Карар 18.03.2020 №181 "Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан күбрәк савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алуга чыгымнарның бер өлешен каплауга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидия бирү турында Нигезләмәне раслау хакында"

Россия Федерациясе Бюджет кодексының 78 статьясы, "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 6 сентябрендәге 887 номерлы "Юридик затларга (дәүләт (муниципаль) учреждениеләргә субсидияләр бирүдән тыш), шәхси эшкуарларга, шулай ук товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр җитештерүче физик затларга субсидияләр бирүне җайга сала торган норматив хокукый актларга, муниципаль хокукый актларга гомуми таләпләр турында" карарына таянып,  район башкарма комитетының 2019 елның 29 октябрендәге 825 номерлы карары белән расланган "2019 - 2021 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү” муниципаль программасын гамәлгә ашыру кысаларында, сөт җитештерүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен каплау, шулай ук Арча муниципаль районында сыерларның баш санын саклап калу һәм арттыру буенча чаралар күрү максатыннан Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

 

1.Расларга:

1.1. 1 нче кушымта итеп бирелгән шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан да күбрәк савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплауга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү турында Нигезләмәне;

1.2. 2 нче кушымта итеп бирелгән шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан да күбрәк савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплауга бирелә торган җирле бюджет акчаларыннан нәтиҗәле файдалану буенча гражданнарга субсидияләр бирү комиссиясе составын;

1.3. 3 нче кушымта итеп бирелгән шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан күбрәк баш савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплауга бирелә торган җирле бюджет акчаларыннан нәтиҗәле файдалану комиссиясе турында Нигезләмәне.

 

2. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлегенә шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан  күбрәк савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алуга чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр бирү шартларын һәм тәртибен район авыл җирлекләре башлыкларына җиткерергә.

 

3. Әлеге карарны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында http://pravo.tatarstan.ru адресы һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында http://arsk.tatarstan.ru адресы буенча бастырып чыгарырга.

 

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Р.Р. Мөхәрәмовка йөкләргә.

 

 

 

 

 

 

      Җитәкче                                                                                   И.Ә.Галимуллин 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1 нче кушымта

 

      Татарстан Республикасы

Арча муниципаль районы

башкарма комитетының

«____»_____________2020ел,

 № ____ карары белән расланган

 

Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан күбрәк савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алуга чыгымнарның бер өлешен каплауга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидия бирү турында

Нигезләмә

 

1. Гомуми нигезләмәләр

 

1. Әлеге Нигезләмә Россия Федерациясе Бюджет кодексының 78 статьясы, "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы федераль закон, «Шәхси ярдәмче хуҗалык турында» 2003 елның 7 июлендәге 112 номерлы федераль закон нигезендә эшләнде һәм Арча муниципаль районы территориясендә дүрт һәм аннан күбрәк савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплауга җирле бюджет акчалары исәбеннән субсидияләр бирү тәртибен билгели.

2. Әлеге Нигезләмә субсидия бирү шартларын һәм тәртибен, аны биргәндә билгеләнгән шартлар бозылган очракта, субсидияне кире кайтару тәртибен, шулай ук субсидия алуга дәгъва кылучы мөрәҗәгать итүчеләрне сайлап алу критерийларын билгели.

3. Субсидияләр бирү буенча бюджет акчаларын баш бүлүче - Арча муниципаль районы башкарма комитеты.

         4. Гражданнарга субсидияләр максатчан характерда, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан күбрәк баш савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алуга чыгымнарның бер өлешен каплау өчен түләүсез һәм кире кайтарылмый торган нигездә бирелә.

         5. Субсидия алу мөмкинлеге турында халыкка мәгълүмат массакүләм мәгълүмат чараларында һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) тиешле мәгълүмат урнаштыру юлы белән башкарыла.

 

2. Субсидия бирү максатлары

 

          «Шәхси ярдәмче хуҗалык турында» 2003 елның 7 июлендәге 112 номерлы федераль законның 7 статьясы нигезендә субсидия бирү максаты-Арча муниципаль районы гражданнарының шәхси ярдәмче хуҗалыкларында сыерларның баш санын саклап калу өчен шартлар тудырып, авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеген үстерү.

 

 

3. Субсидияләр алу хокукына ия булган физик затларны сайлап алу критерийлары һәм категорияләре

 

Субсидия бирү турында карар кабул итү өчен сайлап алу критерийлары:

  • шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы граждан Арча муниципаль районы территориясендә теркәлгән булу;
  • шәхси хуҗалыкта субсидия сорап мөрәҗәгать иткән вакытка тиешле авыл җирлегенең хуҗалык кенәгәсендә дүрт һәм аннан күбрәк сыер теркәлгән булу;
  • граждан тарафыннан әлеге Нигезләмәнең 5 бүлегендәге 1 пункты таләпләре нигезендә документлар пакетын тапшыру.

