«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында, «Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү хакында» 2010 елның 2 ноябрендәге 880 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына таянып, «Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибе турында» Башкарма комитетның карары нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. Кушымта итеп бирелгән ана (гаилә) капиталын җәлеп итеп башкарыла торган шәхси торак төзелеше объекты төзүнең (яңартып төзү) төп эшләрен башкаруны раслаучы документ бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү административ регламентын расларга.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http:arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы Р.В.Хәбибуллинга йөкләргә.
Җитәкче И.Ә.Галимуллин
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының
«___ » __________ 2020 ел, № ___
карарына кушымта
I. Гомуми нигезләмәләр
1.2. Хезмәттән файдаланучылар: физик һәм юридик затлар (алга таба – гариза бирүче).
1.3. Муниципаль хезмәт Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты (алга таба – Башкарма комитет) тарафыннан күрсәтелә.
Муниципаль хезмәтне башкаручы - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге (алга таба-Бүлек).
1.3.1. Башкарма комитет урнашкан урын: Арча шәһәре, Совет мәйданы, 12 йорт.
Бүлек урнашкан урын: Арча шәһәре, Совет мәйданы, 12 йорт.
Эш графигы:
дүшәмбе-пәнҗешәмбе: 8:00 сәгатьтән 17: 00гә кадәр;
җомга: 8:00 сәгатьтән 17: 00гә кадәр;
шимбә, якшәмбе: ял көннәре
Ял һәм ашау өчен тәнәфес вакыты эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре белән билгеләнә.
Белешмә өчен телефон: 8 (84366) 3-00-44.
Узу шәхесне таныклау документлары буенча.
1.3.2. «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Арча муниципаль районының рәсми сайты адресы (алга таба – «Интернет" челтәре): (http:// www.arsk.tatarstan.ru).
1.3.3. Муниципаль хезмәт күрсәтү, шулай ук Бүлекнең урнашкан урыны һәм эш графигы турында мәгълүмат түбәндәгеләрдән алынырга мөмкин:
1) муниципаль хезмәт күрсәтүләр турында Башкарма комитет биналарында урнашкан, гариза бирүчеләр белән эшләү өчен визуаль һәм текстлы мәгълүмат булган мәгълүмат стендлары ярдәмендә;
Татарстан Республикасының дәүләт телләрендәге мәгълүмат әлеге Регламентның 1.1, 1.3.1, 2.3, 2.5, 2.8, 2.10, 2.11, 5.1 пунктларында (пунктчаларында) булган муниципаль хезмәт турындагы мәгълүматларны үз эченә ала;
2) "Интернет» челтәре аша муниципаль районның рәсми сайтында (http://www.arsk.tatarstan.ru.);
3) Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (http://uslugi.tatar.ru/);
4) дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләр) Бердәм порталында (http:/ www.gosuslugi.ru/);
5) Башкарма комитетта (Бүлектә):
телдән мөрәҗәгать иткәндә – шәхсән яки телефон буенча;
язмача (шул исәптән электрон документ формасында) мөрәҗәгать иткәндә - кәгазьдә почта аша, электрон почта аша.
1.3.4. Муниципаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча мәгълүмат Бүлек белгече тарафыннан муниципаль районның рәсми сайтында һәм гариза бирүчеләр белән эшләү өчен район(-нар) администрацияләре биналарында мәгълүмат стендларында урнаштырыла.
1994 елның 30 ноябрендәге 51-ФЗ номерлы Россия Федерациясенең Граждан кодексы (Россия Федерациясе законнары җыентыгы, 05.12.1994, № 32, 3301б.) (алга таба – РФ ГК);
2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль закон (алга таба– 131-ФЗ номерлы Закон) (Россия Федерациясе законнары җыентыгы, 06.10.2003, №40, 3822 б.);
2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» Федераль закон (алга таба – 210-ФЗ номерлы Федераль закон) (Россия Федерациясе законнары җыентыгы, 02.08.2010, №31, 4179 б.);
Ана (гаилә) капиталы чараларын җәлеп итеп гамәлгә ашырыла торган торак төзелеше объектын төзү (үзгәртеп төзү) буенча төп эшләр башкаруны раслый торган документны бирү кагыйдәләрен раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 18 августындагы 686 номерлы карары (Россия Федерациясе законнары җыентыгы, 22.08.2011, N 34, 4990 б.)(алга таба - Бирү кагыйдәләре);
Россия Федерациясе Региональ үсеш Министрлыгының 2011 елның 17 июнендәге 286 номерлы «Шәхси торак төзелеше объектын төзү (фундаментны монтажлау, стеналар һәм түбәләр торгызу) буенча төп эшләр үткәрүне раслый торган документ формасын раслау турында яисә шәхси торак төзелеше объектын реконструкцияләү эшләрен башкару, нәтиҗәсендә реконструкцияләнә торган объектның торак урынының (торак урыннарның) гомуми мәйданы Россия Федерациясе торак законнары нигезендә билгеләнә торган торак урын мәйданының исәп нормасына кимүе (Россия газетасы, № 165, 29.07.2011) (алга таба - 286 номерлы боерык);
2011 елның 27 сентябрендәге 797 нче номерлы «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтә торган күпфункцияле үзәкләр һәм федераль башкарма хакимият органнары, бюджеттан тыш дәүләт фондлары органнары, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары арасындагы үзара бәйләнешләр турында» Россия Федерациясе Хөкүмәте карары (Россия Федерациясе законнары җыентыгы, 03.10.2011, №40, 5559 б.);
2004 елның 28 июлендәге «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы (алга таба – 45-ТРЗ номерлы Закон) («Татарстан Республикасы», 03.08.2004, №155-156);
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставы (алга таба-Устав);
Арча муниципаль районы башкарма комитеты турында нигезләмә (алга таба – БК турында Нигезләмә);
Арча муниципаль районы башкарма комитеты аппаратының инфраструктура үсеше бүлеге турында нигезләмә (алга таба-бүлек турында Нигезләмә);
Башкарма комитетның эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре.
1.5. Әлеге регламентта түбәндәге терминнар һәм билгеләмәләр кулланыла:
дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкнең читтәге эш урыны – Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 22 декабрендәге «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре эшчәнлеген оештыру Кагыйдәләрен раслау турында» 1376 нчы номерлы карары белән расланган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре эшчәнлеген оештыру кагыйдәләренең 34 пункты нигезендә Татарстан Республикасы муниципаль районының (шәһәр округының) шәһәр яки авыл җирлегендә төзелгән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәгенең территориаль аерымланган структур бүлекчәсе (офисы);
техник хата – муниципаль хезмәт күрсәтүче орган тарафыннан җибәрелгән һәм документларга кертелгән мәгълүматларның (муниципаль хезмәт нәтиҗәсенең) документлардагы мәгълүматларга туры килмәвенә китергән хата (хата, ялгыш, грамматик яки арифметик хата яки башка шундый хата);
Әлеге Регламентта муниципаль хезмәт күрсәтү турында гариза (алга таба – гариза) дигәндә муниципаль хезмәт күрсәтү турындагы сорату (запрос) аңлашыла (2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законның 2 статьясындагы 2 нче пункт). Гариза стандарт бланкта тутырыла (1нче кушымта).
