Карар 18.02.2020 №107 "Җирлек территориясе өстеннән авиация эшләре башкаруга, парашюттан сикерүләр, һава судноларының күрсәтмә очышлары, пилотсыз очу аппаратлары очышлары, тагылма аэростатларны күтәрү эшләре башкаруга рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү административ регламентын раслау турында"

«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында, «Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү хакында» 2010 елның 2 ноябрендәге 880 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына таянып, «Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибе турында» Башкарма комитетның карары нигезендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1.  Кушымта итеп бирелгән җирлек территориясе өстеннән авиация эшләре башкаруга, парашюттан сикерүләр, һава судноларының күрсәтмә очышлары, пилотсыз очу аппаратлары очышлары,  тагылма аэростатларны күтәрү эшләре башкаруга рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү административ регламентын  расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми  сайтында (http:arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы Р.В.Хәбибуллинга йөкләргә.

 

                Җитәкче                                                                  И.Ә.Галимуллин

Татарстан Республикасы

Арча муниципаль районы

 Башкарма комитетының

   “___”______________ 2020 ел,

№___ карарына кушымта 

 

 

Җирлек территориясе өстеннән авиация эшләре башкаруга, парашюттан сикерүләр, һава судноларының күрсәтмә очышлары, пилотсыз очу аппаратлары очышлары,  тагылма аэростатларны күтәрү эшләре башкаруга рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү административ регламенты

 

I. Гомуми нигезләмәләр

 

1.1. Муниципаль хезмәт күрсәтүнең әлеге Административ регламенты (алга таба – Регламент) җирлек территориясе өстеннән авиация эшләре башкаруга, парашюттан сикерүләр, һава судноларының күрсәтмә очышлары, пилотсыз очу аппаратлары очышлары,  тагылма аэростатларны күтәрү эшләре башкаруга рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең (алга таба- муниципаль хезмәт күрсәтү) стандартын һәм тәртибен билгели.

1.2. Муниципаль хезмәттән файдаланучылар: билгеләнгән тәртиптә һава киңлеген файдалану буенча эшчәнлекне тормышка ашыру хокукына ия булган физик яисә юридик затлар (дәүләт хакимияте органнарыннан тыш) (һава киңлегеннән файдаланучылар) (алга таба - гариза бирүче).

1.3. Муниципаль хезмәт Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты (алга таба – Башкарма комитет) тарафыннан күрсәтелә.

Муниципаль хезмәтне башкаручы-Башкарма комитетның инфраструктура үсеше бүлеге (алга таба-Бүлек).

1.3.1. Башкарма комитет урнашкан урын: Арча шәһәре, Совет мәйданы, 12 йорт.

 Бүлек урнашкан урын: Арча шәһәре, Совет мәйданы, 12 йорт.

Эш графигы:

дүшәмбе-пәнҗешәмбе: 8:00 сәгатьтән 17: 00гә кадәр;

җомга: 8:00 сәгатьтән 17: 00гә кадәр;

шимбә, якшәмбе: ял көннәре

Ял һәм ашау өчен тәнәфес вакыты эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре белән билгеләнә.

Белешмә өчен телефон: 8 (84366) 3-00-44.

Узу шәхесне таныклау документлар буенча.

1.3.2.  «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Арча муниципаль районының рәсми сайты адресы (алга таба – «Интернет" челтәре): (http:// www.arsk.tatarstan.ru).

1.3.3. Муниципаль хезмәт күрсәтү, шулай ук Бүлекнең урнашкан урыны һәм эш графигы турында мәгълүмат түбәндәгеләрдән алынырга мөмкин:

1) Башкарма комитет  биналарында гариза бирүчеләр белән эшләү өчен  урнаштырылган муниципаль хезмәт турындагы визуаль һәм текстлы мәгълүматны үз эченә алган мәгълүмат стендлары ярдәмендә.

Татарстан Республикасының дәүләт телләрендәге мәгълүмат әлеге Регламентның 1.1, 1.3.1, 2.3, 2.5, 2.8, 2.10, 2.11, 5.1 пунктларында булган муниципаль хезмәт турындагы мәгълүматларны үз эченә ала;

2) "Интернет" челтәре аша муниципаль районның рәсми сайтында (http://www.arsk.tatarstan.ru.);

3) Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (http://uslugi.tatar.ru/);

4) дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләр) бердәм порталында  (http://www.gosuslugi.ru/);

5) Башкарма комитетта (Бүлектә):

телдән мөрәҗәгать иткәндә – шәхсән яки телефон буенча;

язмача (шул исәптән электрон документ формасында) мөрәҗәгать иткәндә - язмача почта аша, электрон почта аша.

Муниципаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча мәгълүмат Бүлек белгече тарафыннан муниципаль районның рәсми сайтында һәм гариза бирүчеләр белән эшләү өчен район(-нар) администрацияләре биналарында мәгълүмат стендларында урнаштырыла.

1.4. Муниципаль хезмәт күрсәтү түбәндәге документлар нигезендә башкарыла:

 Россия Федерациясенең 1997 елның 19 мартындагы 60-ФЗ номерлы Һава кодексы (РФ законнары җыентыгы, 24.03.1997, №12, 1383 ст.) (алга таба-Һава кодексы);

 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында»гы Федераль закон(алга таба-131-ФЗ номерлы Федераль закон)   (РФ законнары җыентыгы, 06.10.2003, №40, 3822 б.);

 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында»гы Федераль закон (Россия Федерациясе законнары җыентыгы, 02.08.2010, №31, 4179 б.) (алга таба – 210-ФЗ номерлы Федераль закон);

 Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе Һава киңлеген файдалануның Федераль кагыйдәләрен раслау турында» 2010 елның 11 мартындагы 138 номерлы карары (Россия Федерациясе законнары җыентыгы 05.04.2010, №14, 1649 б.) (алга таба Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 138 нче карары);

 Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 27 сентябрендәге 797 нче номерлы «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтә торган күпфункцияле үзәкләр һәм федераль башкарма хакимият органнары, бюджеттан тыш дәүләт фондлары органнары, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары арасындагы үзара бәйләнешләр турында»гы карары (Россия Федерациясе законнары җыентыгы, 03.10.2011, №40, 5559 б.);

 «Россия Федерациясенең Һава киңлеген планлаштыру һәм куллануны оештыру «Федераль авиация кагыйдәләрен раслау турында» 16.01.2012 ел, №6 Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы боерыгы (Россия газетасы, № 73, 04.04.2012) (алга таба-РФ Транспорт министрлыгының 6 нчы боерыгы);

 Россия Федерациясе Транспорт министрлыгының «Тыелган зоналарны билгеләү турында» 2016 елның 9 мартындагы 48 номерлы боерыгы (Хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталы (http://www.pravo.gov.ru -27.02.2018) (алга таба РФ Транспорт министрлыгының 237 нчы боерыгы);

Рөхсәт бирү тәртибен билгеләүче муниципаль хокукый акт;

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Уставы (алга таба-Устав);

Арча муниципаль районы башкарма комитеты турында нигезләмә (алга таба – БК турында Нигезләмә);

Арча муниципаль районы Башкарма комитеты аппаратының инфраструктура үсеше бүлеге турында нигезләмә (алга таба-бүлек турында Нигезләмә);

Башкарма комитетның эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре (алга таба-Кагыйдәләр).

Әлеге регламентта түбәндәге терминнар һәм билгеләмәләр кулланыла:

а) авиация эшләре-гражданлык һава суднолары очышларыннан файдаланып башкарыла торган эшләр.  Түбәндәгечә бүленәләр:

- авиация-химия эшләре;

- һава төшерү (съемка);

- урман-авиация эшләре;

- төзү-монтаж һәм төяү-бушату эшләре;

- медицина ярдәме күрсәтү максатындагы  эшләр.

