Карар 02.03.2020 №125 "2020 елга Арча муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларның туклануын оештыру турында"

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон (79ст.7п.), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2020 елга айлык акчалата һәм башка төр түләүләр турында» 2019 елның 28 августындагы 724 номерлы карары нигезендә, Арча муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны баланслы кайнар ризык белән тәэмин итү нормаларын үтәүне тәэмин итү максатларында, Арча районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә:

1.1. 2020 елның 1 гыйнварыннан Арча муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләре укучыларын кайнар аш белән тәэмин итүне һәр уку көненә 7 сум 70 тиен субсидия, ата-аналар түләве һәм мәктәп яны участогыннан керемнәр хисабына тәэмин итүне оештырырга.

1.2.   4 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләдәге укучылар, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен кайнар ризык белән тәэмин итүне 22 сум 70 тиен күләмендә җирле бюджет акчалары һәм мәктәп яны участогыннан керемнәр хисабына гамәлгә ашырырга.

1.3.   4 һәм аннан күбрәк балалы гаиләдәге укучылар, ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен кайнар ризык белән тәэмин итүне түләүсез оештыру рәвешендә социаль ярдәм күрсәтү тәртибе турында локаль-хокукый акт кабул итәргә.
2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Мәгариф идарәсе" муниципаль бюджет учреждениесенә:

- укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүгә бүлеп бирелгән акчаларны максатчан куллануны һәм исәпкә алуны контрольдә тотарга, мәктәп ашлары ассортиментын мәктәп яны участокларында җитештерелгән продукция исәбенә баету эшен көчәйтергә;

- иртәнге һәм төшке ашның нормалары һәм сыйфатын исәпкә алып барырга һәм контрольдә тотарга;

- гомуми белем бирү учреждениеләренә продуктларны өзлексез китерүне координацияләргә һәм контрольдә тотарга.

3.      «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының финанс-бюджет палатасы» муниципаль казна учреждениесенә 2020 елга Арча муниципаль районы бюджетында каралган ассигнованиеләр чикләрендә гомуми белем бирү учреждениеләренең барлык укучылары өчен уку вакытында кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру белән бәйле чыгымнарны финансларга.
         4. Әлеге карар нигезендә социаль ярдәм чаралары күрсәтүче органнар күрсәтелгән чаралар турында мәгълүмат җиткерүне Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм ЕГИССО операторы тарафыннан билгеләнгән тәртиптә һәм күләмнәрдә социаль тәэминатның Бердәм дәүләт системасын (алга таба - ЕГИССО) куллану юлы белән тәэмин итәләр.

5.Арча муниципаль районы башкарма комитетының "2019 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларның туклануын оештыру турында"  2018 елның 29 декабрендәге 1269 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.
6. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru)  бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.

7.Әлеге караның үтәлешен контрольдә тотуны үз өстемә алам.

 

 

 

Җитәкче вазыйфаларын башкаручы                                                                          Р.Р.Мөхетдинов

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 714.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International