 

4. Субсидия бирү буенча комиссия

 

1. Арча муниципаль районы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга субсидия бирү буенча даими эшләүче комиссия (алга таба - Комиссия) рәис, рәис урынбасарыннан, секретарьдан һәм комиссия әгъзаларыннан тора.

2. Комиссия секретаре Комиссия утырышларын әзерләүне, утырыш беркетмәсен алып баруны гамәлгә ашыра.

3. Комиссия утырышлары ай саен үткәрелә.

4. Өч эш көне эчендә рәсмиләштерелә торган Комиссия утырышы беркетмәсе нигезендә субсидияләр бирү турында карар әзерләнә.

5. Комиссия карарлары аның әгъзаларының яртысыннан ким булмаган составы булганда тулы хокукка ия һәм утырышта катнашучыларның күпчелек тавышы белән кабул ителә.

 

5. Субсидия бирү шартлары

 

1. Субсидиягә ия булу хокукын алу өчен граждан Арча муниципаль районы башкарма комитетына (алга таба – Башкарма комитет) түбәндәге документларны теркәп, әлеге Нигезләмәнең 1 нче кушымтасы нигезендә гариза бирә:

1.1 күчермәләр:

 -шәхесне раслаучы документ;

- ИНН таныклыгы;

- сату-алу (җитештерү) шартнамәсе;

- сатып алынган саву аппаратының тулы бәясен түләүне раслаучы түләү документлары (квитанция, касса чегы яки банк өземтәсе һәм түләү поручениесе);

- җиһазга (аппарат) паспорт;

1.2 гариза бирү датасына авыл җирлеге башлыгы раслаган хуҗалык кенәгәсеннән сыерлар саны күрсәтелгән өземтә;

1.3 субсидия күчерү өчен шәхси счет номеры;

1.4 барлык салым төрләре буенча бурычлар булмау турында салым инспекциясе раслаган формада № КНД 1120101 белешмә;

1.5 үзара салым буенча бурычның булмавы турында авыл җирлеге башлыгы раслаган белешмә;

2. Башкарма комитет гаризаларны теркәү журналында, гаризаның кергән номерын һәм бирү датасын күрсәтеп терки, барлык бирелгән гаризаларны һәм документларның тулылыгын һәм дөреслеген тикшерә һәм Комиссия утырышына чыгара.

Комиссия субсидия бирү буенча кергән гаризаларны ай саен карый, субсидия бирү турында коллегиаль карар кабул итә. Нәтиҗә беркетмә белән рәсмиләштерелә, шуның нигезендә Башкарма комитет субсидия алучылар Исемлеген раслау турында карар чыгара.

3. Субсидия гариза бирү елында сатып алынган саву аппараты бәясенең 50% ы күләмендә бирелә, әмма дүрт һәм аннан күбрәк савым сыеры булган бер шәхси ярдәмче хуҗалык өчен 20 000 сумнан да артмаган күләмдә һәм бер тапкыр бирелә.

4. Башкарма комитет субсидия алучылар Исемлеген раслаганнан соң, граждан белән әлеге Нигезләмәнең 3 нче кушымтасы нигезендә субсидия бирү турында Килешү төзи.

5. Субсидия бирүдән баш тарту өчен нигез булып  түбәндәгеләр тора:

- документларны тулысынча тапшырмау яки аларның әлеге Тәртип таләпләренә туры килмәве;

- субсидия алучы тарафыннан бирелгән мәгълүматның дөрес булмавы;

- бюджет йөкләмәләре лимитының булмавы.

Бюджет йөкләмәләре лимиты җитмәгән очракта, субсидия гаризалар керү чираты тәртибендә бирелә.

Субсидия бирүдән баш тарткан очракта, Башкарма комитет әлеге карар кабул ителгәннән соң биш көн эчендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга тиешле хәбәрнамә җибәрә.

 

6. Субсидия бирү тәртибе

 

1. Субсидия бирү өчен Башкарма комитет субсидия алу хокукына ия гражданнарның җыелма реестрын билгеләнгән форма буенча формалаштыра һәм финанс-бюджет палатасына тапшыра (Нигезләмәнең 2 нче кушымтасы).