б) аэростат-күтәртү көче аэростатик яки бер үк вакытта аэростатик һәм аэродинамик принципларга нигезләнгән очу аппараты;

в) пилотсыз очу аппараты - бортта пилотсыз очыш башкаручы һәм очышта оператор тарафыннан идарә итү пункты яки әлеге ысулларны юл линияләре арасында ераклык яки почмак белән алмаштыру юлы белән автомат рәвештә идарә ителүче очу аппараты;

дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкнең читтәге эш урыны – Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 22 декабрендәге «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре эшчәнлеген оештыру кагыйдәләрен раслау турында» 1376 нчы номерлы карары белән расланган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре эшчәнлеген оештыру кагыйдәләренең 34 пункты нигезендә Татарстан Республикасы муниципаль районының (шәһәр округының) шәһәр яки авыл җирлегендә төзелгән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәгенең территориаль аерымланган структур бүлекчәсе (офисы);

 техник хата – муниципаль хезмәт күрсәтүче орган тарафыннан җибәрелгән һәм документларга кертелгән мәгълүматларның (муниципаль хезмәт нәтиҗәсенең) документлардагы мәгълүматларга туры килмәвенә  китергән хата (хата, ялгыш, грамматик яки арифметик хата яки шундый хата);

Әлеге Регламентта муниципаль хезмәт күрсәтү турында гариза (алга таба – гариза) дигәндә муниципаль хезмәт күрсәтү турындагы мөрәҗәгать аңлашыла (2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законның 2 статьясындагы 2 пункт). Гариза стандарт бланкта тутырыла (2 нче  кушымта);

 

 

 

2. Муниципаль хезмәт күрсәтү стандарты

 

Муниципаль хезмәт күрсәтү стандартына булган таләпнең атамасы

Стандартка таләпләр эчтәлеге

Хезмәт күрсәтүне яки таләпне билгели торган норматив акт

2.1. Муниципаль хезмәт атамасы

Җирлек территориясе өстеннән авиация эшләре башкаруга, парашюттан сикерүләр, һава судноларының күрсәтмә очышлары, пилотсыз очу аппаратлары очышлары,  тагылма аэростатларны күтәрү эшләре башкаруга рөхсәт бирү

210-ФЗ номерлы Федераль закон, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2010 елның 11 мартындагы 138 номерлы карары

2.2. Турыдан-туры муниципаль хезмәт күрсәтә торган җирле үзидарә башкарма-боеру органы исеме

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты

БК турында нигезләмә

2.3. Муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсенең тасвирламасы

1. Җирлек территориясе өстеннән авиация эшләре башкаруга, парашюттан сикерүләр, һава судноларының күрсәтмә очышлары, пилотсыз очу аппаратлары очышлары,  тагылма аэростатларны күтәрү эшләре башкаруга рөхсәт (2 нче кушымта).

2. Җирлек территориясе өстеннән авиация эшләре башкаруга, парашюттан сикерүләр, һава судноларының күрсәтмә очышлары, пилотсыз очу аппаратлары очышлары, тагылма аэростатларны күтәрү эшләре башкаруга рөхсәт  бирүдән баш тарту турында хәбәрнамә (3 нче кушымта)

 

2.4. Муниципаль хезмәт күрсәтү срогы, шул исәптән муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнаша торган оешмаларга мөрәҗәгать итү зарурлыгын исәпкә алып, муниципаль хезмәт күрсәтү срогы, Россия Федерациясе законнары белән каралган очракта, муниципаль хезмәт күрсәтүне туктатып тору срогы, муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе булган документларны бирү (җибәрү) срогы

Муниципаль хезмәт күрсәтү вакыты, гариза бирү көнен дә кертеп, 10 көн тәшкил итә.[1]

Муниципаль хезмәт күрсәтү вакытын туктатып тору каралмаган;

 

2.5. Законнар яки башка норматив-хокукый актлар нигезендә гариза бирүчегә күрсәтелергә тиешле муниципаль хезмәтне, шулай ук муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәк булган хезмәтләрне күрсәтү өчен кирәк һәм мәҗбүри булган документларның тулы исемлеге, гариза бирүче тарафыннан аларны алу ысуллары, шул исәптән электрон формада алу ысуллары, аларны күрсәтү тәртибе

1) һава судносының тибын, дәүләт (теркәү) тану билгесен, завод номерын (булган очракта) һәм иясен, авиация эшчәнлеге чорын һәм башкарылу урынын күрсәтеп, әлеге Регламентның 1 нче кушымтасы нигезендә рәсмиләштерелгән язмача гариза;

2) гариза бирүче юридик зат булса, устав;

3) гариза бирүченең шәхесен таныклаучы документ;

4)  әлеге Регламентның 1.2.2 пунктчасында күрсәтелгән гариза бирүченең вәкиле мөрәҗәгать иткән очракта, мөрәҗәгать итүче вәкилнең шәхесен таныклаучы документ;

5) әлеге Регламентның 1.2.2 пунктында күрсәтелгән  гариза бирүченең  вәкиле  мөрәҗәгать иткән очракта, мөрәҗәгать итүче вәкилнең вәкаләтләрен раслый торган документ;

6) башкару тәртибе проекты (эшчәнлек төре буенча):

 -  үз эченә авиация эшләренең игълан ителгән төрләрен үтәү үзенчәлекләрен алган очышлар башкару буенча җитәкчелек бүлеге  яисә авиация эшләре;

 - ыргыту биеклеге, вакыты, урыны  һәм һава судносы күтәрелеше саны күрсәтелгән  парашюттан сикерүчеләрне десантлау;

 - 50 метрдан артык биеклеккә күтәрелеш булган очракта, тагылма аэростатларның күтәрелү вакыты, урыны, биеклеге күрсәтелгән тагылма аэростатларның күтәрелеше;

7) күрсәтелгән авиация эшләрен башкару өчен өченче зат белән килешү;

8) билгеләнгән типтагы һава судноларын җәйге һәм техник эксплуатацияләүгә кертелгән авиация персоналы составына керүче гражданнарның  шәхесен раслаучы документлар күчермәләре;

9) очышка яраклылык сертификаты (очышларга яраклылык турында таныклыклар) һәм һава судносын Россия Федерациясе гражданлык һава судноларының дәүләт реестрына кертү;

10) Россия Федерациясе Һава кодексының 133 статьясы нигезендә һава судносы җаваплылыгын өченче затларга карата мәҗбүри иминиятләштерүне раслый торган документлар күчермәләре;

11) авиация эшләрен башкарган очракта, Россия Федерациясе Һава кодексының 135 статьясы нигезендә авиация эшләре вакытында файдаланучының җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерүне раслый торган документлар күчермәләре;

Искәрмәләр: әлеге административ регламентның 2.5 пунктында күрсәтелгән документлар гариза бирүче тарафыннан расланган күчермәләр (гаризалардан тыш) рәвешендә планлаштырылган авиация эшчәнлеге төрен  башкаруга карап тапшырыла. Күрсәтелгән документларның күчермәләрендә гариза бирүче тарафыннан әлеге документның һәр битендә «күчермә дөрес» билгесе, имза, аның аңлатмасы, мөһер (юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр өчен) тапшырыла.

Гариза бирүче муниципаль хезмәттән файдалану өчен гариза бланкын, шәхси мөрәҗәгать итеп, Башкарма комитетта алырга мөмкин. Бланкның электрон формасы Башкарма комитетның рәсми сайтында урнаштырылган.