2. Муниципаль хезмәт күрсәтү стандарты
Стандарт таләпнең атамасы |
Таләпнең эчтәлеге |
Хезмәт күрсәтүне яки таләпне билгели торган норматив акт |
2.1. Муниципаль хезмәт атамасы |
Ана (гаилә) капиталын җәлеп итеп башкарыла торган шәхси торак төзелеше объекты төзүнең (яңартып төзү) төп эшләрен башкаруны раслаучы документ бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү |
|
2.2. Турыдан-туры муниципаль хезмәт күрсәтә торган җирле үзидарә башкарма-боеру органы исеме |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты |
БК турында Нигезләмә |
2.3. Муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсенең тасвирламасы |
Шәхси торак төзелеше объекты төзүнең (яңартып төзү) төп эшләрен башкаруны таныклый торган акт (2 нче кушымта) Муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту турында хат |
|
2.4. Муниципаль хезмәт күрсәтү срогы, шул исәптән муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы оешмаларга мөрәҗәгать итү зарурлыгын исәпкә алып, туктатылу мөмкинлеге Россия Федерациясе законнары белән каралган очракта муниципаль хезмәт күрсәтүне туктатып тору срогы |
Гариза теркәлгәннән соң 10[1] көннән дә артмаган вакыт эчендә. Муниципаль хезмәт күрсәтү вакытын туктатып тору каралмаган; |
Бирү кагыйдәләренең 4 пункты |
2.5. Законнар яки башка норматив хокукый актлар нигезендә гариза бирүчегә күрсәтелергә тиешле муниципаль хезмәтне, шулай ук муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәк булган хезмәтләрне күрсәтү өчен кирәк һәм мәҗбүри булган документларның тулы исемлеге, гариза бирүче тарафыннан аларны алу ысуллары, шул исәптән электрон формада алу ысуллары, аларны күрсәтү тәртибе |
1) Гариза; 2) Шәхесне таныклаучы документлар; 3) Вәкилнең вәкаләтләрен раслаучы документ (гариза бирүче исеменнән вәкил эш иткәндә); 4) Хокук күчемсез мөлкәт Бердәм дәүләт реестрында теркәлмәгәндә, хокук билгели торган документлар күчермәләре. Гариза бирүче муниципаль хезмәттән файдалану өчен гариза бланкын, шәхсән мөрәҗәгать итеп, Бүлектә алырга мөмкин. Бланкның электрон формасы Башкарма комитетның рәсми сайтында урнаштырылган. Гариза һәм аның белән бергә тапшырыла торган документлар гариза бирүче тарафыннан, түбәндәге ысулларның берсен сайлап, кәгазьдә тапшырылырга (җибәрелергә) мөмкин: шәхсән (ышаныч кәгазе нигезендә гариза бирүче исеменнән эш йөртүче зат тарафыннан); почта аша җибәреп. Гариза һәм документлар шулай ук мөрәҗәгать итүче тарафыннан көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган электрон документ рәвешендә гомуми файдаланудагы мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләре аша, шул исәптән «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәре һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша да тапшырылырга (җибәрелергә) мөмкин. |
|
2.6. Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен норматив хокукый актлар нигезендә кирәкле, дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм башка оешмалар карамагында булып, гариза бирүче тапшырырга тиешле документларның тулы исемлеге, гариза бирүченең аларны алу ысуллары, шул исәптән электрон формада, аларны тапшыру тәртибе; әлеге документлар алар карамагында булган дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм башка оешмалар |
Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында алыналар: 1) Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрыннан өземтә (күчемсез милек объектына теркәлгән хокуклар турында һәркем файдалана алырлык мәгълүмат булган); 2) төзелешкә рөхсәт бирүдә булган белешмәләр. Гариза бирүче тапшырырга хокуклы документларны алу ысуллары һәм тапшыру тәртибе шушы Регламентның 2.5 пункты белән билгеләнгән. Гариза бирүчедән дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм башка оешмалар карамагындагы югарыда санап үтелгән документларны таләп итү тыела. Гариза бирүченең югарыда күрсәтелгән белешмәләр булган документларны тапшырмавы гариза бирүчегә хезмәт күрсәтүдән баш тарту өчен нигез була алмый |
|
2.7. Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүне кире кагу буенча сәбәпләрнең тулы исемлеге |
Документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигезләр: 1) Документларның вәкаләтләре буламаган зат тарафыннан тапшырылуы; 2) Тапшырылган документларның әлеге Регламентның 2.5 пунктында күрсәтелгән документлар исемлегенә туры килмәве. 3) Гаризада һәм гаризага беркетелгән документларда теркәлмәгән төзәтүләр, аларның эчтәлеген бер мәгънәдә аңларга мөмкинлек бирми торган җитди җитешсезлекләр булуы; 4) Документларның тиешле булмаган органга тапшырылуы |
|
2.8. Муниципаль хезмәт күрсәтүне туктатып тору яки күрсәтүдән баш тарту өчен нигезләрнең тулы исемлеге |
Хезмәт күрсәтүне туктатып тору өчен нигезләр каралмаган. Баш тарту өчен нигезләр: 1) Гариза бирүче тарафыннан тапшырыла торган документларда нинди дә булса белешмәләрнең булмавы яисә дөрес булмаган белешмәләрнең булуы; 2)Гариза бирүче тарафыннан документларның тулы күләмдә тапшырылмавы яисә тапшырылган гаризада һәм (яки) документларда тулы булмаган һәм (яки) дөрес булмаган мәгълүмат булу 3) Тиешле документ гариза бирүче тарафыннан үз инициативасы белән күрсәтелмәгән булса, дәүләт хакимияте органы, җирле үзидарә органы яки дәүләт хакимиятенең ведомство буйсынуындагы органы яисә җирле үзидарә органына ведомствоара соратуга муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документларның яки (һәм) мәглүматның булмавы турында җавап алыну; 4)шәхси торак төзелеше объектын төзү буенча төп эшләр башкаруны тикшерү барышында (фундаментны монтажлау, стеналар һәм түбәләр торгызу) мондый эшләрнең тулы күләмдә башкарылмавы ачыклану;
5) Шәхси торак төзелеше объектын реконструкцияләү эшләрен үткәрүне тикшерү барышында мондый эшләр нәтиҗәсендә торак урынының гомуми мәйданы артмавын яисә торак урынның Россия Федерациясенең торак законнары нигезендә билгеләнә торган исәпкә алу нормасына караганда азрак артуын ачыклау |
РФ ТК |
Муниципаль хезмәт күрсәткән өчен алына торган дәүләт пошлинасы яки башка түләү алу тәртибе, күләме һәм нигезләре |
Муниципаль хезмәт бушлай күрсәтелә |
|
2.10. Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле һәм мәҗбүри булган хезмәтләр исемлеге, шул исәптән муниципаль хезмәтләр күрсәтүдә катнашучы оешмалар тарафыннан бирелә торган документ (документлар) турында белешмәләр |
Кирәкле һәм мәҗбүри хезмәтләр күрсәтү таләп ителми |
|
2.11. Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәк һәм мәҗбүри булган хезмәтләр күрсәтү өчен түләүне исәпләү методикасы турындагы мәгълүматны да кертеп, әлеге түләүне алу тәртибе, күләме һәм нигезләре |
Кирәкле һәм мәҗбүри хезмәтләр күрсәтү таләп ителми
|
|