2. Субсидия бирү субсидия бирү турындагы Килешү, башкарма комитетның Комиссия карары нигезендә әзерләнгән субсидия алучылар Исемлеген раслау турындагы карары нигезендә, бюджет акчаларын баш бүлүче Башкарма комитетның шәхси счетыннан гражданнарның шәхси счетларына күчерү юлы белән башкарыла.

 

7. Биргәндә билгеләнгән шартлар бозылган очракта, субсидияне кире кайтару тәртибе

 

1. Субсидия алу өчен дөрес булмаган белешмәләр бирелгән очракта, Башкарма комитет субсидия алучы адресына муниципаль район бюджетына субсидияне биш эш көне эчендә кире кайтаруны сорап таләп җибәрә.

1.1. Субсидия алучы, таләп алынганнан соң ун эш көне эчендә муниципаль район бюджетына алынган субсидия суммасын кире кайтарырга тиеш, ул муниципаль район бюджеты керемнәренә күчерелә.

1.2. Субсидия күрсәтелгән срокка кайтарылмаган очракта, Башкарма комитет муниципаль район бюджетына кире кайтарылырга тиешле субсидия суммасын суд тәртибендә түләттерү чарасын күрә.

1.3. Башкарылган чыгымнар турында дөрес булмаган мәгълүмат биргән өчен гражданнар гамәлдәге законнар нигезендә җаваплы.

        2. Субсидия бирү шартларын, максатларын һәм тәртибен үтәүне контрольдә тотуны, бюджет акчаларын баш бүлүче буларак, Башкарма комитет һәм Арча муниципаль районы Башкарма комитетының муниципаль финанс контроле органнары башкара.

3. Субсидия алучы 5 ел дәвамында саву аппаратын төзек хәлдә сакларга һәм саву өчен генә файдаланырга тиеш.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан күбрәк савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алуга чыгымнарның бер өлешен каплауга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидия бирү турында Нигезләмәгә

1 нче кушымта

 

 

Арча муниципаль районы

Башкарма комитеты җитәкчесе

____________________________________________

____________________________________________

адресы буенча яшәүче

____________________________________________

паспорт сериясе  ___________;№_________

ИНН________________________________

элемтә тел.___________________________________

 

ГАРИЗА

Арча муниципаль районы башкарма комитетының «___» _______________ 2020 ел, №___ карары белән расланган  шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан да күбрәк савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидия бирү турындагы Нигезләмә нигезендә субсидия бирүегезне сорыйм.

____________________________________адресы буенча урнашкан  шәхси хуҗалыктагы савым сыерлар саны «___»___________2020 елга _____________ (________________) баш тәшкил итә.

1. Субсидия бирү тәртибе белән танышмын һәм  шартларын үтәргә ризамын.

2. Субсидия бирелгән очракта,  субсидия алганнан соң биш ел эчендә савым сыерларының баш санын киметмәскә йөкләмә алам.

Гаризага терким:

1. Паспорт күчермәсе.

2. ИНН күчермәсе.

3. “___”__________20__ елга сыерлар санын күрсәтеп, хуҗалык кенәгәсеннән өземтә (гариза бирү датасы).

4.1 салым инспекциясе раслаган формада № КНД 1120101 барлык салым төрләре буенча бурычлар булмау турында белешмә;

4.2 авыл җирлеге башлыгы раслаган үзара салым бурычлары булмау турында белешмә.

Югарыда аталган субсидияне алу максатыннан, минем шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирәм.                               

Субсидияне түбәндәге реквизитлар буенча күчерүегезне сорыйм: ________________________________________________________________________________________________________________________________

 

 

«____» ________________________________  20____ел   

 

 

 

_________________/__________________________________/

 (имза)                             (Ф. и. а.и.) 

 

 

 Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы

 һәм дүрт һәм аннан күбрәк савым сыеры булган

 гражданнарга саву аппараты сатып алуга чыгымнарның

 бер өлешен каплауга Татарстан Республикасы

Арча муниципаль районы бюджетыннан

субсидия бирү турында Нигезләмәгә

2 нче кушымта

 

 

 

Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы, саву аппараты сатып алуга чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидия алу өчен дүрт һәм аннан күбрәк савым сыеры булган гражданнар

 ИСЕМЛЕГЕ

 «____» _______________ 20___ел

 

Мөрәҗәгать итүче ф. и. а.и.

