Карар 10.03.2020 №133 "Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2019 елның 10 сентябрендәге 703 номерлы “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2016 елның 30 декабрендәге 1646 номерлы карары белән расланган (31.08.2016, №954-а, 03.04.2017, №336 үзгәрешләр белән) 2020-2022 елларда Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча озак сроклы муниципаль адреслы программаны гамәлгә ашыруның Кыска сроклы планын раслау турында” карарына үзгәрешләр кертү хакында"

Россия Федерациясе Торак кодексы һәм «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлауны оештыру турында» 2013 елның 25 июнендәге 52-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Арча районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2019 елның 10 сентябрендәге 703 номерлы “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2016 елның 30 декабрендәге 1646 номерлы карары белән расланган (31.08.2016, №954-а, 03.04.2017, №336 үзгәрешләр белән) 2020-2022 елларда Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча озак сроклы муниципаль адреслы программаны гамәлгә ашыруның Кыска сроклы планын раслау турында”  карарына кушымта итеп бирелгән үзгәрешләрне расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты аппаратының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы

Р.В. Хәбибуллинга йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                    И.Ә. Галимуллин

 

 

 

Арча районы

башкарма комитетының

 "___" ___________ 2020 ел, №__

карарына кушымта___

 

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2019 елның 10 сентябрендәге 703 номерлы “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2016 елның 30 декабрендәге 1646 номерлы карары белән расланган (31.08.2016, №954-а, 03.04.2017, №336 үзгәрешләр белән) 2020-2022 елларда Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча озак сроклы муниципаль адреслы программаны гамәлгә ашыруның Кыска сроклы планы

 

  1. Гомуми нигезләмәләр

   

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2019 елның 10 сентябрендәге 703 номерлы “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2016 елның 30 декабрендәге 1646 номерлы карары (31.08.2016, №954-а, 03.04.2017, №336 үзгәрешләр белән) белән расланган 2020-2022 елларда Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча озак сроклы муниципаль адреслы программаны гамәлгә ашыруның Кыска сроклы планы (алга таба – Кыска сроклы план, озак сроклы программа) Төбәк программасын гамәлгә ашыру, күпфатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт ясау срокларын ачыклау, күпфатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт ясау буенча планлаштырыла торган хезмәт күрсәтүләр һәм (яисә) эш төрләрен барлау, капиталь ремонт үткәрүгә дәүләт, муниципаль ярдәм төрләрен һәм күләмен билгеләү максатларында,  Россия Федерациясе Торак кодексы, «Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды турында» 2007 елның 21 июлендәге 185-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлауны оештыру турында» 2013 елның 25 июнендәге 52-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы нигезедә эшләнде.                                           

 

II. Кыска сроклы планның төп максатлары һәм бурычлары

 

          Кыска сроклы планның төп максатлары:

Арча муниципаль районында торак фондын саклау һәм торгызу;

гражданнарга имин һәм уңайлы яшәү шартлары тудыру;

торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруны стимуллаштыру;

торак фонды белән идарә итүнең нәтиҗәле механизмнарын формалаштыру.

         Кыска сроклы планның төп бурычлары:

торак фондының сакланышын тәэмин итү һәм кулланылыш сыйфатын     яхшырту;

торак фондын билгеләнгән нормативларга туры китерү;

торак фондының тузу дәрәҗәсен киметү;

ресурсларны саклый торган технологияләр кертү.

 

 

III.  Кыска сроклы планның чаралары исемлеге

 

1) Оештыру чаралары:

капиталь ремонт эшләрен башкару, кирәкле эш күләме, материалларның бәясе, ремонтны финанслау тәртибе һәм капиталь ремонт үткәрүнең башка шартлары турында карарлар кабул итү өчен билгеләнгән тәртиптә бина милекчеләренең җыелышларын үткәрү;

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе белән тикшерү актларын һәм кимчелекләр исемлеген (дефектная ведомость) килештереп, күпфатирлы йортларны тикшерү;

капиталь ремонт объектларына проект алды, беренчел-рөхсәт һәм проект документларын эшләү һәм әлеге документацияне Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча федераль агентлыкның Татарстан Республикасы буенча төзелеш һәм төзелеш материаллары сәнәгатендә бәя кую федераль үзәге филиалы белән килештерү;

капиталь ремонт үткәрү эшләрен башкару өчен билгеләнгән тәртиптә подрядчы оешмаларны сайлап алу;

 Кыска сроклы планны финанс белән тәэмин итү.

2) Кушымта итеп бирелгән күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау исемлеге буенча күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау  буенча техник чаралар.