Гариза һәм аның белән бергә тапшырыла торган документлар гариза бирүче тарафыннан түбәндәге ысулларның берсен сайлап, язмача тапшырылырга (җибәрелергә) мөмкин:

 шәхсән (ышаныч кәгазе нигезендә гариза бирүче исеменнән эш йөртүче зат тарафыннан);

почта аша җибәреп.

Гариза һәм документлар шулай ук гариза бирүче тарафыннан көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган электрон документ рәвешендә гомуми файдаланудагы мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләре аша, шул исәптән «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәре һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша да тапшырылырга (җибәрелергә) мөмкин.

№ 1050 РФ карары белән расланган кагыйдәләрнең 15 п.;

ТР Министрлар Кабинетының 655нче карары белән расланган Кагыйдәләрнең 14 п.

2.6. Муниципаль хезмәт күрсәтү, шулай ук муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле һәм мәҗбүри булган хезмәтләр күрсәтү өчен законнар яки башка норматив хокукый актлар нигезендә кирәкле, гариза бирүче тапшырырга тиешле документларның тулы исемлеге, гариза бирүченең  аларны алу ысуллары, шул исәптән электрон формада, аларны тапшыру тәртибе; әлеге документлар алар карамагында булган дәүләт органы, җирле үзидарә органы, оешма

Ведомствоара бәйләнеш кысаларында алына:

Һава транспорты (гражданлык авиациясе), Россия Федерациясенең һава киңлеген куллану өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтү һәм дәүләт милке белән идарә итү функцияләрен гамәлгә ашыручы башкарма хакимият федераль органының һава киңлеген куллану мөмкинлеге турындагы уңай бәяләмәсе һава транспорты федераль агентлыгының Идел буе төбәкара һава транспорты Идарәсенә (алга таба – Росавиациянең Идел буе МТУ) сорату җибәрү юлы белән тапшырыла.

Гариза бирүче тапшырырга хокуклы документларны алу ысуллары һәм тапшыру тәртибе әлеге Регламентның 2.5 пунктында билгеләнгән.

Гариза бирүчедән дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм башка оешмалар карамагында булган югарыда санап кителгән документларны таләп итү тыела.

Гариза бирүче тарафыннан югарыда күрсәтелгән мәгълүматларны үз эченә алган документларны тапшырмау гариза бирүчегә хезмәт күрсәтүдән баш тарту өчен нигез булып тормый

 

Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тарту буенча сәбәпләрнең тулы исемлеге

Документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигезләр юк

1) тиеш булмаган зат тарафыннан документлар тапшыру;

2) тапшырылган документларның әлеге Регламентның 2.5 пунктында күрсәтелгән документлар исемлегенә туры килмәве;

3) гаризада һәм гаризага беркетелгән документларда теркәлмәгән төзәтүләр, аларның эчтәлеген бер мәгънәдә аңларга мөмкинлек бирми торган җитди җитешсезлекләр булуы;

4) документларның тиешле булмаган органга  тапшырылуы

 

 

2.8.  Муниципаль хезмәт күрсәтүне туктатып тору яки күрсәтүдән баш тарту өчен нигезләрнең тулы исемлеге

Хезмәт күрсәтүне туктату өчен нигезләр каралмаган.

Баш тарту өчен нигезләр:

җирлек территориясе өстеннән авиация эшләре башкару, парашюттан сикерүләр, тагылма аэростатларны күтәрүне килештерү нәтиҗәләре буенча әлеге Регламентның 2.7 пунктында күрсәтелгән дәүләт органнарының тискәре бәяләмәләрен алу

 

 

Муниципаль хезмәт күрсәткән өчен алына торган дәүләт пошлинасы яки башка түләү алу тәртибе, күләме һәм нигезләре

Муниципаль хезмәт бушлай  күрсәтелә

 

2.10. Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле һәм мәҗбүри булган хезмәтләр исемлеге, шул исәптән муниципаль хезмәтләр күрсәтүдә катнашучы оешмалар тарафыннан бирелә  торган документ (документлар) турында белешмәләр

Кирәкле һәм мәҗбүри хезмәтләр күрсәтү таләп ителми

 

2.11. Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәк һәм мәҗбүри булган хезмәтләр күрсәтү өчен түләүне исәпләү методикасы турындагы мәгълүматны да кертеп, әлеге түләүне алу тәртибе, күләме һәм нигезләре

Кирәкле һәм мәҗбүри хезмәтләр күрсәтү таләп ителми

 

2.12.  Муниципаль хезмәт күрсәтү, муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы оешма тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә гариза биргәндә һәм мондый хезмәт күрсәтүләрнең нәтиҗәсен алганда чиратта максималь көтү срогы

Чират булганда, муниципаль хезмәт алуга гариза бирү  15 минуттан да артмаска тиеш.

Муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен алганда, чиратта торуның максималь срогы 15 минуттан артмаска тиеш

 

2.13. Муниципаль хезмәт күрсәтү һәм муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы оешма тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр, шул исәптән электрон формада гариза бирүченең  гаризасын теркәү срогы һәм тәртибе

Гариза кабул ителгән вакыттан алып бер көн эчендә.

Электрон формада ял (бәйрәм) көнендә килгән гариза ял (бәйрәм) көненнән соң килә торган эш көнендә теркәлә

 

2.14. Муниципаль хезмәт күрсәтелә торган урыннарга, көтеп тору залына, муниципаль хезмәт күрсәтү турындагы соратуларны тутыру урыннарына, һәр муниципаль хезмәт күрсәтү үрнәкләре булган мәгълүмат стендларына һәм һәр муниципаль хезмәт күрсәтү, мондый хезмәт күрсәтү тәртибе турында визуаль, текст һәм мультимедиа мәгълүматларын урнаштыру һәм рәсмиләштерү өчен, шул исәптән инвалидларны социаль яклау турында Татарстан Республикасы законнары һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә күрсәтелгән объектларның инвалидлар өчен йөри алырлык булуын тәэмин итүгә карата таләпләр.

Муниципаль хезмәт күрсәтү янгынга каршы система һәм янгын сүндерү системасы белән җиһазландырылган, документлар тутыру өчен кирәкле җиһазлар, мәгълүмат стендлары булган биналарда һәм бүлмәләрдә башкарыла.

Инвалидларның муниципаль хезмәт күрсәтү урынына тоткарлыксыз керү мөмкинлеге тәэмин ителә (бинага уңайлы керү-чыгу һәм аның эчендә хәрәкәт итү).

Муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибе турындагы визуаль, язма һәм мультимедияле мәгълүмат гариза бирүчеләр өчен уңайлы урыннарда, шул исәптән инвалидларның чикле мөмкинлеген истә тотып урнаштырыла

 

2.15.  Муниципаль хезмәт күрсәтүдән файдалану мөмкинлеге һәм сыйфаты күрсәткечләре, шул исәптән гариза бирүченең вазыйфаи затлар белән аралашу саны, муниципаль хезмәт күрсәтүнең барышы турында мәгълүмат алу мөмкинлеге, шул исәптән мәгълүмат-коммуникация технологияләрен кулланып, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә (шул исәптән тулы күләмдә) муниципаль хезмәт күрсәтү мөмкинлеге яисә булмавы, җирле үзидарә башкарма комитеты органының теләсә кайсы территориаль бүлекчәсендә, гариза бирүче сайлап алу буенча (экстерриториаль принцип), дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәкләрендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү турында Федераль законның 15.1 статьясында каралган мөрәҗәгатьләр (комплекслы сорату)

Муниципаль хезмәтнең һәркем файдалана алырлык булуы күрсәткечләре булып түбәндәгеләр тора:

 Башкарма комитет бинасының җәмәгать транспортына якын урнашуы;

белгечләрнең, шулай ук гариза бирүчеләрдән документлар кабул итә торган бүлмәләрнең җитәрлек санда булуы;

мәгълүмати стендларда, «Интернет» челтәрендәге мәгълүмат ресурсларында, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында муниципаль хезмәт күрсәтү ысуллары, тәртибе һәм сроклары турында тулы мәгълүмат булу.

