Карар 12.03.2020 №168 "Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2018 елның 4 декабрендәге 1208 номерлы «Гаилә мәктәпкәчә төркемнәре оештыру турында Нигезләмәне раслау хакында» карарына үзгәрешләр кертү турында (2019 елның 6 августындагы 589 номерлы үзгәрешләр белән)"

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрми торган балаларны һәрьяклап үстерүне тәэмин итү, мәктәпкәчә белем бирү системасының яңа формаларын үстерү максатларында, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Гаилә мәктәпкәчә төркемнәре оештыру турындагы Нигезләмәне раслау хакында 2018 елның 4 декабрендәге 1208 номерлы карарына (2019 елның 6 августындагы 589 номерлы үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

әлеге карар белән расланган «Гаилә мәктәпкәчә төркемнәре оештыру турында Нигезләмә»дә:

«Гомуми нигезләмәләр» дигән I бүлеккә 1.8. пункты өстәргә һәм аны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«1.8. Үз баласы (балалары) мәктәп яшенә җиткән һәм аны (аларны) мәктәпкәчә гаилә төркеменнән чыгарган очракта, әлеге гаилә мәктәпкәчә  төркеменә йөрүче башка гаилә балалары бүтән мәктәпкәчә учреждениегә ата-аналар ризалыгы белән генә күчерелә. Ата-аналар ризалыгы булмаганда, бала мәктәпкәчә яшьтән узганчы (7 яшь) гаилә мәктәпкәчә төркеменә йөрергә хокуклы. Әлеге төркемгә яңа балаларны кабул итү туктатыла».

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга  һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары

Р.Р. Мөхетдиновка йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет житәкчесе                                              И.Ә.Галимуллин

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 473.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International