3)  Кыска сроклы планга мониторинг ясау:

Кыска сроклы план чараларының үтәлешен, аны тормышка ашыруга бүлеп бирелгән акчаларның кулланылышын тикшереп тору;

Кыска сроклы планга анализ  ясау һәм бәяләү  нәтиҗәләре.

2020-2022 елларда Арча муниципаль районы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча Төбәк программасын гамәлгә ашыруның Кыска сроклы планын үтәүнең планлаштырыла торган күрсәткечләре 1нче, 2нче, 3нче таблицаларда бирелә.

 

 IV. Кыска сроклы планның ресурслары

 

      Кыска сроклы планны финанслау чыганагы-Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм фонды, Татарстан Республикасы бюджеты, җирле бюджет, бина милекчеләре акчалары.

2020, 2021, 2022 елларга КФЙны капиталь ремонтлау чараларын финанслау күләмнәре:

- 2020 ел-23148985,99 сум;

- 2021 ел-15968952,53 сум;

- 2022 ел-15968495,53 сум;

Программаны финанслау күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау өчен финанс чараларына ихтыяҗ күләменнән чыгып башкарыла.

 

 

2020 елда күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү һәм финанслау күләмнәре

1 нче таблица

Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча эш төрләре

Капиталь ремонт үткәрү күләме,  үлчәү берәмлеге

Капиталь ремонт үткәрүгә финанс чараларына ихтыяҗ күләме - сум

 
 

Йомшак түбәне ремонтлау, кв. м

-

-

 

Шифер түбәне ремонтлау, кв. м

-

-

 

Металл түбәне ремонтлау, кв. м

-

-

 

Йорт эчендәге инженерлык челтәрләрен ремонтлау, төзекләндерү эшләре

 шул исәптән:

-

 

-

 

электр белән тәэмин итү,  м

-

-

 

җылылык белән тәэмин итү (җылыту), м

-

-

 

газ белән тәэмин итү, җылылык белән тәэмин итү, м

-

-

 

су белән тәэмин итү

шул исәптән:

-

-

 

кайнар

-

-

 

салкын

-

-

 

су чыгару (канализация),  м

-

-

 

Ресурсларны куллануны исәпкә алу приборларын һәм идарә итү төеннәрен урнаштыру, данә.

-

-

 

Лифтларны ремонтлау һәм алыштыру, 

лифт шахталарын ремонтлау, данә.

-

-

 

Күпфатирлы йортларда биналарның милекчеләренең гомуми милкенә караган подвал биналарын ремонтлау, кв. м

-

-

 

Фасадларны җылыту, кв. м

-

-

 

Фасадларны ремонтлау, кв. м

5131,00

17810730,80

 

Подъездларны ремонтлау, м

2131,00

3478434,60

 

Техник паспортлар ясау, берәмлек.

9

191364,12

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2021 елда күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү һәм финанслау күләмнәре

2 нче таблица

Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча эш төрләре

Капиталь ремонт үткәрү күләме, үлчәү берәмлеге

Капиталь ремонт үткәрүгә финанс чараларына ихтыяҗ күләме - сум

 
 

Йомшак түбәне ремонтлау, кв. м

-

-

 

Шифер түбәне ремонтлау, кв. м

-

-

 

Металл түбәне ремонтлау, кв. м

1856,00

6265000,00

 

Йорт эчендәге инженерлык челтәрләрен ремонтлау, төзекләндерү эшләре

 шул исәптән:

-

 

-

 

электр белән тәэмин итү,  м

-

-

 

җылылык белән тәэмин итү (җылыту),  м

-

-

 

газ белән тәэмин итү, м

-

-

 

су белән тәэмин итү

 шул исәптән:

-

-

 

кайнар

-

-

 

салкын

-

-

 

су чыгару (канализация),  м

-

-

 

Ресурсларны куллануны исәпкә алу приборларын һәм идарә итү төеннәрен урнаштыру, данә.

-

-

 

Лифтларны ремонтлау һәм алыштыру, 

лифт шахталарын ремонтлау, данә.

-

-

 

Күпфатирлы йортларда биналарның милекчеләренең гомуми милкенә караган подвал биналарын ремонтлау, кв. м

-

-

 

Фасадларны җылыту, кв. м

-

-

 

Фасадларны ремонтлау, кв. м

2117,00

8627538,97

 

Подъездларны ремонтлау, м

240,00

337404,00

 

Техник паспортлар ясау, берәмлек.

