Карар 18.02.2020 №103 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең 2020 елда югары җитештерү күрсәткечләренә ирешкән алдынгы терлекчеләрен бүләкләү турындагы нигезләмә"

Арча муниципаль районы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең терлекчелек продукциясе җитештерү күләмнәрен, терлекләрнең продуктлылыгын арттыру һәм баш санын саклап калу, авыл хуҗалыгы оешмалары хезмәткәрләренең эшенә йомгак ясау, югары күрсәткечләргә ирешүдә кызыксынуларын арттыру максатларында Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР ЧЫГАРА:

1. Расларга:

1.1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең алдынгы терлекчеләрен 2020 елда югары җитештерү күрсәткечләренә ирешкән өчен бүләкләү турында нигезләмәне (1 нче кушымта).

1.2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең алдынгы терлекчеләрен билгеләү буенча район комиссиясе составын (2 нче кушымта).

2. Тәкъдим итергә:

2.1. Арча муниципаль районының массакүләм мәгълүмат чараларына алдынгы хезмәтне пропагандалау һәм хезмәткәрләрне мораль кызыксындыру максатларында алдынгы терлекчеләрнең күрсәткечләрен даими һәм тулы итеп яктыртып торырга.

3.  Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми  сайтында (http:arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз вазифама алам.

 

Башкарма комитеты җитәкчесе                                                 И. А. Галимуллин

 

 

 

 

 

 

Кушымта № 1

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карарына

 «___» _____________ 2020 ел, №____

 

 

                                                           

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең 2020 елда югары җитештерү күрсәткечләренә ирешкән алдынгы терлекчеләрен бүләкләү турындагы

  •  

 

1. Гомуми нигезләмәләр.

  1. Әлеге Нигезләмә Арча муниципаль районы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең терлекчелек продукциясе җитештерү күләмнәрен, терлекләрнең продуктлылыгын арттыру һәм баш санын саклап калу, авыл хуҗалыгы оешмалары хезмәткәрләренең эшенә йомгак ясау, югары күрсәткечләргә ирешүдә кызыксынуларын арттыру максатларында эшләнде.
  2. Әлеге карар нигезендә Арча муниципаль районы авыл хуҗалыгы оешмаларында хисап аенда терлекчелек тармагында иң югары күрсәткечләргә ирешкән терлекчеләр бүләкләнә. Бүләкләү һәр айның 25 числосыннан соң башкарыла.
  3. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең алдынгы терлекчеләрен билгеләү буенча район комиссиясе (алга таба - комиссия), бүләкләү өчен, терлекчелек тармагында алдынгыларны билгели.
  4. Җитештерү алдынгыларын билгеләгәндә комиссия тарафыннан претендентларның җитештерү күрсәткечләре исәпкә алына.
  5. Җиңүчеләрне бүләкләү район авыл хуҗалыгы формированиеләренең терлекчелек фермаларына чыгып уздырыла.
  6. Оештыручылар-Арча муниципаль районы Башкарма комитеты һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе.
  7. Финанслау Арча муниципаль районы бюджеты хисабына башкарыла. Барлыгы 51 кеше бүләкләнә, алдынгы терлекчеләрне бүләкләүгә акчаларның гомуми күләме 102 мең сумны тәшкил итә.

 

2. Максатлар һәм бурычлар.

 

  1. Терлекчелек продукциясен җитештерүдә иң югары күрсәткечләргә ирешкән Арча муниципаль районының терлекчелек тармагы алдынгыларын ачыклау.
  2. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең югары күрсәткечләргә ирешүдә кызыксынуларын арттыру.
  3. Терлекчелек тармагы алдынгыларын мораль һәм матди бүләкләү, хезмәт эшчәнлегендәге югары күрсәткечләр өчен стимуллаштыру. Яшь хезмәткәрләрне җәлеп итү өчен авыл хуҗалыгы һөнәрләренең абруен күтәрү.

 

 

3. Терлекчелек тармагы алдынгыларын бүләкләү тәртибе

  1. Бүләкләү өчен кандидатуралар алдынгыларның җитештерү күрсәткечләрен, авыл хуҗалыгы оешмасында эш стажын, оешма җитәкчеләренең бүләкләү турындагы үтенечләрен исәпкә алып билгеләнә.
  2. Хисап аенда иң күп сөт савып алган сые савучылар, иң күп терлек артымы алган бозау караучылар бүләкләнә.
  3. Барлык алдынгылар 2000 сумлык акчалата премия һәм Арча муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнәләр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кушымта № 2

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты карарына

«___» _____________ 2020 ел, №____

 

 

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең алдынгы терлекчеләрен билгеләү буенча

район комиссиясе составы

 

 

Гатиятов Р.М.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Арча муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе-комиссия рәисе

 

 

Комиссия әгъзалары:

 

Абдуллин  Л.И.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Арча муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары

 

Абдуллин М.Р.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Арча муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе

 

Хәйретдинов Р.Р.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Арча муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты

 

Файзрахманов Р.А

Арча муниципаль районы ветеринария оешмасы җитәкчесе

 

 

 

Зарифуллин З.М.

Арча муниципаль районының селекция-нәсел хезмәте җитәкчесе

 

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.25 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International