2.12. Муниципаль хезмәт күрсәтү, муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы оешма тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә гариза биргәндә һәм мондый хезмәт күрсәтүләрнең нәтиҗәсен алганда чиратта максималь көтү срогы |
Чират булганда муниципаль хезмәт алуга гариза бирү 15 минуттан да артмаска тиеш. Муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен алганда чиратта торуның максималь вакыты 15 минуттан артмаска тиеш |
|
2.13. Муниципаль хезмәт күрсәтү һәм муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы оешма тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр, шул исәптән электрон формада гариза бирүченең гаризасын теркәү срогы һәм тәртибе |
Гариза кабул ителгән вакыттан алып бер көн эчендә. Электрон формада ял (бәйрәм) көнендә килгән сорату ял (бәйрәм) көненнән соң килә торган эш көнендә теркәлә |
|
2.14. Муниципаль хезмәт күрсәтелә торган урыннарга, көтеп тору залына, муниципаль хезмәт күрсәтү турындагы соратуларны тутыру урыннарына, һәр муниципаль хезмәт күрсәтү үрнәкләре булган мәгълүмат стендларына һәм һәр муниципаль хезмәт күрсәтү, мондый хезмәт күрсәтү тәртибе турында визуаль, текст һәм мультимедиа мәгълүматларын урнаштыру һәм рәсмиләштерү өчен, шул исәптән инвалидлар йөри алуын тәэмин итү буенча федераль законнар һәм инвалидларны социаль яклау турында Татарстан Республикасы законнары нигезендә күрсәтелгән объектларга карата таләпләр |
Муниципаль хезмәт күрсәтү янгынга каршы система һәм янгын сүндерү системасы белән җиһазландырылган, документлар тутыру өчен кирәкле җиһазлар, мәгълүмат стендлары булган биналарда һәм бүлмәләрдә башкарыла. Инвалидларның муниципаль хезмәт күрсәтү урынына тоткарлыксыз керү мөмкинлеге тәэмин ителә (бинага уңайлы керү-чыгу һәм аның эчендә хәрәкәт итү). Муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибе турындагы визуаль, язма һәм мультимедияле мәгълүмат гариза бирүчеләр өчен уңайлы урыннарда, шул исәптән инвалидларның чикле мөмкинлеген истә тотып урнаштырыла |
|
2.15. Муниципаль хезмәт күрсәтүдән һәркем файдалана алырлык булуы һәм сыйфаты күрсәткечләре, шул исәптән гариза бирүченең вазыйфаи затлар белән аралашу саны һәм аларның дәвамлылыгы, муниципаль хезмәт күрсәтүнең барышы турында мәгълүмат алу мөмкинлеге, шул исәптән мәгълүмат-коммуникация технологияләрен кулланып, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә (шул исәптән тулы күләмдә) муниципаль хезмәт күрсәтү мөмкинлеге булу яисә булмавы, җирле үзидарә башкарма комитеты органының теләсә кайсы территориаль бүлекчәсендә, гариза бирүче сайлап алу буенча (экстерриториаль принцип) дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәкләрендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү турында Федераль законның 15.1 статьясында каралган мөрәҗәгатьләр (комплекслы сорату) |
Муниципаль хезмәтнең һәркем файдалана алырлык булуы күрсәткечләре булып түбәндәгеләр тора: Башкарма комитет бинасының җәмәгать транспортына якын урнашуы; белгечләрнең, шулай ук гариза бирүчеләрдән документлар кабул итә торган бүлмәләрнең җитәрлек санда булуы; мәгълүмати стендларда, "Интернет» челтәрендә, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең Бердәм порталындагы мәгълүмат ресурсларында муниципаль хезмәт күрсәтүнең ысуллары, тәртибе һәм сроклары турында тулы мәгълүмат булу; инвалидларга хезмәтләрдән башкалар белән бер дәрәҗәдә файдаланырга комачаулаучы каршылыкларны узуда ярдәм итү. Муниципаль хезмәт күрсәтүнең сыйфаты түбәндәгеләрнең булмавы белән билгеләнә: гариза бирүчеләрдән документлар кабул иткәндә һәм аларга документларны тапшырганда чиратлар; муниципаль хезмәт күрсәтү сроклары бозылу; муниципаль хезмәт күрсәтүче муниципаль хезмәткәрләрнең гамәлләренә (гамәл кылмауларына) шикаятьләр; муниципаль хезмәт күрсәтүче муниципаль хезмәткәрләрнең гариза бирүчеләргә карата әдәпсез, игътибарсыз мөнәсәбәтенә карата шикаятьләр. Муниципаль хезмәт күрсәтү турында гариза биргәндә һәм муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәләрен алганда муниципаль хезмәт күрсәтүче вазыйфаи затның һәм гариза бирүченең бер тапкыр аралашуы күздә тотыла. Бәйләнешкә керүнең дәвамлыгы Регламент белән билгеләнә. Гариза бирүче муниципаль хезмәт күрсәтү барышы турындагы мәгълүматны Башкарма комитет сайтыннан (http://www.arsk.tatarstan.ru.), дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Бердәм порталыннан, Күпфункцияле үзәктән алырга мөмкин. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге (алга таба - Күпфункцияле үзәк), Күпфункцияле үзәкнең читтәгб эш урыннары аша муниципаль хезмәт күрсәтү гамәлгә ашырылмый; Экстерриториаль принцип буенча һәм комплекслы соратып алу составында муниципаль хезмәт күрсәтелми |
|
2.16. Башка таләпләр, шул исәптән экстериториаль принцип буенча муниципаль хезмәт күрсәтү үзенчәлекләрен исәпкә ала торган (муниципаль хезмәт экстерриториаль принцип буенча бирелгән очракта) һәм электрон формада муниципаль хезмәт күрсәтү үзенчәлекләрен исәпкә ала торган |
Муниципаль хезмәтне электрон формада алу тәртибе турында консультацияне интернет -кабул итү бүлмәсе яки Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша алырга мөмкин. Әгәр законда муниципаль хезмәт күрсәтү турында гаризаны электрон формада бирү каралган булса, гариза Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы http://uslugi.tatar.ru/ яки дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) бердәм порталы http:/www.gosuslugi.ru/аша бирелә |
|
3. Административ процедураларның (гамәлләрнең) составы, эзлеклелеге һәм башкару сроклары, аларны үтәү тәртибенә карата таләпләр, шул исәптән административ процедураларны (гамәлләрне) электрон формада башкару үзенчәлекләре
3.1. Муниципаль хезмәт күрсәткәндә гамәлләр эзлеклелеге тасвирламасы.
3.1.1. Муниципаль хезмәт күрсәтү түбәндәге процедураларны үз эченә ала:
1) гариза бирүчегә консультация бирү;
2) гаризаны кабул итү һәм теркәү;
3) муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен әзерләү;
4) гариза бирүчегә муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен бирү;
3.2. Гариза бирүчегә консультация бирү
3.2.1. Гариза бирүче Бүлеккә муниципаль хезмәт алу тәртибе турында консультацияләр алу өчен шәхсән, телефон буенча һәм (яки) электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Бүлек белгече гариза бирүчегә муниципаль хезмәт күрсәтү өчен тапшырыла торган документларның составы, формасы һәм башка мәсьәләләр буенча консультация бирә һәм кирәк булганда гариза бланкын тутыруда ярдәм итә.
Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар гариза бирүче мөрәҗәгать иткән көндә башкарыла.
Процедураларның нәтиҗәсе: тапшырыла торган документларның составы, формасы һәм рөхсәт алуның башка мәсьәләләре буенча бирелгән консультацияләр.
