкичү төп мәктәбе»нең «Симетбаш башлангыч гомуми белем мәктәбе» филиалы

Симетбаш авылы

32

МБГБУ «Өчиле төп мәктәбе»

Өчиле авылы

 

МБГБУ «Өчиле төп мәктәбе»нең «Югары Бирәзә башлангыч гомуми белем мәктәбе» филиалы

Югары Бирәзә авылы

 

МБГБУ «Өчиле төп мәктәбе»нең «Иске-Йорт башлангыч гомуми белем мәктәбе» филиалы

Иске- Йорт авылы

 

МБГБУ «Өчиле төп мәктәбе»нең «Чиканас башлангыч гомуми белем мәктәбе» филиалы

Чиканас авылы

 

МБГБУ «Өчиле төп мәктәбе»нең «Күкчә-Бирәзә башлангыч гомуми белем мәктәбе» филиалы

Күкчә-Бирәзә авылы

33

МБГБУ «Утар-Аты төп мәктәбе»

Утар Аты, Орнашбаш авылы

 

МБГБУ «Утар-Аты төп мәктәбе»нең «Югары-Аты башлангыч мәктәбе» филиалы

Югары Аты авылы

 

МБГБУ «Утар-Аты төп мәктәбе»нең «Субаш-Аты башлангыч мәктәбе» филиалы

Субаш Аты авылы

34

МБГБУ «Хәсәншәех төп мәктәбе»

Хәсәншәех авылы

35

МБГБУ «Пешәңгәр башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы»

Пешәңгәр авылы, Мирҗәм  авылы

36

МБГБУ «Шурабаш төп мәктәбе»

Шурабаш авылы, Шура авылы

 

 МБГБУ «Шурабаш төп мәктәбе»нең «Байкал башлангыч гомуми белем мәктәбе» филиалы

Байкал авылы

 

МБГБУ «Шурабаш төп мәктәбе»нең «Яңа Сәрдә башлангыч гомуми белем мәктәбе» филиалы

Яңа Сәрдә авылы

 

                                                                                                     

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 3.34 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International