Салым түләүченең тәңгәлләштерү номеры (ИНН)

 паспорт сериясе, номеры

Яшәү адресы, яшәү урыны буенча теркәлүе

Гариза бирү датасына шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерлар саны, баш

Субсидия күләме

Банк реквизитлары

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Комиссия секретаре                        ________________       ______________          

  (имза)

 

 

 

 

 

Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы

 һәм дүрт һәм аннан күбрәк савым сыеры булган

 гражданнарга саву аппараты сатып алуга чыгымнарның

 бер өлешен каплауга Татарстан Республикасы

Арча муниципаль районы бюджетыннан

субсидия бирү турында Нигезләмәгә

3 нче кушымта

 

 

 

Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы

һәм дүрт һәм аннан күбрәк савым сыеры булган

гражданнарга саву аппараты сатып алуга чыгымнарның

бер өлешен каплауга Татарстан Республикасы

Арча муниципаль районы бюджетыннан

субсидия бирү турында

 КИЛЕШҮ

 

Арча шәһәре

«____»___________20__ ел

 

«Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитеты” муниципаль казна учреждениесе турында» Нигезләмә нигезендә эш итүче, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты  җитәкчесе_____________________________, алга таба “Башкарма комитет” дип аталучы бер яктан, ______________________________________________________ нигезендә эш итүче ____________________________, алга таба  “Алучы” дип аталучы икенче яктан, алга таба  бергә  «Яклар» дип аталачаклар, түбәндәгеләр турында әлеге килешүне (алга таба – Килешү) төзеделәр:

 

  1. Килешү предметы

 

1.1. Килешү предметы булып шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан күбрәк савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алуга чыгымнарның бер өлешен каплауга Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү һәм аннан файдалану тора.

1.2. Алучыга 20___ елда бирелә торган субсидия күләме _____________________ сум тәшкил итә.

 

2. Якларның хокуклары һәм бурычлары

 

2.1. Башкарма комитет бурычлы:

а) Алучыга_______________________ сум күләмендә субсидия  бирергә;

б) әлеге Килешү кысаларында субсидия Алучының сыерларының баш санын тикшерергә;

в) Алучыдан әлеге Килешү предметына кагылышлы документларны һәм материалларны соратып алырга;

г) субсидия Алучының субсидияләр бирү шартларын, максатларын һәм тәртибен үтәүне тикшерергә.

2.3. Алучы бурычлы:

а) субсидия алганнан соң сыерларның баш санын биш ел эчендә киметмәскә;

б) Башкарма комитет тарафыннан субсидиянең максатчан кулланылышын тикшергәндә, барлык кирәкле документларны һәм мәгълүматны тапшырырга.

2.4. Субсидия алучы субсидия биргән бюджет акчаларын баш бүлүче һәм муниципаль финанс тикшерүе органнары тарафыннан субсидия алучының субсидия бирү шартларын, максатларын һәм тәртибен үтәүләрен тикшерүләрне гамәлгә ашыруга риза.

 

3. Якларның җаваплылыгы

 

3.1. Әлеге Килешү шартларын үтәмәгән яки тиешенчә үтәмәгән өчен Яклар Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә җаваплы.

 

4. Килешүнең гамәлдә булу вакыты

 

4.1. Әлеге Килешү ике як та кул куйган көннән үз көченә керә һәм _____________20__ елга кадәр гамәлдә була.

 

5. Йомгаклау нигезләмәләре

 

5.1. Әлеге Килешү буенча йөкләмәләрне үтәү барышында Яклар арасында барлыкка килә торган бәхәсләр (каршылыклар), мөмкин булганча, сөйләшүләр үткәрү, хатлар һәм башка документлар алмашу юлы белән яисә Россия Федерациясе законнары нигезендә  суд тәртибендә хәл ителә.

5.2. Әлеге Килешү Якларның һәркайсы өчен берүк юридик көчкә ия ике нөсхәдә төзелде.

5.3. Килешүнең барлык кушымталары да аның аерылгысыз өлеше булып тора.

 

  1. Якларның адреслары һәм реквизитлары

Татарстан Республикасы муниципаль районы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе

 

______________________________________

 

(фамилия, исем, атасының исеме)

 

М. У.