3.3. Гаризаны кабул итү һәм теркәү
3.3.1 Гариза бирүче үзе, ышанычлы зат яки Күпфункцияле үзәк аша муниципаль хезмәт күрсәтү турында язма гаризаны һәм әлеге Регламентның 2.5 пункты нигезендә документларны Бүлеккә тапшыра.
Электрон формада муниципаль хезмәт алу турындагы гариза Бүлеккә электрон почта яки интернет -кабул итү аша җибәрелә. Электрон формада килгән гаризаны теркәү билгеләнгән тәртиптә башкарыла.
Гаризалар кабул итүне алып баручы Бүлек белгече түбәндәгеләрне гамәлгә ашыра:
гариза бирүченең шәхесен таныклау;
гариза бирүченең вәкаләтләрен тикшерү (ышаныч кәгазе буенча эш иткән очракта);
әлеге Регламентның 2.5 пунктында каралган документларның булу-булмавын тикшерү;
тапшырылган документларның билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәвен тикшерү (документларның күчермәләрен тиешенчә ясау, документларда төзәтүләр, өстәп язулар, сызылган сүзләр һәм башка килештерелмәгән төзәтүләрнең булмавы).
Кисәтүләр булмаган очракта, Бүлек белгече түбәндәгеләрне башкара:
гаризаны кабул итү һәм аны махсус журналда теркәү;
гариза бирүчегә тапшырылган документларның аларны кабул итү көне, сугылган номеры, муниципаль хезмәтне күрсәтү көне һәм вакыты турында билге куелган исемлеге күчермәсен тапшыру;
гаризаны Башкарма комитет җитәкчесенә карау өчен җибәрү.
Документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигез булган очракта, документларны кабул итүче Бүлек белгече гариза бирүчегә гаризаны теркәү өчен каршылыклар булуы турында хәбәр итә һәм, документлар кабул итүдән баш тарту өчен ачыкланган нигезләрнең эчтәлеген язмача аңлатып, документларны кире кайтара.
Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар түбәндәгечә гамәлгә ашырыла:
гариза һәм документлар кабул итү 15 минут эчендә;
гаризаны теркәү гариза кергән вакыттан бер көн эчендә.
Процедураларның нәтиҗәсе: Башкарма комитет җитәкчесенә карап тикшерер өчен юнәлдерелгән кабул ителгән һәм теркәлгән гариза яки гариза бирүчегә кире кайтарылган документлар.
3.3.3. Башкарма комитет җитәкчесе гаризаны карый, башкаручыны билгели һәм гаризаны Бүлеккә җибәрә.
Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура гариза теркәлгәннән соң бер көн эчендә башкарыла.
Процедураның нәтиҗәсе: башкаручыга җибәрелгән гариза.
3.4. Ведомствоара соратуларны формалаштыру һәм муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы оешмаларга җибәрү
3.4.1. Бүлек белгече ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша түбәндәге документларны сората:
1) Күчемсез мөлкәт Бердәм дәүләт реестрыннан өземтә (күчемсез мөлкәт объектына хокукларны теркәү турында гомуми файдаланудагы белешмәләр);
2) Төзелешкә рөхсәт бирелү турында белешмәләр.
Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура гариза кергәннән соң бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.
Процедураның нәтиҗәсе: дәүләт органнарына җибәрелгән соратулар.
3.4.2. Белешмәләр бирә торган тәэминатчы белгечләре ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша кергән сорату нигезендә соралган документларны (мәгълүматны) бирәләр яисә муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документларның (мәгълүмат) булмавы турында хәбәрнамә җибәрәләр (алга таба- баш тарту турында хәбәрнамә).
Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар түбәндәге срокларда гамәлгә ашырыла:
Росреестр белгечләре тарафыннан бирелә торган документлар (белешмәләр) 3 эш көненнән дә артык булмаган срокта;
Калган тәэминатчылыр буенча- федераль законнар, Россия Федерациясе Хөкүмәте хокукый актлары һәм федераль законнар нигезендә кабул ителгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары белән ведомствоара соратуларга җавап әзерләү һәм җибәрүнең башка сроклары каралмаган булса, документ яки мәгълүмат бирүче органга яки оешмага ведомствоара сорату кергәннән соң биш көн эчендә.
Процедураларның нәтиҗәсе: Бүлеккә җибәрелгән документлар (белешмәләр) яисә баш тарту турында хәбәрнамә.
3.5. Гариза бирүчегә муниципаль хезмәт нәтиҗәсен бирү
3.5.1. Бүлек белгече килгән белешмәләр нигезендә:
ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификаты алган зат яисә аның вәкиле катнашында билгеләнгән тәртиптә шәхси торак төзелеше объектын карауны оештыра. Тикшерүне уздырганда, карап тикшерелә торган объектны үлчәү һәм тикшерү башкарылырга мөмкин;
тикшерү нәтиҗәләре буенча гариза бирүче яки аның вәкиле тарафыннан имза куелган тикшерү актын төзи.
Процедура нәтиҗәсе: гариза бирүче тарафыннан имза куелган тикшерү акты.
3.5.2. Бүлек белгече тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү актын бирү яки бирүдән баш тарту турында карар кабул итә.
Бирү турында карар кабул ителгән очракта - тикшерү актын Башкарма комитет җитәкчесенә (ул вәкаләт биргән затка) раслау өчен җибәрә.
Бирүдән баш тарту турында карар кабул ителгән очракта:
тикшерү актын бирүдән баш тарту турында хәбәрнамә хатын әзерли;
документ проектын килештерүнең билгеләнгән тәртибе буенча процедураларны гамәлгә ашыра;
Башкарма комитет җитәкчесенә (ул вәкаләт биргән затка) хәбәрнамә хатының проектын имзага җибәрә.
Процедураларның нәтиҗәсе: Башкарма комитет җитәкчесенә (ул вәкаләт биргән затка) имзага җибәрелгән тикшерү акты яки хәбәрнамә хаты.
3.5.3. Башкарма комитет җитәкчесе (ул вәкаләт биргән зат) тикшерү актын раслый һәм Башкарма комитет мөһерен суга яки хәбәрнамә хатын раслый һәм кул куя. Имзаланган документлар Бүлек белгеченә җибәрелә.
Процедураларның нәтиҗәсе: рсланган акт яки баш тарту турында хат.
3.5.4. Бүлек белгече:
тикшерү актын яки баш тарту турында хатны терки;
гариза бирүчегә (аның вәкиленә) муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәләре турында гаризада күрсәткән элемтә ысулын кулланып, муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе турында хәбәр итә, тикшерү актын яки баш тарту турында хат бирү датасы һәм вакыты турында белдерә.
3.5.1.-3.5.4. пунктларында билгеләнгән процедуралар ведомствоара соратулар кергәннән соң ике көн эчендә гамәлгә ашырыла.
Процедураларның нәтиҗәсе: гариза бирүчегә ( аның вәкиленә) муниципаль хезмәт күрсәтүнең нәтиҗәсе турында хәбәр итү.
3.5.5. Бүлек белгече, гариза бирүчегә (аның вәкиленә) кул куйдырып, рәсмиләштерелгән тикшерү актын яки хәбәрнамә хатын бирә.
Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар түбәндәгечә гамәлгә ашырыла:
документны бирү гариза бирүче килгән көнне чират тәртибендә 15 минут эчендә;
баш тарту турындагы хатны әлеге Регламентның, 3.5.3 пунктчасында каралган процедураны тәмамлаганнан соң бер көн эчендә почта аша җибәрү.
Процедураларның нәтиҗәсе: бирелгән тикшерү акты яки муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту турында хат.
3.6. Техник хаталарны төзәтү
3.6.1. Муниципаль хезмәт нәтиҗәсе булып торучы документта техник хаталар ачыкланган очракта, гариза бирүче Бүлеккә түбәндәгеләрне тапшыра:
техник хатаны төзәтү турында гариза (3нче кушымта);
гариза бирүчегә муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе буларак бирелгән техник хаталы документ;
техник хата булуны раслый торган юридик көчкә ия документлар.
Муниципаль хезмәт нәтиҗәсе булган документта күрсәтелгән белешмәләрдә техник хатаны төзәтү турында гариза гариза бирүче (аның вәкиле) тарафыннан шәхсән яки почта аша (шул исәптән электрон почта аша) яки дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы яки Күпфункцияле үзәк аша бирелә.
3.6.2. Документлар кабул итү өчен җаваплы белгеч техник хатаны төзәтү турындагы гаризаны кабул итә, гаризаны һәм аңа беркетелгән документларны терки һәм аларны Бүлеккә тапшыра.
Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура гариза теркәлгәннән соң бер көн эчендә башкарыла.
Процедураның нәтиҗәсе: Бүлек белгеченә карап тикшерү өчен җибәрелгән кабул ителгән һәм теркәлгән гариза.
3.6.3. Бүлек белгече документларны өйрәнә һәм, муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе булган документка төзәтмәләр кертү максатыннан, әлеге Регламентның 3.5 пунктында каралган процедураларны башкара һәм гариза бирүчегә (вәкаләтле вәкиленә) төзәтелгән документны, техник хата булган документның оригиналын кире алып һәм имза куйдырып, шәхсән тапшыра яисә гариза бирүче адресына техник хата булган документ оригиналын Бүлеккә тапшырган очракта документны алу мөмкинлеге турында почта аша (электрон почта аша) хат юллый.
Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура техник хаталар ачыкланганнан яки теләсә кайсы кызыксынган заттан җибәрелгән хата турында гариза алганнан соң өч көн эчендә гамәлгә ашырыла.
Процедураның нәтиҗәсе: гариза бирүчегә бирелгән (җибәрелгән) документ.
4. Муниципаль хезмәт күрсәтүне контрольдә тоту тәртибе һәм формалары
4.1. Муниципаль хезмәт күрсәтүнең тулылыгын һәм сыйфатын контрольдә тоту гариза бирүчеләрнең хокуларын бозуларны ачыклауны һәм аларны бетерүне, хезмәт күрсәтү процедураларының үтәлешен тикшерүне, җирле үзидарә органындагы вазыйфаи затларның гамәлләренә (гамәл кылмауларына) карата карарлар әзерләүне үз эченә ала.
Административ процедураларның үтәлешен контрольдә тоту формаларына түбәндәгеләр керә:
1) муниципаль хезмәт күрсәтү буенча документ проектларын тикшерү һәм килештерү. Тикшерү нәтиҗәсе булып проектларны визалау тора;
2) билгеләнгән тәртиптә үткәрелә торган эш башкаруны тикшерү;
3) муниципаль хезмәт күрсәтү процедураларының үтәлешенә билгеләнгән тәртиптә контроль тикшерүләр уздыру.
Контроль тикшерүләр план буенча (җирле үзидарә органы эшчәнлегенең яртыеллык яки еллык планнары нигезендә башкарыла) һәм планнан тыш булырга мөмкин. Тикшерүләр уздырганда муниципаль хезмәт күрсәтү белән бәйле (комплекслы тикшерүләр) яки гариза бирүченең конкрет мөрәҗәгате буенча да барлык мәсьәләләр карала ала.
Агымдагы контроль максатларында мәгълүматларның электрон базасында булган белешмәләр, хезмәт корреспонденциясе, административ процедураларны, тиешле документларны исәпкә алу журналлары һәм башка белешмәләр кулланыла.
Муниципаль хезмәт күрсәткәндә гамәлләр кылуны контрольдә тоту һәм карарлар кабул итү максатында Башкарма комитет җитәкчесенә муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәләре турында белешмәләр бирелә.
Белгечләр административ процедураларның срокларын бозу очраклары һәм сәбәпләре турында муниципаль хезмәт күрсәтүче орган җитәкчесенә кичекмәстән хәбәр итәләр, шулай ук хокук бозуларны бетерү буенча ашыгыч чаралар күрәләр.
4.2. Муниципаль хезмәт күрсәтү буенча административ процедуралар белән билгеләнгән гамәлләрнең эзлеклелеген саклауны контрольдә тоту муниципаль хезмәт күрсәтү эшен оештыру өчен җаваплы Башкарма комитетның инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы, шулай ук инфраструктура үсеше бүлеге белгечләре тарафыннан башкарыла.
4.3. Агымдагы контрольне гамәлгә ашыручы вазыйфаи затлар исемлеге җирле үзидарә органының структур бүлекчәләре турындагы нигезләмәләр һәм вазыйфаи регламентлар белән билгеләнә.
Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча гариза бирүчеләр хокукларын бозулар ачыкланган очракта, гаепле затлар Россия Федерациясе законнары нигезендә җаваплылыкка тартыла.
4.4. Җирле үзидарә органы җитәкчесе гариза бирүчеләрнең мөрәҗәгатьләрен вакытында карап тикшермәгән өчен җаваплы.
Җирле үзидарә органының структур бүлекчәсе җитәкчесе (җитәкчесе урынбасары) әлеге Регламентның 3 бүлегендә күрсәтелгән административ гамәлләрне вакытында һәм (яисә) тиешенчә үтәмәгән өчен җаваплы.
Муниципаль хезмәт күрсәтү барышында кабул ителә (башкарыла) торган карарлар һәм гамәлләр (гамәл кылмаулар) өчен вазыйфаи затлар һәм башка муниципаль хезмәткәрләр законда билгеләнгән тәртиптә җавап бирәләр.
4.5. Муниципаль хезмәт күрсәтүне гражданнар, аларның берләшмәләре һәм оешмалары тарафыннан контрольдә тоту муниципаль хезмәт күрсәткәндә җирле үзидарә органы эшчәнлегенең ачыклыгы, муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибе турында тулы, актуаль һәм ышанычлы мәгълүмат алу һәм муниципаль хезмәт күрсәтү процессында мөрәҗәгатьләрне (шикаятьләрне) судка кадәр карау мөмкинлеге аша гамәлгә ашырыла.
5. Муниципаль хезмәт күрсәтүче органның, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге, Федераль законның 16 статьясындагы 1.1 өлешендә күрсәтелгән оешмаларның, шулай ук аларның вазыйфаи затларының, муниципаль хезмәткәрләре, хезмәткәрләре карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмауларына) судка кадәрге (судтан тыш) шикаять белдерү тәртибе
5.1.Муниципаль хезмәттән файдаланучылар муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы Башкарма комитет хезмәткәрләренең кылган гамәлләренә (гамәл кылмауларына) судка кадәр Башкарма комитетка яисә муниципаль берәмлек Советына шикаять бирергә хокуклы.
