Карар 20.03.2020 №193 "Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2015 елның 1 ноябрендәге “Мәктәпкәчә белем бирүнең төп гомуми белем бирү программасын (балалар бакчалары) гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына балаларны исәпкә кую һәм кабул итү” муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турындагы 1172 номерлы карарына (2019 елның 8 февралендәге 56 номерлы үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү хакында "

Арча муниципаль районында мәктәпкәчә белем бирүне оештыруны камилләштерү максатыныннан, 2010 елның 27 июлендәге "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" 210-ФЗ номерлы Федераль Закон һәм 2009 елның 9 февралендәге "Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүмат алу мөмкинлеген тәэмин итү хакында" 8-ФЗ номерлы Федераль закон,  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2015 елның 10 мартындагы “Мәктәпкәчә белем бирүнең төп гомуми белем бирү программасын (балалар бакчалары) гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына балаларны исәпкә кую һәм кабул итү” муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентының үрнәк формасын раслау турында" 1389/15 номерлы боерыгы (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2015 елның 9 октябрендәге 9409/15 номерлы, 2015 елның 4 декабрендәге 9682/15 номерлы, 2017 елның 9 июнендәге 1049/17 номерлы боерыклары редакциясендә) нигезендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. Арча муниципаль районы башкарма комитетының 2015 елның 1 ноябрендәге 1172 номерлы карары белән расланган  мәктәпкәчә белем бирүнең төп гомуми белем бирү программасын (балалар бакчалары) гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына балаларны исәпкә кую һәм кабул итү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең  кушымта итеп бирелгән административ регламентын яңа редакциядә бәян итәргә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматлар рәсми порталында (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм Арча муниципаль районының рәсми сайтында (http:arsk.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Р.Р. Мөхетдиновка йөкләргә.

 

Башкарма комитет җитәкчесе                          И.Ә.Галимуллин

  Татарстан Республикасы

Арча муниципаль районы

башкарма комитетының

“__”________ 2020 ел, №__    карарына кушымта

 

 

 

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында “Мәктәпкәчә белем бирүнең төп гомуми белем бирү программасын (балалар бакчалары) гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына балаларны исәпкә кую һәм кабул итү” муниципаль хезмәт күрсәтү

АДМИНИСТРАТИВ РЕГЛАМЕНТЫ

 

  1. Гомуми нигезләмәләр 

 

1.1 Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында "Мәктәпкәчә белем бирүнең төп гомуми белем бирү программасын (балалар бакчалары)  гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына балаларны исәпкә кую һәм кабул итү” муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты (алга таба-Административ регламент) мәктәпкәчә яшьтәге балаларны исәпкә алу һәм аларны Арча муниципаль районының төп гомуми белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына кабул итү тәртибен билгели (алга таба- муниципаль хезмәт күрсәтү).

1.2 Муниципаль хезмәтне алучылар булып 2 айдан 7 яшькә кадәрге балаларның ата-аналары (башка законлы вәкилләре) булган Россия Федерациясе гражданнары, Арча муниципаль районы территориясендә яшәүче чит ил гражданнары тора (алга таба- Мөрәҗәгать итүче).

Мәктәпкәчә белемнең төп гомуми белем бирү программасын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына (алга таба - Оешма) чираттан тыш урнашу хокукына түбәндәгеләр ия:

- судья балалары;

- прокурорларның һәм Тикшерү комитеты хезмәткәрләренең балалары;

- Черноболь АЭС һәлакәте аркасында радиация йогынтысына дучар булган гражданнарның һәм аларга тигезләштерелгән  категория гражданнар балалары;

- Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары, җинаять-башкарма системасы, янгынга каршы дәүләт хезмәте органнары һәм учреждениеләренең һәлак булган (хәбәрсез югалган), вафат булган,  инвалидка әйләнгән хәрби хезмәткәрләре һәм хезмәткәрләре балалары, Россия Федерациясенең Төньяк Кавказ төбәге территориясендә террорчылыкка каршы операцияләрдә катнашучы һәм хокук тәртибен һәм иҗтимагый иминлекне тәэмин итүче Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләрендә хезмәт итүче һәм махсус полиция исеменә ия булган, террорчылык оешмалары һәм төркемнәре, аларның лидерлары һәм Россия Федерациясенең Кавказ төбәге территориясендә террор операцияләре үткәрүне оештыручы һәм башкаручыларның эшчәнлеген ачыклау һәм туктату буенча махсус көчләр (алга таба - махсус көчләр)  составына керүче затлар (алга таба-хезмәткәрләр һәм хәрби хезмәткәрләр), шулай ук Россия Федерациясенең Төньяк Кавказ төбәге территориясендә террорга каршы  операцияләр үткәрүче Берләшкән гаскәрләр (көчләр) төркеме хезмәткәрләренең һәм хәрби хезмәткәрләрнең балалары;

-Дагстан Республикасы территориясендә терроризмга каршы көрәштә турыдан-туры катнашкан һәм хезмәт вазыйфаларын үтәү белән бәйле рәвештә инвалид калган, һәлак булган (хәбәрсез югалган), вафат булган хәрби хезмәткәрләрнең һәм эчке эшләр, дәүләт янгынга каршы хезмәте, җинаять-башкарма системасы хезмәткәрләренең һәм хәрби хезмәткәрләренең балалары.