 

         Алучы

_____________________________

_____________________________

(фамилиясе, исеме, атасының исеме)

 

 

 

 

Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы

 һәм дүрт һәм аннан күбрәк савым сыеры булган

 гражданнарга саву аппараты сатып алуга чыгымнарның

 бер өлешен каплауга Татарстан Республикасы

Арча муниципаль районы бюджетыннан

субсидия бирү турында Нигезләмәгә

4 нче кушымта                                              _____________________________________

                          

                                                            ______________________________________ 

                                                                               ________________________________,

                                                                                     Мөрәҗәгать итүченең контакт мәгълүматлары

 

 

 

          Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан күбрәк савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплауга Арча муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирүдән баш тарту турында

Хәбәрнамә

 

         Арча муниципаль районы башкарма комитеты шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан да күбрәк савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты алу чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр бирүдән түбәндәге нигезләр буенча баш тарту турында хәбәр итә:

_______________________________________________________________________________________________________________________________

________________________________________________________________________________________________________________________________

_______________________________________________________________________________________________________________________________

________________________________________________________________________________________________________________________________

_______________________________________________________________________________________________________________________________

 

Башкарма комитет җитәкчесе  ___________________________________                          

                                                      (имза) (фамилия, инициаллар)

 

Башкаручы:

Ф. И. А.И.,

телефоны,

электрон почта адресы

 

 

 

ТР Арча муниципаль районы башкарма комитетының

 «____»_____________2020ел,

№ ____карарына

2 нче кушымта

 

 

 

Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан күбрәк савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алуга чыгымнарның бер өлешен каплауга юнәлдерелә торган җирле бюджет акчаларыннан гражданнарга  бирелгән субсидияләрне нәтиҗәле файдалану буенча комиссиясе

Составы

 

 

  1. Комиссия рәисе - Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе – ___________________;
  2. Комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – _________________________________;
  3. Комиссия секретаре– ________________________________________ Арча муниципаль районы башкарма комитеты – ___________________________________________;

 

Комиссия әгъзалары:

 

  1. Татарстан Республикасының Арча муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы– ____________________________ (килешү буенча);
  2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе– ____________________________________ (килешү буенча);
  3. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлеге башлыгы– ___________________________________;
  4. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Советының юридик мәсьәләләр буенча бүлеге башлыгы– _________________________________ (килешү буенча);
  5. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы контроль-хисап палатасы рәисе– ______________________________________

 ( килешү буенча).

 

 

 

 

 

  ТР Арча муниципаль районы башкарма комитетының

 «____»_____________2020ел,

№ ____карарына

3 нче кушымта

 

 

Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан күбрәк савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплауга юнәлдерелә торган җирле бюджет акчаларыннан нәтиҗәле файдалану комиссиясе турында Нигезләмә

 

  1. Гомуми нигезләмәләр

 

Арча муниципаль районының дүрт һәм аннан күбрәк савым сыеры булган гражданнарга савым аппараты сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплауга юнәлдерелгән җирле бюджет акчаларыннан нәтиҗәле файдалану комиссиясе (алга таба – Комиссия) дүрт һәм аннан күбрәк савым сыеры булган шәхси ярдәмче хуҗалыкларда саву аппараты сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплауга дәгъва кылучыларның гаризаларын карау һәм савым сыерлары санын саклап калу буенча хуҗалык итүче субъектларны стимуллаштыруга юнәлтелгән җирле бюджет акчаларыннан нәтиҗәле файдалану максатыннан төзелде.

 

  1. Комиссиянең вазыйфалары һәм бурычлары

 

Комиссиянең вазыйфалары һәм бурычлары:

  • дүрт һәм аннан күбрәк савым сыеры булган шәхси ярдәмче хуҗалыкларда саву аппараты алуга чыгымнарның бер өлешен каплауга Арча муниципаль районы гражданнарының гаризаларын карау;
  • җирле бюджет акчаларын нәтиҗәле файдалануны контрольдә тоту;
  • субсидия күләмен билгеләү критерийлары буенча кабул ителгән карар нигезендә савым сыерларының баш санын саклап калуга юнәлдерелгән чараларны матди кызыксындыру.

 

3. Комиссия вәкаләтләре

 

Комиссия әлеге Нигезләмәдә каралган билгеле бер критерийлар кысаларында карар кабул итү вәкаләтләренә ия.

 

4. Субсидия күләмен билгеләү критерийлары

 

Җирле бюджет акчалары исәбеннән субсидияләр «2019 – 2021 елларга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү» муниципаль программасын гамәлгә ашыру кысаларында каралган акчалар чикләрендә бирелә.

Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм дүрт һәм аннан күбрәк савым сыеры булган гражданнарга саву аппараты сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплау (субсидия күләме) сатып алынган саву аппараты бәясенең 50% ыннан артмаска тиеш, ләкин 20 000 сумнан күбрәк була алмый.

Комиссия утырышы Комиссиянең һәр әгъзасы кул куйган беркетмә белән рәсмиләштерелә.

 

5. Йомгаклау нигезләмәсе

 

Комиссия эшен матди-техник яктан тәэмин итү Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетына йөкләнә.

 

pdf
Скачать текст
PDF, 4.38 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International