Карар 28.01.2020 №53 "Максатчан белем алу шартнамәсе шартлары буенча укучыларга социаль ярдәм күрсәтү турында"

"Россия Федерациясендә мәгариф турында" 2012 елның  29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы  Федераль законның 56 статьясы нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:      

         1.  Кушымта итеп бирелгән Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты белән төзелгән максатчан белем алу турында шартнамә шартларында белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларда урта һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча укучыларга айлык акчалата түләү билгеләү тәртибе һәм шартлары турында Нигезләмәне расларга.

       2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты белән максатчан белем алу турында шартнамә шартларында урта һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча укучыларга ай саен 1000 (бер мең) сум күләмендә түләү билгеләргә.

      3. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты белән төзелгән максатчан белем алу турында шартнамә шартларында белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларда урта һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча укучыларга ай саен акчалата түләү рәвешендәге социаль ярдәм чараларын финанс ягыннан тәэмин итү тиешле финанс елына һәм план чорына район бюджетында күрсәтелгән максатларга каралган бюджет ассигнованиеләре чикләрендә.

        4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru/)  һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru/) бастырып чыгарырыга.

       5.   Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Р. Мөхетдиновка йөкләргә.

 

               

 

             Җитәкче                                                                   И. А. Галимуллин

                                                              

                                                                                             

Татарстан Республикасы

                                                                 Арча муниципаль районы     башкарма комитетының

                                                             

                                                                     «___»________2020 ел, №____

 

карарына кушымта

 

 

Максатчан белем алу турында шартнамә шартларында белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларда урта һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча укучыларга айлык акчалата түләү билгеләү тәртибе һәм шартлары турында

Нигезләмә

 

          1. Әлеге нигезләмә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты белән төзелгән максатчан белем алу турында шартнамә шартларында белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларда урта һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча укучыларга айлык акчалата түләү билгеләү тәртибен һәм шартларын билгели.

2. Айлык акчалата түләү Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан билгеләнгән тәртиптә әлеге орган белән максатчан укыту турында килешү төзегән студентларга бирелә.

3. Айлык акчалата түләү билгеләү шартлары булып түбәндәгеләр тора:

1) «Россия Федерациясендә мәгариф турында” 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 56 статьясы нигезендә Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан раслана торган типлаштырылган форма буенча максатчан белем алу турында шартнамә төзү;

2) максатчан белем алу турында килешүдә күрсәтелгән белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешма һәм студент арасында мәгариф мөнәсәбәтләре булу;

3) академик бурыч булмау.

4. Максатчан белем алу турында шартнамәдә каралган айлык акчалата түләү алу хокукын гамәлгә ашыру максатларында, студент әлеге Нигезләмәнең 2 пунктында күрсәтелгән затка түбәндәге документларны тапшыра: 

1) күчерү өчен банк реквизитларын күрсәтеп, айлык акчалата түләү бирү турында гариза (ике нөсхәдә);

2) максатчан белем алу турында килешүдә күрсәтелгән студент һәм белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешма арасында мәгариф мөнәсәбәтләре булу турында белешмәләрне үз эченә алган документ;

3) академик бурычның булмавы турында мәгълүматны үз эченә алган документ.

5. Әлеге Нигезләмәнең 2 пунктында күрсәтелгән зат айлык акчалата түләү бирү турында гаризаны терки һәм теркәү көнендә студентка айлык акчалата түләү бирү турында гаризаның бер нөсхәсен тапшыра (җибәрә).

Әлеге Нигезләмәнең 2 пунктында күрсәтелгән зат Нигезләмәнең 4 пункты нигезендә тапшырылган документларны, күрсәтелгән гаризаны теркәгән көннән алып 5 эш көне эчендә карый, айлык акчалата түләү бирү турында карар кабул итә яисә студентка, баш тартуның сәбәпләрен күрсәтеп, әлеге Нигезләмәнең 2 пунктында күрсәтелгән зат тарафыннан раслана торган форма буенча айлык акчалата түләү бирүдән баш тарту турында хәбәрнамә тапшыра (җибәрә):

-айлык акчалата түләү билгеләүнең бер яки берничә шартлары үтәлмәү;

-әлеге Нигезләмәнең 4 пунктында каралган документларны тулы күләмдә тапшырмау.

Студентлар, әлеге Нигезләмәнең 4 пункты нигезендә айлык акчалата түләү бирүдән баш тарту турында хәбәрнамәне тапшыру (җибәрү) өчен нигез булган сәбәпләрне бетергәннән соң, документларны кабат тапшырырга хокуклы.

