"Россия Федерациясендә мәгариф турында" 2012 елның 29 декабрендәге 273 номерлы Федераль законга туры китерү максатыннан, Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:
1. Арча муниципаль районы башкарма комитетының «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте турында» 2018 елның 13 декабрендәге 1227 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте турындагы Нигезләмәгә (1 нче кушымта) түбәндәге үзгәрешләр кертергә:
1) 3.2.8 пунктның 2 абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«3.2.8. Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенең оператив дежур торучысына таләпләр:
эш стажына таләпләр куелмыйча урта һөнәри белем яисә белгечлек буенча кимендә 3 ел эш стажы».
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарырга (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка игълан итәргә (http://arsk.tatarstan.ru).
3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз өстемә алам.
Башкарма комитет җитәкчесе И.Ә. Галимуллин