Оешмага беренче чиратта урнаштырылырга хокуклы:

-инвалид балалар һәм әти-әниләренең берсе инвалид булган балалар;

-күпбалалы гаилә балалары;

- полиция хезмәткәренең балалары, шул исәптән хезмәт вазыйфаларын үтәгәндә имгәнү яисә сәламәтлегенә башка зыян килү нәтиҗәсендә һәлак булган (үлгән) полиция хезмәткәренең балалары; полициядә хезмәт вазыйфаларын үтәгәндә барлыкка килгән авыру  нәтиҗәсендә вафат булган полиция хезмәткәренең балалары; хезмәт вазыйфаларын үтәгәндә имгәнү яисә сәламәтлегенә башка зыян килү нәтиҗәсендә полиция хезмәтеннән азат ителгән һәм полициядә алга таба хезмәт итү мөмкинлеге булмаган Россия Федерациясе гражданинының балалары; хезмәт вазыйфаларын үтәгәндә имгәнү яисә сәламәтлегенә башка зыян килү нәтиҗәсендә полиция хезмәтеннән киткәннән соң яисә полициядә хезмәт вазыйфаларын үтәгәндә барлыкка килгән полициядә алга таба хезмәт итү мөмкинлеге бирмәгән авыру нәтиҗәсендә бер ел эчендә вафат булган Россия Федерациясе гражданының балалары; Россия Федерациясе гражданины, полиция хезмәткәре тәрбиясендә торучы (булган) балалар;

- хәрби хезмәткәрләр балалары;

    - махсус исемнәргә ия булган һәм җинаять-башкарма системасы учреждениеләрендә һәм органнарында, дәүләт янгынга каршы федераль хезмәтендә һәм Россия Федерациясенең таможня органнарында хезмәт итүче хезмәткәрләрнең балалары, җинаять-башкарма системасы учреждениеләреннән һәм органнарыннан, янгынга каршы федераль хезмәттән, Россия Федерациясенең таможня органнарыннан эштән азат ителгән Россия Федерациясе гражданнары, аларның гаилә әгъзалары һәм алар каравындагы (иждивениесендәге) (булган) затларның балалары.

Арча муниципаль районы территориясендә өстәмә мәктәпкәчә урыннар булдыручы оешма хезмәткәрләренең балалары гамәлдәге законнар нигезендә Арча муниципаль районы катнашында төзелгән дәүләт-шәхси партнерлык турындагы килешү шартлары нигезендә мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында булдырылган урыннарга тиң күләмдәге урыннар белән тәэмин ителә.

Оешмага игезәк балаларның берсен җибәргән очракта, икенчесе (һәм аннан соңгысы) әлеге Оешмага чираттан тыш җибәрелә.

Бер гаиләдә яшәүче һәм гомуми яшәү урыны булган балалар абыйлары һәм (яки) апалары укыган төп гомуми белем бирү программалары буенча мәктәпкәчә белем һәм башлангыч гомуми белем бирә торган дәүләт һәм муниципаль оешмаларга өстенлекле кабул итү хокукына ия.

Федераль законнарда, Татарстан Республикасы законнарында һәм законга буйсынган норматив-хокукый актларда каралмаган башка нигезләр буенча ташламалар бирү рөхсәт ителми.

1.3. Муниципаль хезмәт Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесе һәм әлеге Административ регламентның 1 нче кушымтасында күрсәтелгән белем бирү оешмалары тарафыннан күрсәтелә.

1.4. Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесенең урнашу урыны: ТР, Арча шәһәре, Вәгыйзовлар ур., 11 йорт.

Арча муниципаль районы Башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесенең эш графигы: дүшәмбе – җомга, 8 сәг.00мин.- 17 сәг.00мин.;

1.5. Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе " муниципаль учреждениесенең белешмә телефоннары: (884366) 3-23-76.

1.6. Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесенең Интернет челтәрендә рәсми сайты адресы: https://edu.tatar.ru/arsk/arsk.

1.7.  Оешмаларның урнашу урыны, эш графигы, белешмә телефоннары,  рәсми сайт адреслары турында мәгълүмат 1нче кушымтада күрсәтелгән.