 инвалидларга хезмәтләрдән башкалар белән бер дәрәҗәдә файдаланырга комачаулаучы каршылыкларны узуда ярдәм итү.

Муниципаль хезмәт күрсәтүнең сыйфаты түбәндәгеләрнең булмавы белән билгеләнә:

 документлар кабул итү һәм гариза бирүчеләргә муниципаль хезмәт нәтиҗәләрен бирү вакытында чиратлар;

 муниципаль хезмәт күрсәтү сроклары бозылу;

 муниципаль хезмәт күрсәтүче муниципаль хезмәткәрләрнең гамәлләренә (гамәл кылмауларына) шикаятьләр;

 муниципаль хезмәт күрсәтүче муниципаль хезмәткәрләрнең гариза бирүчеләргә карата әдәпсез, игътибарсыз мөнәсәбәтенә карата шикаятьләр.

Муниципаль хезмәт күрсәтү турында гариза биргәндә һәм муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәләрен алганда, муниципаль хезмәт күрсәтүче вазыйфаи затның һәм гариза бирүченең бер тапкыр аралашуы күздә тотыла. Бәйләнешкә керүнең дәвамлыгы регламент белән билгеләнә.

Муниципаль хезмәт күрсәтүнең барышы турында мәгълүмат гариза бирүче тарафыннан сайтта (http://arsk.tatarstan.ru), дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында, Күпфункцияле үзәктә алынырга мөмкин.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге (алга таба - Күпфункцияле үзәк), Күпфункцияле үзәкнең читтәге эш урыннары аша муниципаль хезмәт күрсәтү гамәлгә ашырылмый;

Экстерриториаль принцип буенча һәм комплекслы соратып алу составында муниципаль хезмәт күрсәтелми

 

2.16.  Башка таләпләр, шул исәптән экстериториаль принцип буенча муниципаль хезмәт күрсәтү үзенчәлекләрен исәпкә алучы (муниципаль хезмәт экстерриториаль принцип буенча бирелгән очракта) һәм электрон формада муниципаль хезмәт күрсәтү үзенчәлекләрен исәпкә алучы башка таләпләр

Муниципаль хезмәтне электрон формада алу тәртибе турында консультацияне интернет- кабул итү бүлмәсе яки Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша алырга мөмкин.

Әгәр законда муниципаль хезмәт күрсәтү турында гаризаны электрон формада бирү каралган булса, гариза Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы http://uslugi.tatar.ru/ яки бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталы http:/www.gosuslugi.ru/ аша бирелә

 

 

Административ процедураларның (гамәлләрнең) составы, эзлеклелеге һәм башкару сроклары, аларны үтәү тәртибенә карата таләпләр, шул исәптән административ процедураларны (гамәлләрне) электрон формада башкару үзенчәлекләре

 

3.1. Муниципаль хезмәт күрсәткәндә гамәлләр эзлеклелеге тасвирламасы

 

3.1.1. Муниципаль хезмәт күрсәтү түбәндәге процедураларны үз эченә ала:

1) гариза бирүчегә консультация бирү;

2) гаризаны кабул итү һәм теркәү;

3) муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнаша торган органнарга ведомствоара мөрәҗәгатьләр формалаштыру һәм җибәрү;

4) муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен әзерләү;

5) гариза бирүчегә муниципаль хезмәт нәтиҗәсен бирү.

 

3.2.  Гариза бирүчегә консультация бирү.

 

Гариза бирүче Бүлеккә муниципаль хезмәт алу тәртибе турында консультацияләр алу өчен шәхсән, телефон буенча һәм (яки) электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Бүлек белгече гариза бирүчегә  муниципаль хезмәт күрсәтү өчен тапшырыла торган документларның составы, формасы һәм башка мәсьәләләр буенча консультация бирә һәм, кирәк булганда, гариза бланкын тутыруда ярдәм итә.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар гариза бирүче мөрәҗәгать иткән көндә башкарыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: тапшырыла торган документларның составы, формасы һәм рөхсәт алуның башка мәсьәләләре буенча бирелгән консультацияләр.

 

3.3. Гаризаны кабул итү һәм теркәү.

 

3.3.1. Гариза бирүче үзе, ышанычлы зат яки Күпфункцияле үзәк  аша муниципаль хезмәт күрсәтү турында язма гаризаны һәм әлеге Регламентның 2.5 пункты нигезендә документларны Бүлеккә тапшыра. Документлар Күпфункцияле үзәкнең читтәге эш урыны тапшырылырга мөмкин. Күпфункцияле үзәкнең читтәге эш урыннары исемлеге  4 нче кушымтада китерелгән.

Электрон формада муниципаль хезмәт алу турындагы гариза  Бүлеккә электрон почта яки интернет- кабул итү аша җибәрелә. Электрон формада килгән гаризаны теркәү билгеләнгән тәртиптә башкарыла.

3.3.2. Гаризалар кабул итүче Бүлек белгече түбәндәгеләрне гамәлгә ашыра:

  гариза бирүченең шәхесен таныклау;

  гариза бирүченең вәкаләтләрен тикшерү (ышаныч кәгазе буенча эш иткән очракта);

 әлеге Регламентның 2.5 пунктында каралган документларның булу-булмавын тикшерү;

 тапшырылган документларның билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәвен тикшерү (документларның күчермәләрен тиешенчә ясау, документларда төзәтүләр, өстәп язулар, сызылган сүзләр һәм башка килештерелмәгән төзәтүләрнең булмавы).

Кисәтүләр булмаган очракта, Бүлек белгече түбәндәгеләрне башкара:

 гаризаны кабул итү һәм аны махсус журналда теркәү;

 гариза бирүчегә тапшырылган документларның аларны кабул итү көне, сугылган номеры, муниципаль хезмәтне күрсәтү көне һәм вакыты турында билге куелган исемлеге күчермәсен тапшыру;

гаризаны Башкарма комитет җитәкчесенә карау өчен җибәрү.

Документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигез булган очракта, документларны кабул итүче Бүлек белгече гариза бирүчегә гаризаны теркәү өчен каршылыклар булуы турында хәбәр итә һәм, документлар кабул итүдән баш тарту өчен ачыкланган нигезләрнең эчтәлеген язмача аңлатып, документларны кире кайтара.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар түбәндәгечә гамәлгә ашырыла:

гариза һәм документлар кабул итү 15 минут эчендә;

гаризаны теркәү - гариза кергән вакыттан бер көн эчендә.

Процедураларның нәтиҗәсе: Башкарма комитет җитәкчесенә карап тикшерер өчен юнәлдерелгән яки гариза бирүчегә кире кайтарылган документлар.

3.3.3. Башкарма комитет җитәкчесе гаризаны карый, башкаручыны билгели һәм гаризаны Бүлеккә җибәрә.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура гариза теркәлгәннән соң бер көн эчендә башкарыла.

Процедураның нәтиҗәсе: башкаручыга җибәрелгән гариза.

 

3.4. Муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнаша торган органнарга ведомствоара соратулар формалаштыру һәм җибәрү.