Гариза бирүче түбәндәге очракларда шикаять белән мөрәҗәгать итә ала:
1) гариза бирүченең муниципаль хезмәт күрсәтү турындагы гаризасын теркәү срогын бозу;
2) муниципаль хезмәт күрсәтү сроклары бозылу;
3) гариза бирүчедән муниципаль хезмәт күрсәтү өчен Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары, муниципаль хокукый актлар белән каралмаган документларны яисә мәгълүматны яисә гамәлләр башкаруны таләп итү;
4) гариза бирүчедән муниципаль хезмәт күрсәтү өчен Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары, муниципаль хокукый актлар белән каралган документларны кабул итүдән баш тарту;
5) федераль законнар һәм алар нигезендә кабул ителгән Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актлары, Татарстан Республикасы законнары һәм башка норматив хокукый актлары, муниципаль хокукый актлар белән баш тарту нигезләре каралмаган очракта, муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту;
6) муниципаль хезмәт күрсәткәндә гариза бирүчедән Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы норматив-хокукый актлары белән билгеләнмәгән түләүне таләп итү;
7) Башкарма комитетның, Башкарма комитетның вазыйфаи затының муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документларда җибәрелгән хаталар һәм ялгышларны төзәтүдән баш тартуы яисә хата-ялгышларны вакытында төзәтмәве;
8) муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәләре буенча документлар бирү срогын яки тәртибен бозу;
9) федераль законнар һәм алар нигезендә кабул ителгән Россия Федерациясенең башка норматив-хокукый актлары, Татарстан Республикасы законнары һәм башка норматив-хокукый актлары, муниципаль хокукый актлар белән каралмаган очракта муниципаль хезмәт күрсәтүне туктатып тору;
10) муниципаль хезмәт күрсәткәндә гариза бирүчедән муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәк булган документларны кабул итүдән беренчел баш тарткан вакытта яки 210-ФЗ номерлы Федераль законның 7 статьясы 1 өлеше 4 пункты белән каралган очраклардан кала башка очракларда муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарткан вакытта булмавы һәм (яки) дөрес түгеллеге турында хәбәр ителмәгән документлар яисә мәгълүмат таләп итү.
5.2. Муниципаль хезмәт күрсәтә торган органның, муниципаль хезмәт күрсәтә торган органның вазыйфаи затының, муниципаль хезмәткәрнең, муниципаль хезмәт күрсәтә торган органның җитәкчесе карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмауларына) шикаять язмача формада кәгазьдә яки электрон формада бирелә.
Шикаять почта аша, Күпфункцияле үзәк аша, интернет челтәре, Арча муниципаль районының рәсми сайты (http://www.arsk.tatarstan.ru), Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталы (http://uslugi.tatar.ru), дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталы (http://www.gosuslugi.ru) аша җибәрелергә мөмкин, шулай ук гариза бирүчене шәхси кабул иткән вакытта алынырга мөмкин.
5.3. Муниципаль хезмәт күрсәтүче органга яисә югары органга (булган очракта) кергән шикаять аны теркәгән көннән алып унбиш эш көне эчендә каралырга тиеш, ә муниципаль хезмәт күрсәтүче орган гариза бирүчедән документлар кабул итүдән яисә җибәрелгән ялгыш һәм хаталарны төзәтүдән баш тарту яисә мондый төзәтүләрнең билгеләнгән срогы бозылу шикаять ителгән очракта – аны теркәгән көннән алып биш эш көне эчендә каралырга тиеш;
5.4. Шикаятьтә түбәндәге мәгълүмат булырга тиеш:
1) карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмауларына) карата шикаять белдерелә торган хезмәт күрсәтүче органның, хезмәт күрсәтүче органның вазыйфаи затының яисә муниципаль хезмәткәренең исем-атамасы;
2) гариза бирүче – физик затның фамилиясе, исеме, атасының исеме (соңгысы – булган очракта), яшәү урыны турында мәгълүмат яисә гариза бирүче – юридик затның атамасы, урнашу урыны турында мәгълүмат, шулай ук гариза бирүчегә җавап җибәрелергә тиешле элемтә өчен телефон номеры (номерлары), электрон почта адресы(-лары) (булган очракта) һәм почта адресы;
3) муниципаль хезмәт күрсәтүче органның, муниципаль хезмәт күрсәтүче органның вазыйфаи затының, яки муниципаль хезмәткәрнең шикаять ителүче карарлары һәм гамәлләре (гамәл кылмаулары) турында мәгълүматлар;
4) гариза бирүченең хезмәт күрсәтүче органның, хезмәт күрсәтүче органдагы вазыйфаи затның яисә муниципаль хезмәткәрнең карары һәм гамәле (гамәл кылмавы) белән килешмәвенә нигез булган дәлилләр.
5.5. Шикаятьтә тасвирланган хәлләрне раслаучы документларның күчермәләре шикаятькә кушымта итеп бирелергә мөмкин. .
5.6. Шикаятьне карап тикшерү нәтиҗәләре буенча түбәндәге карарларның берсе кабул ителә:
1) шикаятьне канәгатьләндерү, шул исәптән кабул ителгән карарны юкка чыгару, муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документларда җибәрелгән хаталар һәм ялгышларны төзәтү, гариза бирүчегә Россия Федерациясе норматив хокукый актлары, Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары, муниципаль хокукый актлар белән каралмаган акчаларны кире кайтару рәвешендә дә;
2) шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тартыла.
Әлеге пунктта күрсәтелгән карарны кабул иткән көннең икенче көненнән дә соңга калмыйча, гариза бирүчегә язма рәвештә һәм гариза бирүче теләге буенча электрон формада шикаятьне карап тикшерү нәтиҗәләре турында дәлилле җавап җибәрелә.
5.7. Шикаять канәгатьләндерелергә тиешле дип танылган очракта, гариза бирүчегә муниципаль хезмәт күрсәткәндә ачыкланган җитешсезлекләрне кичекмәстән бетерү максатларыннан Башкарма комитет тарафыннан башкарыла торган гамәлләр турында мәгълүмат бирелә, шулай ук китерелгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенелә һәм муниципаль хезмәт күрсәтү максатларыннан алга таба гариза бирүче башкарырга тиешле гамәлләр турында җиткерелә.
5.8. Шикаять канәгатьләндерелергә тиеш түгел дип танылган очракта, гариза бирүчегә кабул ителгән карарның сәбәпләре турында дәлилләнгән аңлатмалар, шулай ук кабул ителгән карарга шикаять бирү тәртибе турында мәгълүмат бирелә.
5.9. Шикаятьне карап тикшерү барышында яисә карап тикшерү нәтиҗәләре буенча административ хокук бозу составы билгеләре яки җинаять билгеләре ачыкланганда, шикаятьне карап тикшерү буенча вәкаләтләр бирелгән вазыйфаи зат, хезмәткәр булган материалларны кичекмәстән прокуратура органнарына юллый.
6. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә административ процедураларны (гамәлләрне) үтәү үзенчәлекләре
6.1. Муниципаль хезмәт күрсәткәндә гамәлләрнең эзлеклелеген тасвирлау түбәндәге процедураларны үз эченә ала:
1) муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибе турында гариза бирүчегә мәгълүмат бирү;
2) муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле гаризаны һәм документларны кабул итү һәм теркәү;
3) муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы органнарга, шул исәптән комплекслы ведомствоара соратып алу буенча да, ведомствоара мөрәҗәгатьләрен формалаштыру һәм җибәрү;
4)гариза бирүченең муниципаль хезмәт күрсәтү турында гариза биргәндә файдаланылган көчәйтелгән квалификацияле санлы имзасының чынлыгын тикшерү;
5) гаризаны документлар белән Башкарма комитетка җибәрү;
6) гариза бирүчегә муниципаль хезмәт нәтиҗәсен бирү.