5

150801,91

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2022 елда күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү һәм финанслау күләмнәре

3 нче таблица

Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча эш төрләре

Капиталь ремонт үткәрү күләме,  үлчәү берәмлеге

Капиталь ремонт үткәрүгә финанс чараларына ихтыяҗ күләме - сум

 
 

Йомшак түбәне ремонтлау, кв. м

-

-

 

Шифер түбәне ремонтлау, кв. м

-

-

 

Металл түбәне ремонтлау, кв. м

1150,00

6261544,23

 

Йорт эчендәге инженерлык челтәрләрен ремонтлау, төзекләндерү эшләре

 шул исәптән:

-

 

-

 

электр белән тәэмин итү, м

-

-

 

җылылык белән тәэмин итү (җылыту), м

-

-

 

газ белән тәэмин итү, м

-

-

 

су белән тәэмин итү

шул исәптән:

-

-

 

кайнар

-

-

 

салкын

-

-

 

су чыгару (канализация),  м

-

-

 

Ресурсларны куллануны исәпкә алу приборларын һәм идарә итү төеннәрен урнаштыру, данә.

-

-

 

Лифтларны ремонтлау һәм алыштыру, 

лифт шахталарын ремонтлау, данә.

-

-

 

Күпфатирлы йортларда биналарның милекчеләренең гомуми милкенә караган подвал биналарын ремонтлау, кв. м

-

-

 

Фасадларны җылыту, кв. м

-

-

 

Фасадларны ремонтлау, кв. м

2098,00

7682833,76

 

Подъездларны ремонтлау, м

855,00

1295073,00

 

Техник паспортлар ясау, берәмлек.

5

145809,06

 

 

Кыска сроклы планны гамәлгә ашыру барышында аерым чаралар, финанслау күләмнәренә һәм чыганакларына ел саен «Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды турында» 2007 елның 21 июлендәге 185-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясында каралган муниципаль берәмлек тарафыннан финанс ярдәме күрсәтү шартларын үтәү нәтиҗәләре, Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм фонды, Татарстан Республикасы бюджеты һәм җирле бюджет акчаларын бүлеп бирү буенча төзәтмәләр кертелергә мөмкин.

 

 

V. Капиталь ремонт буенча хезмәтләр һәм (яки) эшләрнең чик бәясе

 

Әлеге Кыска сроклы планга кертелгән күпфатирлы йортларда биналарның гомуми мәйданының 1 квадрат метрына исәпләнгән капиталь ремонт буенча хезмәтләрнең һәм (яки) эшләрнең чик бәясе күләме эш төрләре буенча Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы боерыгы (алга таба - Министрлык) белән раслана.

Капиталь ремонт буенча хезмәтләрнең һәм (яки) эшләрнең әлеге бүлектә каралган чик хакын арттыру, шулай ук Кыска сроклы планда каралмаган хезмәтләр һәм (яки) эшләр өчен түләү күпфатирлы йортта биналар милекчеләренең капиталь ремонт өчен минималь взнос рәвешендә түләнә торган акчаларыннан артыграк күләмдәге взнос рәвешендә гамәлгә ашырыла.

 

VI. Кыска сроклы планны тормышка ашыру механизмы

 

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты:

Төбәк программасын тормышка ашыру буенча кыска сроклы (еллык) муниципаль планнарны формалаштыра һәм Министрлыкка җибәрә;

Министрлыкка муниципаль берәмлек тарафыннан финанс ярдәме күрсәтү шартларының үтәлешен раслаучы норматив хокукый актларның күчермәләрен һәм башка документлар тапшыра;

җирле бюджет акчаларын федераль законда билгеләнгән тәртиптә һәм торак законнары нигезендә әлеге Кыска сроклы планда билгеләнгән күләмдә капиталь ремонт эшләрен финанслауга күчерә;

Төбәк операторы белән килешү (шартнамә) нигезендә күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча эшләргә техник заказчы функцияләрен башкара;

башкарылган эшләр актларын, капиталь ремонт эшләрен кабул итү актларын, күпфатирлы йортны капиталь ремонтлау өчен расланган чыгымнар сметасында каралмаган акчадан файдалану очракларыннан тыш, шулай ук ул арткан очракта килештерә;

күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләр башкаруга бүлеп бирелә торган акчаларның максатчан кулланылышын контрольдә тота;

Министрлык билгеләгән тәртиптә тиешле муниципаль берәмлек буенча Кыска сроклы планны гамәлгә ашыру максатларыннан, мәгълүматлар базасын (шул исәптән күпфатирлы йортларда торак һәм торак булмаган биналар мәйданнары буенча мәгълүматлар) барлыкка китерә һәм актуаль хәлдә  тота;

Хисап формалаштыру өчен кирәкле документларны һәм белешмәләрне Фондка, Министрлыкка һәм Кыска сроклы планның башка башкаручыларына тапшыра.