          6. Әлеге Нигезләмәнең 2 пунктында күрсәтелгән зат, айлык акчалата түләү бирү турындагы карар нигезендә ай саен, айның 15 числосыннан да соңга калмыйча, әлеге түләүне максатчан белем алу турында килешүдә күрсәтелгән белем бирү программасы буенча студентның уку чоры дәвамында акчалата түләү бирү турында гариза бирелгән айдан да соңга калмыйча, белем алу һәм квалификация турында тиешле документ бирелгән айны (бирү датасы) да кертеп бирә.

         Айлык акчалата түләүне агымдагы айның 15 числосыннан соң бирү турында карар кабул ителгән очракта, айлык акчалата түләү айлык акчалата түләү бирү турында гариза бирелгән айдан соң килүче айның 15 числосына кадәр бирелә.  

7. Айлык акчалата түләү бирү шартлары:

            - академик бурычлар булмау;

            - студентның академик ялда, йөклелек һәм бала табу буенча яки бала карау буенча ялда булмавы.

            Әлеге Нигезләмәнең 2 пунктында күрсәтелгән зат, белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешма белән төзелгән максатчан белем алу турында килешүдә каралган тәртиптә һәм нигездә, әлеге пунктның икенче һәм өченче абзацларында күрсәтелгән шартлар турында мәгълүмат ала.

          8. Студент, әлеге Нигезләмәнең 7 пунктының икенче абзацында каралган шартның үтәлешен раслау өчен, Нигезләмәнең 2 пунктында күрсәтелгән затка агымдагы елның 1 августыннан һәм 1 февраленнән дә соңга калмыйча, академик бурычның булмавы турында белешмәләрне үз эченә алган документ тапшыра.

 Студент әлеге Нигезләмәнең 2 пунктында күрсәтелгән затка, күрсәтелгән ялларның берсен биргән көннән соң 10 көннән дә соңга калмыйча, академик ялда булуы, йөклелек һәм бала табу буенча ялда яисә бала карау буенча ялда булуы турында хәбәр итә.

          9. Әлеге Нигезләмәнең 2 пунктында күрсәтелгән зат түбәндәге очракларда айлык акчалата түләү бирүне туктатып тору турында карар кабул итә:

  1. Академик бурычның булмавы турында белешмәләр әлеге Нигезләмәнең 8 пунктының беренче абзацында күрсәтелгән даталардан соң килүче 5 эш көненнән соң бирелгән очракта;
  2. Студент академик ялда, йөклелек һәм бала табу буенча ялда яки бала карау буенча ялда булган очракта, күрсәтелгән ялларның берсен бирү турында белешмәләр аларны алган көннән соң килүче 5 эш көненнән соң бирелгән очракта.

Айлык акчалата түләүне бирү, академик бурычның булмавы турында белешмәләр тапшырылмаган очракта, айлык акчалата түләүне туктатып тору турында кабул ителгән карар нигезендә әлеге Нигезләмәнең 8 пунктындагы беренче абзацында күрсәтелгән айдан туктатыла.  

Айлык акчалата түләүне бирү студентның академик ялда, йөклелек һәм бала табу буенча ялда булуына бәйле рәвештә айлык акчалата түләүне туктатып тору турында карар кабул ителгән айдан соң килүче айдан туктатыла.

           10. Әлеге Нигезләмәнең 2 пунктында күрсәтелгән зат айлык акчалата түләүне түбәндәге очракларда яңадан бирә башлау турында карар кабул итә:

-студент яки белем бирү эшчәнлеген башкаручы оешма тарафыннан академик бурычның булмавы турында белешмәләре булган документ күрсәтелгән мәгълүматларны алган көннән соң килә торган 5 эш көненнән дә соңга калмыйча бирелгән очракта;

- студент яки белем бирү эшчәнлеген башкаручы оешма тарафыннан академик ял, йөклелек һәм бала табу буенча ял яки бала карау буенча ял беткәннән соң 5 эш көненнән дә соңга калмыйча укый башлау датасы (белем алу процессын башлау) турында белешмәләр булган документ бирелгән очракта.

Айлык акчалата түләүне бирү айлык акчалата түләүне бирүне яңарту турындагы карар нигезендә әлеге пунктның икенче һәм өченче абзацларында күрсәтелгән белешмәләр бирелгән айдан соң килүче айдан башлап яңартыла.

          11. Әлеге Нигезләмәнең 2 пунктында күрсәтелгән зат максатчан белем алу турында шартнамә туктаган (өзелгән), шул исәптән вакытыннан алда, айдан соң килә торган айдан айлык акчалата түләү бирүне туктату турында карар кабул итә.   

  

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.69 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International