1.8. Муниципаль хезмәт күрсәтү турында мәгълүмат түбәндәге ысуллар белән алынырга мөмкин:

1) гариза бирүчеләр белән эшләү өчен  биналарда урнаштырылган муниципаль хезмәт турындагы күрмә һәм текстлы мәгълүматны үз эченә алган мәгълүмат стендлары ярдәмендә;

- Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесенең рәсми сайтында;

- Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында күрсәтелгән https://uslugi.tatar.ru/cei/feedback кире элемтә формасы аша һәм техник ярдәм күрсәтү хезмәте 8(843)5-114-115 телефоны буенча;

- Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесенә һәм оешмага телдән мөрәҗәгать иткәндә (телефон аша яки шәхсән);

- Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесенә язмача мөрәҗәгать иткәндә.

1.9. Муниципаль хезмәт күрсәтү түбәндәге норматив хокукый актлар нигезендә гамәлгә ашырыла:

1.10. Муниципаль хезмәт түбәндәге норматив хокукый актларга туры китереп гамәлгә ашырыла:

Россия Федерациясе Конституциясе (РФ законнары җыелмасы, 26.01.2009 ел, №4, 445 б.);

“Россия Федерациясендә мәгариф турында” 2012елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон (РФ законнары җыелмасы, 31.12.2012, № 53 (I өлеш), 7598 б.);

 "Россия Федерациясендә бала хокукларының төп гарантияләре турында" 1998 елның 24 июлендәге 124-ФЗ номерлы Федераль закон (РФ законнары җыелмасы, 03.08.1998, № 31, 3802 б.);

  “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” 2003елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон  (РФ законнары җыелмасы, 06.10.2003, N 40, 3822 б.);

 "Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында" 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы Федераль закон (РФ законнары җыелмасы, 08.09.2006, № 19, 2060 б.);

"Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" 2010 елның 27 октябрендәге 210-ФЗ номерлы Федераль закон (РФ законнары җыелмасы, 02.08.1998, N 31, 4179 б. );

 "Полиция турында" 2011елның 7 февралендәге 3-ФЗ номерлы Федераль закон (РФ законнары җыелмасы, 14.02.2011, № 7, 900 б.);

 1998 елның 27 маендагы 76-ФЗ номерлы Федераль закон (РФ законнары җыелмасы, 01.06.1998, N 22, 2331 б.);

 "Янгын куркынычсызлыгы турында" 1994 елның 21 декабрендәге 69-ФЗ номерлы Федераль закон (РФ законнары җыелмасы, 26.12.1994, N 35, 3649 б.);

 "Кайбер федераль башкарма хакимият органнары хезмәткәрләренә социаль гарантияләр һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2012 елның 30 декабрендәге 283-ФЗ номерлы Федераль закон (РФ законнары җыелмасы, 31.12.2012, № 53 (I өлеш) 7608 б.);

 1992 елның 17 гыйнварындагы 2202-1 номерлы Федераль закон (Россия Федерациясе халык депутатлары съезды, Россия Федерациясе Югары Советы җыелма басмасы, 20.02.1992, № 8, 366 б.);

 "Россия Федерациясендә судьялар статусы турында" 1992 елның 26 июнендәге 3132-1 номерлы Россия Федерациясе Законы (Россия Федерациясе халык депутатлары съезды, Россия Федерациясе Югары Советы җыелма басмасы, 30.07.1992, № 30, 1792 б.);

 "Чернобыль АЭСындагы һәлакәт аркасында радиация йогынтысына дучар ителгән гражданнарны социаль яклау турында" 1991 елның 15 маендагы  1244-1 номерлы Россия Федерациясе Законы (Россия Федерациясе халык депутатлары съезды, Россия Федерациясе Югары Советы җыелма басмасы, 23.05.1991, № 21, 699б.);

 РФ Президентының "Инвалидларга дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында" 1992 елның 2 октябрендәге 1157 номерлы Указы (Россия Федерациясе Президенты һәм Хөкүмәте актлары җыелмасы, 05.10.1992, № 14, 1098 б.);

 РФ Президентының "Күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында" 1992 елның 5 маендагы 431 номерлы Указы (Россия Федерациясе халык депутатлары Съезды һәм Россия Федерациясе Югары Советы җыелма басмасы, 14.05.1992, № 19, 1044 б.);

 Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Электрон рәвештә күрсәтелә торган беренчел дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең җыелма исемлеген раслау турында" 2009 елның 17 декабрендәге 1993-р номерлы күрсәтмәсе (РФ законнары җыелмасы, 28.12.2009, № 52 (II өлеш), 6626 б.);

 Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Дәүләт йөкләмәсе (заказ) яисә муниципаль йөкләмә (заказ) урнаштырыла торган һәм электрон формада күрсәтелә торган дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр һәм башка оешмалар тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеген раслау турында" 2011 елның 25 апрелендәге 729-р номерлы күрсәтмәсе (РФ законнары җыелмасы, 02.05.2011, № 18, 2679 б.);