УО, ТСЖ:

тикшерү актларын, капиталь ремонт эшләре күләменә кимчелекләр  исемлеген, башкарылган эшләр һәм (яки) хезмәтләр күрсәтү актларын килештерә;

Төбәк операторы белән түләү документларын формалаштыруга һәм капиталь ремонт өчен кертемнәр буенча милекчеләрнең ай саен җыемнарын һәм түләүләрен Төбәк операторы счетына күчерүне тәэмин итүгә шартнамәләр (килешүләр) төзи;

дәүләт экспертизасы бәяләмәсен алу белән проект документларын әзерләүне тәэмин итә;

торак милекчеләренә капиталь ремонт башлану вакыты, кирәкле исемлек һәм хезмәтләр күләме, аларның бәясе, күпфатирлы йорттагы гомуми милекне капиталь ремонтлауны финанслау тәртибе һәм чыганаклары турында һәм Россия Федерациясе Торак кодексы нигезендә капиталь ремонт үткәрүгә бәйле башка тәкъдимнәр кертә;

күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау мәсьәләләре буенча милекчеләрнең җыелышларын оештыра;

капиталь ремонт объектларына узуны гамәлгә ашыра;

күпфатирлы йортларда капиталь ремонтны үз вакытында һәм сыйфатлы башкаруны, шулай ук капиталь ремонттан соң күпфатирлы йортларны файдалануга алуны, капиталь ремонт тәмамланган объектларны тикшерү һәм файдалануга тапшыру актларына кул кую хокукы белән контрольдә тота.

Бина милекчеләре:

тикшерү актларын, капиталь ремонт эшләре күләменә карата кимчелекләр исемлеген килештерәләр;

күпфатирлы йортларны үз вакытында һәм сыйфатлы ремонтлауны контрольдә тотуда, шулай ук капиталь ремонт тәмамланган объектларны тикшерү һәм файдалануга тапшыру актларына кул кую хокукы белән аларны файдалануга алуда катнашалар.

Подрядчы оешмалар:

күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча Кыска сроклы план һәм подряд килешүе белән билгеләнгән вакыт эчендә эшләрне башкаруны тәэмин итәләр;

КС-2, КС-3 формалары буенча башкарылган эшләр актларын формалаштыралар;

күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча эшләрне сыйфатлы һәм үз вакытында башкаруга җаваплы;

объектны файдалануга тапшыралар;

подряд килешүендә каралган башка эшләрне башкаралар.

Техник заказчы функцияләрен башкаручы оешмалар:

проект документларын, шул исәптән сметаны әзерләүне һәм раслауны гамәлгә ашыралар;

күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү вакытында төзелешкә контрольлек итәләр;

башкарылган эшләрне кабул итүдә катнашалар, башкарылган эшләр актларын килештерәләр;

объектны файдалануга тапшыруда катнашалар, объектны кабул итү актын килештерәләр;

күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча эшләрне сыйфатлы һәм үз вакытында башкаруга җаваплы;

проект оешмасыннан проект-смета документларын кабул итәләр;

күпфатирлы йортта гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча күрсәтелгән хезмәтләрне һәм (яки) башкарылган эшләрне кабул итү актына кул куйганнан соң 10 көн эчендә әлеге күпфатирлы йорт белән идарә итүче затка күпфатирлы йортта гомуми милекне капиталь ремонтлау турындагы документларның күчермәләрен (шул исәптән, проект, смета документлары, капиталь ремонт буенча хезмәтләр күрсәтү һәм (яки) эшләр башкару турындагы шартнамәләрнең күчермәләрен) һәм капиталь ремонт үткәрүгә бәйле башка документларны  тапшыралар (финанс документларыннан тыш);

техник заказчының законнарда каралган башка функцияләрен гамәлгә ашыралар.

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең "Арча-инфо" филиалы Кыска сроклы пландагы чараларны тормышка ашыру барышын даими яктыртып тора.

Кыска сроклы планны планлаштыру, үтәү, контрольдә тоту һәм мониторинглау "Торак фонды мониторингы" бердәм мәгълүмат системасында тормышка ашырыла.

 

VII. Күпфатирлы йортларның гомуми милеген капиталь ремонтлау өчен

 подрядчы оешмаларны сайлап алу тәртибе

 

Подрядчы оешмалар расланган Тәртип нигезендә Төбәк операторы тарафыннан сайлап алына.

 

VIII. Программаны гамәлгә ашыру тәртибе

      Кыска вакытлы планны гамәлгә ашыру тәртибе Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары белән билгеләнә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


 
 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 4.01 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International