 

3.4.1. Бүлек белгече ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша түбәндәгеләрне бирү турында электрон формада сорату җибәрә:

Федераль башкарма хакимият органының һава транспорты (гражданлык авиациясе), Россия Федерациясенең Һава киңлеген куллану өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтү һәм дәүләт милке белән идарә итү функцияләрен гамәлгә ашыручы территориаль органының уңай бәяләмәсе.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар муниципаль хезмәт күрсәтү турында гариза кергән вакыттан алып бер эш көне эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: җибәрелгән сорату.

3.4.2. Мәгълүмат белән тәэмин итүче белгечләр ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша кергән сорату нигезендә соратыла торган документларны (мәгълүматны) бирәләр яки муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәк булган документның һәм (яки) мәгълүматның булмавы турында хәбәрнамә (алга таба – баш тарту турында хәбәрнамә) җибәрәләр.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар федераль законнар, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең хокукый актлары һәм федераль законнар нигезендә кабул ителгән Татарстан Республикасының норматив хокукый актлары белән башкасы билгеләнмәгән булса, документ һәм мәгълүмат бирә торган органга яки оешмага ведомствоара сорату кергән көннән алып өч көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: Бүлеккә җибәрелгән документлар (мәгълүматлар) яки баш тарту турында хәбәрнамә.

 

3.5. Муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәләрен әзерләү

 

3.5.1. Бүлек белгече, материалларны карап тикшергәннән соң, рөхсәт бирү турында карар кабул итә яки муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту турында хат әзерли.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура алдагы процедураны тәмамлаганнан соң бер эш көне эчендә башкарыла.

Процедураның нәтиҗәсе:  раслауга юнәлдерелгән документ проекты.

3.5.2. Башкарма комитет җитәкчесе рөхсәтне яки хатны имзалый һәм Бүлеккә җибәрә.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура алдагы процедураны тәмамлаганнан соң бер эш көне эчендә башкарыла.

Процедураның нәтиҗәсе: расланган документ.

3.5.3. Бүлек белгече имзаланган рөхсәтне гариза бирүчегә билгеләнгән юл белән хәбәр итә һәм гариза бирүче килгәннән соң рөхсәтне бирә. Муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарткан очракта, гариза бирүчегә баш тарту турында хәбәрнамәне почта аша хат белән җибәрә.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар түбәндәгечә гамәлгә ашырыла:

гариза бирүче шәхсән килгән очракта 15 минут эчендә;

җавап почта аша җибәрелгән очракта, узган процедура тәмамланганнан соң бер көн эчендә.

Процедураларның нәтиҗәсе: бирелгән рөхсәт яки баш тарту турында тапшырылган (җибәрелгән) хат.

 

3.6. Техник хаталарны төзәтү.

3.6.1. Муниципаль хезмәт нәтиҗәсе булып торучы документта техник хаталар ачыкланган очракта, гариза бирүче Бүлеккә түбәндәгеләрне тапшыра:

 техник хатаны төзәтү турында гариза (2 нче кушымта);

гариза бирүчегә муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе буларак бирелгән техник хаталы документ;

 техник хаталар булуны раслый торган юридик көчкә ия документлар.

Муниципаль хезмәт нәтиҗәсе булган документта күрсәтелгән техник хатаны төзәтү турындагы гаризаны гариза бирүче (аның вәкиле) шәхсән яки почта аша (шул исәптән электрон почта аша) яки дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы яки  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге аша җибәрә.

3.6.2. Документлар кабул итү өчен җаваплы белгеч техник хатаны төзәтү турындагы гаризаны кабул итә, гаризаны һәм аңа беркетелгән документларны терки һәм аларны Бүлеккә тапшыра.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура гариза теркәлгәннән соң бер көн эчендә башкарыла.

Процедураның нәтиҗәсе: Бүлек белгеченә карап тикшерү өчен җибәрелгән кабул ителгән һәм теркәлгән гариза.

3.6.3. Бүлек белгече документларны өйрәнә һәм, муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе булган документка төзәтмәләр кертү максатыннан, әлеге Регламентның 3.5 пунктында каралган процедураларны башкара һәм гариза бирүчегә (вәкаләтле вәкиленә) төзәтелгән документны, техник хата булган документның оригиналын кире алып һәм имза куйдырып, шәхсән тапшыра яисә гариза бирүче адресына техник хата булган документ оригиналын Бүлеккә тапшырган очракта документны алу мөмкинлеге турында почта аша (электрон почта аша) хат юллый.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура техник хаталар ачыкланганнан яки теләсә кайсы кызыксынган заттан җибәрелгән хата турында гариза алганнан соң өч көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: гариза бирүчегә бирелгән (җибәрелгән) документ.

 

4. Муниципаль хезмәт күрсәтүне контрольдә тоту тәртибе һәм формалары

 

          4.1. Муниципаль хезмәт күрсәтүнең тулылыгын һәм сыйфатын контрольдә тоту гариза бирүчеләрнең хокуларын бозуларны ачыклауны һәм аларны бетерүне, хезмәт күрсәтү процедураларының үтәлешен тикшерүне, җирле үзидарә органындагы вазыйфаи затларның гамәлләренә (гамәл кылмауларына) карата карарлар әзерләүне үз эченә ала.

         Административ процедураларның үтәлешен контрольдә тоту формаларына түбәндәгеләр керә:

        1) муниципаль хезмәт күрсәтү буенча документ проектларын тикшерү һәм килештерү. Тикшерү нәтиҗәсе булып проектларны визалау тора;

        2) билгеләнгән тәртиптә үткәрелә торган эш башкаруны тикшерү;

        3) муниципаль хезмәт күрсәтү процедураларының үтәлешенә билгеләнгән тәртиптә контроль тикшерүләр уздыру.

        Контроль тикшерүләр план буенча (җирле үзидарә органы эшчәнлегенең ярты еллык яки еллык планнары нигезендә башкарыла) һәм планнан тыш булырга мөмкин. Тикшерүләр уздырганда муниципаль хезмәт күрсәтү белән бәйле (комплекслы тикшерүләр) яки гариза бирүченең конкрет мөрәҗәгате буенча да барлык мәсьәләләр карала ала.

        Агымдагы контроль максатларында мәгълүматларның электрон базасында булган белешмәләр, хезмәт корреспонденциясе, административ процедураларны, тиешле документларны исәпкә алу журналлары һәм башка белешмәләр кулланыла.

       Муниципаль хезмәт күрсәткәндә гамәлләр кылуны контрольдә тоту һәм карарлар кабул итү максатында Башкарма комитет җитәкчесенә муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәләре турында белешмәләр бирелә.

       Белгечләр административ процедураларның срокларын бозу очраклары һәм сәбәпләре турында муниципаль хезмәт күрсәтүче орган җитәкчесенә кичекмәстән хәбәр итәләр, шулай ук хокук бозуларны бетерү буенча ашыгыч чаралар күрәләр.

       4.2.        Муниципаль хезмәт күрсәтү буенча административ процедуралар белән билгеләнгән гамәлләрнең эзлеклелеген саклауны контрольдә тоту муниципаль хезмәт күрсәтү эшен оештыру өчен җаваплы Башкарма комитетның инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы, шулай ук инфраструктура үсеше бүлеге белгечләре тарафыннан башкарыла.

      4.3. Агымдагы контрольне гамәлгә ашыручы вазыйфаи затлар исемлеге җирле үзидарә органының структур бүлекчәләре турындагы нигезләмәләр һәм вазыйфаи регламентлар белән билгеләнә.

      Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча гариза бирүчеләр хокукларын бозулар ачыкланган очракта, гаепле затлар Россия Федерациясе законнары нигезендә җаваплылыкка тартыла.

      4.4. Җирле үзидарә органы җитәкчесе гариза бирүчеләрнең мөрәҗәгатьләрен вакытында карап тикшермәгән өчен җаваплы.

      Җирле үзидарә органының структур бүлекчәсе җитәкчесе (җитәкчесе урынбасары) әлеге Регламентның 3 бүлегендә күрсәтелгән административ гамәлләрне вакытында һәм (яисә) тиешенчә үтәмәгән өчен җаваплы.

       Муниципаль хезмәт күрсәтү барышында кабул ителә (башкарыла) торган карарлар һәм гамәлләр (гамәл кылмаулар) өчен вазыйфаи затлар һәм башка муниципаль хезмәткәрләр законда билгеләнгән тәртиптә җавап бирәләр.

       4.5. Муниципаль хезмәт күрсәтүне гражданнар, аларның берләшмәләре һәм оешмалары тарафыннан контрольдә тоту муниципаль хезмәт күрсәткәндә җирле үзидарә органы эшчәнлегенең ачыклыгы, муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибе турында тулы, актуаль һәм ышанычлы мәгълүмат алу һәм муниципаль хезмәт күрсәтү процессында мөрәҗәгатьләрне (шикаятьләрне) судка кадәр карау мөмкинлеге аша гамәлгә ашырыла.

 

5. Дәүләт хезмәте күрсәтүче орган, дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге, 210-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясындагы 1.1 өлешендә күрсәтелгән оешмалар, шулай ук аларның вазыйфаи затлары, дәүләт хезмәткәрләре, хезмәткәрләр карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять белдерү тәртибе

 

5.1. Муниципаль хезмәттән файдаланучылар муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы Башкарма комитет хезмәткәрләренең кылган гамәлләренә (гамәл кылмауларына) судка кадәр Башкарма комитетка яисә муниципаль берәмлек Советына  шикаять бирергә хокуклы.

       Гариза бирүче түбәндәге очракларда шикаять белән мөрәҗәгать итә ала:

      1) гариза бирүченең муниципаль хезмәт күрсәтү турындагы гаризасын теркәү срогын бозу;

      2) муниципаль хезмәт күрсәтү сроклары бозылу;

      3) гариза бирүчедән муниципаль хезмәт күрсәтү өчен Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары, муниципаль хокукый актлар белән каралмаган документларны яисә мәгълүматны яисә гамәлләр башкаруны таләп итү;

     4) гариза бирүчедән муниципаль хезмәт күрсәтү өчен Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары, муниципаль хокукый актлар белән каралган документларны кабул итүдән баш тарту;

     5) федераль законнар һәм алар нигезендә кабул ителгән Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актлары, Татарстан Республикасы законнары һәм башка норматив хокукый актлары, муниципаль хокукый актлар белән баш тарту нигезләре каралмаган очракта, муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту;

     6) муниципаль хезмәт күрсәткәндә гариза бирүчедән Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы норматив-хокукый актлары белән билгеләнмәгән түләүне таләп итү;

     7) Башкарма комитетның, Башкарма комитетның вазыйфаи затының муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документларда җибәрелгән хаталар һәм ялгышларны төзәтүдән баш тартуы яисә хата-ялгышларны вакытында төзәтмәве;

      8) муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәләре буенча документлар бирү срогын яки тәртибен бозу;

      9) федераль законнар һәм алар нигезендә кабул ителгән Россия Федерациясенең башка норматив-хокукый актлары, Татарстан Республикасы законнары һәм башка норматив-хокукый актлары, муниципаль хокукый актлар белән каралмаган очракта муниципаль хезмәт күрсәтүне туктатып тору;

     10) муниципаль хезмәт күрсәткәндә гариза бирүчедән муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәк булган документларны кабул итүдән беренчел баш тарткан вакытта яки, 210-ФЗ номерлы Федераль законның 7 статьясы 1 өлеше 4 пункты белән каралган очраклардан кала, башка очракларда муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарткан вакытта булмавы һәм (яки) дөрес түгеллеге турында хәбәр ителмәгән документлар яисә мәгълүмат таләп итү.

      5.2. Муниципаль хезмәт күрсәтә торган органның, муниципаль хезмәт күрсәтә торган органның вазыйфаи затының, муниципаль хезмәткәрнең, муниципаль хезмәт күрсәтә торган органның җитәкчесе карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмауларына) шикаять язмача формада кәгазьдә яки электрон формада бирелә.

       Шикаять почта аша, Күпфункцияле үзәк аша, интернет челтәре, Арча муниципаль районының рәсми сайты (http://www.arsk/tatarstan.ru), Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталы (http://uslugi.tatar.ru), дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталы  (http://www.gosuslugi.ru) аша җибәрелергә мөмкин, шулай ук гариза бирүчене шәхси кабул иткән вакытта алынырга мөмкин.

      5.3. Муниципаль хезмәт күрсәтүче органга яисә югары органга (булган очракта) кергән шикаять аны теркәгән көннән алып унбиш эш көне эчендә каралырга тиеш, ә муниципаль хезмәт күрсәтүче орган гариза бирүчедән документлар кабул итүдән яисә җибәрелгән ялгыш һәм хаталарны төзәтүдән баш тарту яисә мондый төзәтүләрнең билгеләнгән срогы бозылу шикаять ителгән очракта – аны теркәгән көннән алып биш эш көне эчендә каралырга тиеш;

      5.4. Шикаятьтә түбәндәге мәгълүмат булырга тиеш:

      1) карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмауларына) карата шикаять белдерелә торган хезмәт күрсәтүче органның, хезмәт күрсәтүче органның вазыйфаи затының яисә  дәүләт яки муниципаль хезмәткәренең исем-атамасы;

       2) гариза бирүче – физик затның фамилиясе, исеме, атасының исеме (соңгысы – булган очракта), яшәү урыны турында мәгълүмат яисә гариза бирүче – юридик затның атамасы, урнашу урыны турында мәгълүмат, шулай ук гариза бирүчегә җавап җибәрелергә тиешле элемтә өчен телефон номеры (номерлары), электрон почта адресы(-лары) (булган очракта) һәм почта адресы;

       3) муниципаль хезмәт күрсәтүче органның, муниципаль хезмәт күрсәтүче органның вазыйфаи затының, яки муниципаль хезмәткәрнең шикаять ителүче карарлары һәм гамәлләре (гамәл кылмаулары) турында мәгълүматлар;

       4) гариза бирүченең хезмәт күрсәтүче органның, хезмәт күрсәтүче органдагы вазыйфаи затның яисә муниципаль хезмәткәрнең карары һәм гамәле (гамәл кылмавы) белән килешмәвенә нигез булган дәлилләр.

       5.5. Шикаятьтә тасвирланган хәлләрне раслаучы документларның күчермәләре шикаятькә кушымта итеп бирелергә мөмкин. .

       5.6. Шикаятьне карап тикшерү нәтиҗәләре буенча түбәндәге карарларның берсе кабул ителә:

       1) шикаятьне канәгатьләндерү, шул исәптән кабул ителгән карарны юкка чыгару, муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документларда җибәрелгән хаталар һәм ялгышларны төзәтү, гариза бирүчегә Россия Федерациясе норматив хокукый актлары, Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары, муниципаль хокукый актлар белән каралмаган акчаларны кире кайтару рәвешендә дә;

       2) шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тартыла.