6.2. Муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибе турында гариза бирүчегә хәбәр итү
Гариза бирүче Күпфункцияле үзәккә муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибе турында консультация алу өчен шәхсән, телефон һәм (яки) электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Күпфункцияле үзәк белгече гариза бирүчегә муниципаль хезмәт күрсәтү өчен тапшырыла торган документларның составы, формасы һәм башка сораулар буенча консультация бирә һәм, кирәк булганда, гариза бланкын тутыруда ярдәм күрсәтә.
Гариза бирүче Күпфункцияле үзәк сайтыннан (http://mfc16.tatarstan.ru/) ирекле файдалану юлы белән муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибе турында мәгълүмат ала ала.
Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар гариза бирүче мөрәҗәгать иткән көндә башкарыла.
Процедураларның нәтиҗәсе: тәкъдим ителә торган документлар составы, формасы һәм хезмәт алуның башка мәсьәләләре буенча консультацияләр.
6.3. Гаризаны кабул итү һәм теркәү.
6.3.1. Гариза бирүче үзе, ышанычлы зат яки Күпфункцияле үзәк аша муниципаль хезмәт күрсәтү турында язма гаризаны һәм әлеге Регламентның 2.5 пункты нигезендә документларны Күпфункцияле үзәккә, Күпфункцияле үзәкнең читтәге эш урынына тапшыра.
Муниципаль хезмәт күрсәтү турында гариза электрон формада Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша җибәрелә. Электрон формада килгән гаризаны теркәү билгеләнгән тәртиптә башкарыла.
6.3.2. Гаризалар кабул итүче Күпфункцияле үзәк белгече, Күпфункцияле үзәк эше Регламентында каралган процедураларны гамәлгә ашыра.
Әлеге пунктта билгеләнгән процедуралар Күпфункцияле үзәк эше Регламентында билгеләнгән срокларда гамәлгә ашырыла.
Процедураларның нәтиҗәсе: кабул ителгән һәм теркәлгән гариза.
6.4. Документлар пакетын формалаштыру
6.4.1. Күпфункцияле үзәк белгече Күпфункцияле үзәк эше Регламенты нигезендә:
гариза бирүченең муниципаль хезмәт күрсәтү турында гариза биргәндә файдаланылган көчәйтелгән квалификация санлы имзасының дөреслеген тикшерә;
муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы органнарга, шул исәптән комплекслы ведомствоара соратып алу буенча да, ведомствоара соратулар формалаштыра һәм җибәрә.
Әлеге пунктта билгеләнгән процедуралар Күпфункцияле үзәк эше Регламентында билгеләнгән срокларда гамәлгә ашырыла.
Процедураларның нәтиҗәсе: җибәрелгән соратулар.
6.4.2. Күпфункцияле үзәк белгече, соратуларга җаваплар алгач, документлар пакетын формалаштыра һәм аны Регламентта билгеләнгән тәртиптә Башкарма комитетка җибәрә.
Әлеге пунктта билгеләнгән процедуралар Күпфункцияле үзәк эше Регламентында билгеләнгән срокларда гамәлгә ашырыла.
Процедураларның нәтиҗәсе: Башкарма комитетка җибәрелгән документлар.
6.5. Муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен бирү
6.5.1. Күпфункцияле үзәк белгече Башкарма комитеттан килгән муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен билгеләнгән тәртиптә терки. Гариза бирүчегә (аның вәкиленә), гаризада күрсәтелгән элемтә ысулын кулланып, муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәләре турында хәбәр итә.
Әлеге пунктчада билгеләнгән процедуралар карар кергән көнне башкарыла.
Процедураларның нәтиҗәсе: гариза бирүчегә (аның вәкиленә) муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе турында хәбәр итү.
6.5.2. Күпфункцияле үзәк белгече, гариза бирүчедән имза куйдыртып, муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен бирә.
Әлеге пунктта билгеләнгән процедуралар, гариза бирүче килгән көнне чират тәртибендә Күпфункцияле үзәк эше Регламентында билгеләнгән срокларда гамәлгә ашырыла.
Процедураларның нәтиҗәсе: муниципаль хезмәт күрсәтүнең бирелгән нәтиҗәсе.
1 нче номерлы кушымта
(муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органы исеме)
.
____________________________________________________________________ (алга таба-гариза бирүче).
(юридик затлар өчен-тулы исем, оештыру - хокукый форма, дәүләт теркәве турында белешмәләр; физик затлар өчен-фамилия, исем, атасының исеме, паспорт белешмәләре, яшәү урыны буенча теркәү, телефон)
Гариза
ана (гаилә) капиталын җәлеп итеп башкарыла торган шәхси торак төзелеше объекты төзүнең (яңартып төзү) төп эшләрен башкаруны раслаучы документ бирү турында
Сездән ана (гаилә) капиталын җәлеп итеп башкарыла торган шәхси торак төзелеше объекты төзүнең (яңартып төзү) төп эшләрен башкаруны раслаучы документ бирүегезне үтенәм.
Гаризага түбәндәге документларның сканланган күчермәмләрен терким:
1) Шәхесне таныклаучы документлар;
2) Вәкилнең вәкаләтләрен раслаучы документ (гариза бирүче исеменнән вәкил эш йөрткәндә);
3) Хокук күчемсез мөлкәт Бердәм дәүләт реестрында теркәлмәгәндә, хокук билгели торган документлар күчермәләре.
Сорату буенча документның оригиналын бирергә йөкләмә алам.
