Карар 17.02.2020 №100 «Арча муниципаль районы башкарма комитетының "2019-2021 елларга Арча муниципаль районында террорчылыкны һәм экстремистлыкны профилактикалау буенча муниципаль программаны раслау турында" 2019 елның 15 февралендәге 80 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында»

«Экстремистлыкка каршы тору турында» 2002 елның 25 июлендәге 114-ФЗ номерлы, «Террорчылыкка каршы тору турында» 2006 елның 6 мартындагы 35-ФЗ номерлы Федераль законнар, аларга кертелгән үзгәрешләр, Арча районы прокуратурасының мәгълүмати хаты нигезендә, 2019-2023 елларга Россия Федерациясендә террорчылык идеологиясенә каршы торуның комплекслы планын үтәү йөзеннән, террорчылыкка һәм экстремистлыкка каршы юнәлештәге профилактик чаралар системасын камилләштерү максатыннан КАРАР БИРӘМ:

1. 2019-2021 елларга Арча муниципаль районында террорчылыкны һәм экстремистлыкны профилактикалау буенча муниципаль программага үзгәрешләр кертергә һәм  "2019-2021 елларга Арча муниципаль районында террорчылыкны һәм экстремистлыкны профилактикалау буенча программаның максатлары, бурычлары, нәтиҗәләрен бәяләү индикаторлары һәм программа чараларын финанслау" дигән 9 бүлекне кушымта нигезендә яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Арча муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе, башка җаваплы башкаручыларга әлеге Программа чараларының үтәлешен тәэмин итәргә.

3. «Арча муниципаль районы финанс-бюджет палатасы» муниципаль казна учреждениесенә район бюджетын чираттагы финанс елына формалаштырганда, Программаны тормышка ашыру срокларын исәпкә алып, Программа чараларын финанслау ассигнованиеләрен күздә тотарга.

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

5. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны террорчылыкка каршы комиссия секретаренә йөкләргә.

                  

Башкарма комитет җитәкчесе                                               И.Ә. Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 2.68 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International