       Әлеге пунктта күрсәтелгән карарны кабул иткән көннең икенче көненнән дә соңга калмыйча, гариза бирүчегә язма рәвештә һәм гариза бирүче теләге буенча электрон формада шикаятьне карап тикшерү нәтиҗәләре турында дәлилле җавап җибәрелә.

       5.7. Шикаять канәгатьләндерелергә тиешле дип танылган очракта, гариза бирүчегә муниципаль хезмәт күрсәткәндә ачыкланган җитешсезлекләрне кичекмәстән бетерү максатларыннан, Башкарма комитет тарафыннан башкарыла торган гамәлләр турында мәгълүмат бирелә, шулай ук китерелгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенелә һәм муниципаль хезмәт күрсәтү максатларыннан  алга таба гариза бирүче башкарырга тиешле гамәлләр турында җиткерелә.

        5.8. Шикаять канәгатьләндерелергә тиеш түгел дип танылган очракта, гариза бирүчегә кабул ителгән карарның сәбәпләре турында дәлилләнгән аңлатмалар, шулай ук кабул ителгән карарга шикаять бирү тәртибе турында мәгълүмат бирелә.

        5.9. Шикаятьне карап тикшерү барышында яисә карап тикшерү нәтиҗәләре буенча административ хокук бозу составы билгеләре яки җинаять билгеләре ачыкланганда, шикаятьне карап тикшерү буенча вәкаләтләр бирелгән вазыйфаи зат, хезмәткәр булган материалларны кичекмәстән прокуратура органнарына юллый.

 

 

6. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә административ процедураларны (гамәлләрне) үтәү үзенчәлекләре

 

6.1. Муниципаль хезмәт күрсәткәндә гамәлләрнең эзлеклелеген тасвирлау түбәндәге процедураларны үз эченә ала:

       1) муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибе турында гариза бирүчегә мәгълүмат бирү;

       2) муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле гаризаны һәм документларны кабул итү һәм теркәү;

       3) муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы органнарга, шул исәптән комплекслы ведомствоара соратып алу буенча да, ведомствоара мөрәҗәгатьләрен формалаштыру һәм җибәрү;

      4) гариза бирүченең муниципаль хезмәт күрсәтү турында гариза биргәндә файдаланылган көчәйтелгән квалификацияле санлы имзасының чынлыгын тикшерү;

      5) гаризаны документлар белән Башкарма комитетка җибәрү;

      6) гариза бирүчегә муниципаль хезмәт нәтиҗәсен бирү.

 

       6.2. Муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибе турында гариза бирүчегә хәбәр итү

        Гариза бирүче Күпфункцияле үзәккә муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибе турында консультация алу өчен  шәхсән, телефон һәм (яки) электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

       Күпфункцияле үзәк белгече гариза бирүчегә муниципаль хезмәт күрсәтү өчен тапшырыла торган документларның составы, формасы һәм башка сораулар буенча консультация бирә һәм, кирәк булганда, гариза бланкын тутыруда ярдәм күрсәтә.

       Гариза бирүче Күпфункцияле үзәк сайтыннан ирекле файдалану юлы белән муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибе турында мәгълүмат ала ала http://mfc16.tatarstan.ru/.

        Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар гариза бирүче мөрәҗәгать иткән көндә башкарыла.

       Процедураларның нәтиҗәсе: тапшырыла торган документларның составы, формасы һәм хезмәт алуның башка мәсьәләләре буенча консультацияләр.

 

         6.3. Гаризаны кабул итү һәм теркәү.

         6.3.1. Гариза бирүче үзе, ышанычлы зат яки Күпфункцияле үзәк аша муниципаль хезмәт күрсәтү турында язма гаризаны һәм әлеге Регламентның 2.5 пункты нигезендә документларны Күпфункцияле үзәккә, Күпфункцияле үзәкнең читтәге эш урынына тапшыра.

        Муниципаль хезмәт күрсәтү турында гариза электрон формада Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша җибәрелә. Электрон формада килгән гаризаны теркәү билгеләнгән тәртиптә башкарыла.

        6.3.2. Гаризалар кабул итүче Күпфункцияле үзәк белгече, Күпфункцияле үзәк эше Регламентында каралган процедураларны гамәлгә ашыра.

        Әлеге пунктта билгеләнгән процедуралар Күпфункцияле үзәк эше Регламентында билгеләнгән срокларда гамәлгә ашырыла.

        Процедураларның нәтиҗәсе: кабул ителгән һәм теркәлгән гариза.

 

       6.4. Документлар пакетын формалаштыру

       6.4.1. Күпфункцияле үзәк белгече Күпфункцияле үзәк эше регламенты нигезендә:

        гариза бирүченең муниципаль хезмәт күрсәтү турында гариза биргәндә файдаланылган көчәйтелгән квалификация санлы имзасының дөреслеген тикшерә;

        муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы органнарга, шул исәптән комплекслы ведомствоара соратып алу буенча да, ведомствоара соратулар формалаштыра һәм җибәрә.

        Әлеге пунктта билгеләнгән процедуралар Күпфункцияле үзәк эше Регламентында билгеләнгән срокларда гамәлгә ашырыла.

        Процедураларның нәтиҗәсе: җибәрелгән соратулар.

 

        6.4.2. Күпфункцияле үзәк белгече, соратуларга җаваплар алганнан соң, документлар пакетын формалаштыра һәм аны Регламентта билгеләнгән тәртиптә Башкарма комитетка җибәрә.

        Әлеге пунктта билгеләнгән процедуралар Күпфункцияле үзәк эше Регламентында билгеләнгән срокларда гамәлгә ашырыла.

        Процедураларның нәтиҗәсе: Башкарма комитетка җибәрелгән документлар.

 

        6.5. Муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен бирү

        6.5.1. Күпфункцияле үзәк белгече Башкарма комитеттан килгән  муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен билгеләнгән тәртиптә терки. Гариза бирүчегә (аның вәкиленә), гаризада күрсәтелгән элемтә ысулын кулланып, муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәләре турында хәбәр итә.

        Әлеге пунктчада билгеләнгән процедуралар карар кергән көнне башкарыла.

       Процедураларның нәтиҗәсе: гариза бирүчегә (аның вәкиленә) муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе турында хәбәр итү.

         6.5.2. Күпфункцияле үзәк белгече, гариза бирүчедән имза куйдыртып, муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен бирә.

         Әлеге пунктта билгеләнгән процедуралар, гариза бирүче килеп җиткән көнне чират тәртибендә Күпфункцияле үзәк эше Регламентында билгеләнгән срокларда гамәлгә ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: муниципаль хезмәт күрсәтүнең бирелгән нәтиҗәсе.

                   

 

 

1 нче кушымта

 

Кемгә 

( муниципаль берәмлегенең җирле үзидарә органы исеме)

 

муниципаль берәмлеге)

____________________________________________________________________ (алга таба-гариза бирүче).

(фамилиясе, исеме, атасының исеме, паспорт мәгълүматлары, яшәү урыны буенча теркәлү, телефоны)

 

                                                              ГАРИЗА

 

территория өстендә  авиация эшләренә, парашюттан сикерүләргә, тагылма аэростатлар күтәрелешенә рөхсәт бирү турында

 

 

Территория өстендә һава киңлеген файдалануга рөхсәт бирүегезне сорыйм_____________ өчен ________________________________________________________________

(һава киңлеген куллану буенча эшчәнлек төре)

 

һава судносында:

тибы_______________________________________________________________________________

 

Дәүләт (теркәү) тану билгесе__________________________________________

 

завод номеры (булганда)__________________________________________________________________

 

Территория өстендә һава киңлеген куллану вакыты ___________:

 

башлану____________________________________________, тәмамлану_________________________________.