|
|
|
|
|
|
|
(дата) |
|
(имза) |
|
|
(ФИАИ) |
|
2 нче кушымта
РАСЛЫЙМ
____________________________
(җирле үзидарә органы исеме)
_______________________________
( тикшерү үткәрүгә вәкаләтле зат)
2019 ел
АКТ
шәхси торак төзелеше объектын төзү буенча төп эшләр башкаруны тикшерү (фундаментны монтажлау, торгызу
шәхси торак төзелеше объектының стеналары һәм түбәләре) яисә реконструкцияләү эшләрен үткәрү нәтиҗәсендә реконструкцияләнә торган объектның торак урынының (торак урыннарның) гомуми мәйданы торак урынның (торак урыннарның) торак мәйданының кимендә Россия Федерациясенең торак законнары нигезендә билгеләнә торган исәпкә алу нормасына арттырылуы турында
___________________ ________________20__ел
Капиталь төзелеш объекты (индивидуаль торак төзелеше объекты)
__________________________________________________________________
(исеме, почта исеме)
__________________________________________________________
яисә капиталь төзелеш объектының төзелеш адресы)
______________________________________________________________________
(конструкцияләрнең исеме: фундаментны монтажлау, стеналар төзү, түбә торгызу яисә реконструкция эшләре башкару)
Төзүче яисә заказчы турындагы белешмәләр (төзүче яисә заказчы вәкиле)
(кирәклесен ассызыкларга)
______________________________________________________________________
(фамилиясе, исеме, атасының исеме,
_________________________________________________________________________
паспорт мәгълүматлары, яшәү урыны, телефон/факс)
___________________________________________________________________________
(вазыйфасы, фамилиясе, инициаллары, вәкиллек турындагы документның реквизитлары - булган очракта тутырыла
________________________________________________________________________
төзүче яисә заказчы вәкиле)
Төзелешкә бирелгән рөхсәт турында белешмәләр
(номер, бирү датасы)
____________________________________________________________________
рөхсәт биргән җирле үзидарәбашкарма хакимият органының яисә органның рөхсәте, исеме
_______________________________________________________________________
Төзелешне гамәлгә ашыручы зат турында белешмәләр (төзелеш алып баручы зат вәкиле)
(кирәклесен ассызыкларга)
_______________________________________________________________________
(исеме, номеры һәм датасы
_______________________________________________________________________
дәүләт теркәве турында таныклык, ОГРН, ИНН,
_________________________________________________________________________
почта реквизитлары, телефон/факс - юридик затлар өчен;
_____________________________________________________________________
фамилиясе, исеме, атасының исеме, паспорт мәгълүматлары, яшәү урыны,
___________________________________________________________________
телефон/факс - физик затлар өчен, шартнамәнең номеры һәм датасы)
_________________________________________________________________________
(вазыйфасы, фамилиясе, инициаллары,
___________________________________________________________________________
вәкиллек турында документның реквизитлары - булган очракта тутырыла
______________________________________________________________________
төзелеш алып баручы зат вәкиле)
шулай ук капиталь төзелеш объектын (шәхси торак төзелеше объектын) карауда катнашучы затларның башка вәкилләре:
___________________________________________________________________
(исеме, вазыйфасы, фамилиясе, инициаллары, вәкиллек турында документның реквизитлары)
Әлеге акт түбәндәгеләр турында төзелгән:
1. Каралуга түбәндәге конструкцияләр күрсәтелде:
_______________________________________________________________________
_________________________________________________________________________
(капиталь төзелеш объекты конструкцияләренең исемлеге һәм кыскача характеристикасы)
2. Үткәрелгән эшләр аталышы:
2.1. Капиталь төзелеш объектын төзү буенча төп эшләр
________________________________________________________________________
(конструкцияләрнең исеме: фундаментны монтажлау, стеналарны торгызу, түбә торгызу)
_________________________________________________________________________
2.2. Капиталь төзелеш объектын реконструкцияләү буенча башкарылган эшләр
_______________________________________________________________________
(конструкцияләрнең исеме: фундаментны монтажлау, стеналарны торгызу, түбә торгызу)
Капиталь төзелеш объектын реконструкцияләү буенча башкарылган эшләр нәтиҗәсендә торак урынның (торак урыннарның) капиталь төзелеш объектын эксплуатациягә тапшырганнан соң гомуми мәйданы арту
_____кв. м тәшкил итә.
3. Даталар:
эшләр башлану датасы 20__ ел
эшләр тәмамлану датасы 20 __ ел
4. Документ ___ нөсхәдә төзелгән.
Кушымталар:
_________________________________________________________________________
________________________________________________________________________
5. Имзалар:
Төзүче яки заказчы (төзүче яки заказчы вәкиле)
_________________________________________________________________
(төзүче яисә заказчы Ф.И.А.И.) (имза)
______________________________________________________________________
(төзүче яисә заказчы вәкиленең вазыйфасы, фамилиясе, инициаллары) (имза)
Капиталь төзелеш объектын (индивидуаль торак төзелеше объектын) карауда катнашучы башка затлар:
______________________________________ ________
(исеме, вазыйфасы, фамилиясе, инициаллары) (имза)
_________________________________________ __________
(исеме, вазыйфасы, фамилиясе, инициаллары) (имза)
__________________________________________ ____________
(исеме, вазыйфасы, фамилиясе, инициаллары) (имза)
___________________________________________ ___________
(исеме, вазыйфасы, фамилиясе, инициаллары) (имза)
3 нче кушымта
Татарстан Республикасы _____________муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенә
_____________________________________________
Гариза
техник хаталарны төзәтү турында
Муниципаль хезмәт күрсәткәндә җибәрелгән хата турында хәбәр итәм ___________________________________________________________________
(хезмәтнең атамасы)
Язылган: ________________________________________________________
Дөрес мәгълүматлар: _____________________________________________
______________________________________________________________________
Җибәрелгән техник хатаны төзәтүегезне һәм муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе булган документка тиешле үзгәрешләр кертүегезне сорыйм.
Түбәндәге документларны беркетәм:
1. ______________________________________________________________.
2.
3.
Техник хатаны төзәтү турындагы гаризаны кире кагу турында карар кабул ителгән очракта, әлеге карарны түбәндәге ысул белән җибәрүегезне сорыйм:
электрон документны түбәндәге E-mail адресына җибәрү юлы белән:__________________________________________________________;
кәгазьдәге расланган күчермә рәвешендә түбәндәге адрес буенча почта аша җибәрү юлы белән : ________________________________________________________________.
Муниципаль хезмәт күрсәтү максатыннан, алар нигезендә муниципаль хезмәт күрсәтә торган орган тарафыннан карарлар кабул ителүне исәпкә алып, шул исәптән автоматлаштырылган тәртиптә, шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә (җыю, системага салу, туплау, саклау, тәгаенләү (яңарту, үзгәртү), файдалану, тарату (шул исәптән тапшыру), шәхессезләндерү, ябу, шәхси мәгълүматларны юк итү, шулай ук муниципаль хезмәт күрсәтү кысаларында шәхси мәгълүматларны эшкәртү өчен кирәкле булган башка гамәлләр) үземнең ризалыгымны, шулай ук минем тарафтан вәкаләт бирелгән затның ризалыгын раслыйм.
Моның белән раслыйм: гаризага кертелгән, минем шәхесемә һәм мин вәкиле булып торган затның шәхесенә кагылышлы, шулай ук мин түбәндә керткән мәгълүматлар дөрес. Гаризага беркетелгән документлар (документларның күчермәләре) Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән таләпләргә туры килә, гариза биргән вакытта бу документлар гамәлдә һәм андагы мәгълүматлар дөрес.
Миңа күрсәтелгән муниципаль хезмәтнең сыйфатын бәяләү буенча телефон аша сораштыруда катнашырга ризалыгымны бирәм: _______________________.
______________ _________________ ( ________________)
(дата) (имза) (фамилиясе, исеме, атасының исеме)
Кушымта (белешмә рәвешендә)
Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен җаваплы һәм аның үтәлешен контрольдә тотучы вазыйфаи затларның реквизитлары
Арча муниципаль районы башкарма комитеты
Вазыйфа |
Телефоны |
Электрон адресы |
|
Башкарма комитет җитәкчесе |
(84366) 3-00-44 |
Ispolkom.Arsk@tatar.ru |
|
Бүлек башлыгы |
(84366) 3-12-44 |
Rustem.Habib@tatar.ru |
|
Бүлек белгече |
(84366) 3-17-44 |
Radik.Fazylov@tatar.ru |
|
Арча муниципаль районы Советы
Вазыйфа |
Телефоны |
Электрон адресы |
Район башлыгы |
(84366) 3-14-33 |
Archa@tatar.ru |
[1] Муниципаль хезмәт күрсәтүнең вакыты административ процедураларны башкару өчен кирәкле минималь суммар сроктан чыгып билгеләнгән. Административ процедураларның вакыт озынлыгы эш көннәрендә исәпләнә.