 

Һава киңлеген _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ территориясеннән файдалану урыны (файдалануга планлаштырыла торган утырту мәйданчыклары):

 

_____________________________________________________________________________________________,

 

Территория өстендә һава киңлеген куллану вакыты ___________: _____________________________

(Төнге/көндезге)

Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документларны кушып бирәм: ________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

Муниципаль хезмәт күрсәтү максатыннан, минем гаризамда күрсәтелгән шәхси мәгълүматларны эшкәртү һәм тикшерүгә рөхсәт бирәм.

Муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен документ рәвешендә шәхсән кәгазьдә тапшыруыгызны/электрон почта аша электрон почта аша электрон почта аша җибәрүегезне/электрон документ рәвешендә "Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы" дәүләт мәгълүмат системасын кулланып электрон документ формасында тапшыруыгызны сорыйм/телефон аша Хәбәр итү (ассызыкларга кирәк).

Гаризаны һәм муниципаль хезмәт алу өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тарту турындагы карарны кәгазьдә документ рәвешендә шәхсән,  "Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы" дәүләт мәгълүмат системасын кулланып электрон документ формасында тапшырырга/телефон аша хәбәр итүегезнек сорыйм (астына сызарга).

Муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту турындагы карарны кәгазьдә документ рәвешендә шәхсән,  "Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы" дәүләт мәгълүмат системасын кулланып электрон документ формасында тапшырырга/телефон аша хәбәр итүегезнек сорыйм (астына сызарга).

________________                                                                               ___________________                _____________________________

(көне, ае, елы)                                              (имза)                                     (аңлатмасы)

 

 

 

 

 

 

 2 нче кушымта 

 

 

Рөхсәт

территория өстендә  авиация эшләренә, парашюттан сикерүләргә, тагылма аэростатлар күтәрелешенә рөхсәт бирү турында

«__»___________20__ ел                                                                                                  №___________

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2010 елның 11 мартындагы 138 номерлы карары белән расланган Россия Федерациясе Һава киңлеген куллану федераль кагыйдәләренең 49 пункты һәм муниципаль берәмлекнең башкарма комитеты турындагы Нигезләмә нигезендә  Башкарма комитет рөхсәт итә

_________________________________________________________________________________

(юридик затның исеме; физик затның фамилиясе, исеме, атасының исеме)

 

(урнашу урыны/яшәү урыны адресы): __________________________________________________

 

дәүләт теркәве турында таныклык: ___________________________________________

(сериясе, номеры)

шәхесне раслаучы документлар: ___________________________________________

(сериясе, номеры)

___________________________________________________________________________________

(һава киңлеген куллану буенча эшчәнлек төре)

һава судносында:

төре

Дәүләт теркәү (тану/исәпләү-тану) билгесе ___________

завод номеры (булганда) _________________________________________________________

 

Территория өстендә һава киңлеген куллану сроклары ______:

____________________________________________________________________________________

Чикләүләр/искәрмәләр:

____________________________________________________________________________________

Шартнамәнең гамәлдә булу вакыты ____________________________________________________________

 

_________________                                     _______________                             __________________

(вазыйфа)                                                                           (имза)                                                   (аңлатмасы)

 

*әлеге рөхсәт Башкарма комитет бланкында рәсмиләштерелә

 

 

 

 

 

 

 3 нче кушымта 

Хәбәрнамә

территория өстендә  авиация эшләренә, парашюттан сикерүләргә, тагылма аэростатлар күтәрелешенә рөхсәт бирү турында

 

«__» _________20__ ел

 

_______________________________________________________________________

(юридик затның исеме; физик затның фамилиясе, исеме, атасының исеме)

 

________________________________________________________________________

(рөхсәт бирүдән баш тарту нигезе күрсәтелә)

 

 

 

_______________                                           _________________                                _________________________

(вазыйфа)                                          (имза)                                           (аңлатмасы)

 

4 нче номерлы кушымта

 

 

  Татарстан Республикасы  _____________муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенә

 __________________________________________________________

 

Гариза

техник хаталарны төзәтү турында

 

 _____________________________________муниципаль хезмәт күрсәткәндә җибәрелгән хата турында хәбәр итәм

(хезмәтнең атамасы)

Язылган: ________________________________________________________

Дөрес мәгълүматлар: _____________________________________________

______________________________________________________________________

Җибәрелгән техник хатаны төзәтүегезне һәм муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе булган документка тиешле үзгәрешләр кертүегезне сорыйм.

Түбәндәге документларны беркетәм:

1. ______________________________________________________________.

2.

3.

Техник хатаны төзәтү турындагы гаризаны кире кагу турында карар кабул ителгән очракта, әлеге карарны түбәндәге ысул белән җибәрүегезне сорыйм:

электрон документны E-mail адресына җибәрү юлы белән:__________________________________________________________;

кәгазьдәге расланган күчермә рәвешендә түбәндәге адрес буенча почта аша җибәрү юлы белән : ________________________________________________________________.

Муниципаль хезмәт күрсәтү максатыннан, алар нигезендә муниципаль хезмәт күрсәтә торган орган тарафыннан карарлар кабул ителүне исәпкә алып, шул исәптән автоматлаштырылган тәртиптә, шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә (җыю, системага салу, туплау, саклау, тәгаенләү (яңарту, үзгәртү), файдалану, тарату (шул исәптән тапшыру), шәхессезләндерү, ябу, шәхси мәгълүматларны юк итү, шулай ук муниципаль хезмәт күрсәтү кысаларында шәхси мәгълүматларны эшкәртү өчен кирәкле булган башка гамәлләр) үземнең ризалыгымны, шулай ук минем тарафтан вәкаләт бирелгән затның ризалыгын раслыйм.

Моның белән раслыйм: гаризага кертелгән, минем шәхесемә һәм мин вәкиле булып торган затның шәхесенә кагылышлы, шулай ук мин түбәндә керткән  мәгълүматлар дөрес. Гаризага беркетелгән документлар (документларның күчермәләре) Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән таләпләргә туры килә, гариза биргән вакытта бу документлар гамәлдә һәм андагы мәгълүматлар дөрес.

Миңа күрсәтелгән муниципаль хезмәтнең сыйфатын бәяләү буенча телефон аша сораштыруда катнашырга ризалыгымны бирәм: _______________________.

 

______________                                      _________________ ( ________________)

(имза)                                               (фамилиясе, исеме, атасының исеме)     

 

дата ____________            №_____                                                      

 

 

 

Кушымта

(белешмә буларак)

 

 

Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен җаваплы һәм аның үтәлешен контрольдә тотучы вазыйфаи затларның реквизитлары

 

 

Арча муниципаль районы башкарма комитеты

 

Вазыйфа

Телефоны

Электрон адресы

Башкарма комитет җитәкчесе

(84366) 3-00-44

Ispolkom.Arsk@tatar.ru

Бүлек башлыгы

(84366) 3-12-44

Rustem.Habib@tatar.ru

Бүлек белгече

(84366) 3-17-44

Radik.Fazylov@tatar.ru

       

 

 

 

Арча муниципаль районы Советы

 

Вазыйфа

Телефоны

Электрон адресы

 Район башлыгы

(84366) 3-14-33

Archa@tatar.ru

 

 

[1] Муниципаль хезмәт күрсәтүнең срогы административ процедураларны башкару өчен кирәкле минималь суммар сроктан чыгып билгеләнгән. Административ процедураларның вакыт озынлыгы эш көннәрендә исәпләнә.

 

pdf
Скачать текст
PDF, 11.01 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International