 "Россия Федерациясенең Төньяк Кавказ регионы территориясендә террорчылыкка каршы операцияләрдә катнашучы һәм хокук тәртибен һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итүче федераль башкарма хакимият органнары хәрбиләренә һәм хезмәткәрләренә өстәмә гарантияләр һәм компенсацияләр турында" Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2004 елның 9 февралендәге 65 номерлы карары (РФ законнары җыелмасы, 16.02.2004, № 7, 535 б.);

 "Эчке эшләр органнары, дәүләт янгынга каршы хезмәте, Дагстан Республикасы территориясендә терроризмга каршы көрәштә турыдан-туры катнашкан һәм хезмәт вазыйфаларын үтәүгә бәйле рәвештә вафат булган (хәбәрсез югалган), вафат булган хәрби хезмәткәрләрнең һәм хезмәткәрләрнең гаилә әгъзаларын социаль яклау буенча өстәмә чаралар турында" 1999 елның 25 августындагы 936 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары (РФ законнары җыелышы 30.08.1999, № 35, 4321 б.);

 Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының "Төп гомуми белем бирүнең мәктәпкәчә белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибен раслау турында" 2013 елның 30 августындагы 1014 номерлы боерыгы (Россия газетасы, № 238, 23.10.2013б.);

 "Татарстан Республикасында дәүләт-хосусый партнерлык турында" 2011 елның 1 августындагы 50-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы (Татарстан Дәүләт Советы җыелма басмасы, 2011, № 8 (I өлеш);

Арча муниципаль районы Уставы;

Арча муниципаль районы башкарма комитеты "Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесе Нигезләмәсе.

 

 II.     Муниципаль хезмәт күрсәтү стандарты

 

 

 

Стандартка таләпнең исеме

Стандартка таләпләрнең эчтәлеге

Муниципаль хезмәтне яки таләпне билгеләүче норматив акт

2.1. Муниципаль хезмәт атамасы

Мәктәпкәчә белем бирүнең төп гомуми белем бирү программасын (балалар бакчалары) гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына балаларны исәпкә алу һәм кабул итү.

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының "Төп гомуми белем бирүнең мәктәпкәчә белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибен раслау турында" 2013 елның 30 августындагы 1014 номерлы боерыгы

2.2. Муниципаль хезмәтне турыдан-туры күрсәтүче башкарма хакимият органы исеме

Муниципаль хезмәт Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесе һәм әлеге административ регламентка 1 нче кушымтада күрсәтелгән мәгариф оешмалары тарафыннан бирелә.

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесе хезмәткәрләре  (алга таба - Вәкаләтле хезмәткәр) муниципаль хезмәт күрсәтү өчен җаваплы затлар булып тора.

“Россия Федерациясендә мәгариф турында” 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон

2.3. Муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсенең тасвирламасы

Муниципаль хезмәт күрсәтүнең нәтиҗәсе булып баланы мәктәпкәчә белем бирүнең  төп гомуми белем бирү программасын (балалар бакчасы) тормышка ашыручы мәгариф оешмасына кабул итү тора.

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының "Төп гомуми белем бирүнең мәктәпкәчә белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибен раслау турында" 2013 елның 30 августындагы 1014 номерлы боерыгы

 2.4. Муниципаль хезмәт күрсәтү сроклары

1) исәпкә кую өлешендә муниципаль хезмәт күрсәтү дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында гариза тутырылганнан яки Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесендә кәгазьдә гариза бирелгән мизгелдән башкарыла;

2) балаларны Оешмага кабул итү өлешендә –Оешмага җибәрү турында Мөрәҗәгать итүчегә хәбәр иткәннән соң 4 айга кадәр вакыт эчендә

-

2.5. Муниципаль хезмәт, шулай ук гариза бирүчегә күрсәтелергә тиешле муниципаль хезмәтне тәкъдим итү өчен зарури һәм мәҗбүри булган гамәлләрне башкару өчен закон яки башка норматив хокукый актлар нигезендә кирәкле документларның тулы исемлеге 

1. Исәпкә алу өчен гариза тутырганда кирәкле белешмәләр исемлеге:

- баланың фамилиясе, исеме, атасының исеме;

- баланың туган көне;

- туу турында таныклык;

- фактта яшәү урыны (адресы);

- әнисенең, әтисенең яки законлы вәкилләренең фамилиясе, исеме, атасының исеме, электрон почта адреслары, элемтә өчен телефон номеры;

- ата-ананың (законлы вәкиленең) шәхесен раслаучы документ мәгълүматлары;

- баланы белем бирү Оешмасына кабул итү буенча ташламаның булуы турында мәгълүматлар;

- баланың сәламәтлеге буенча ихтыяҗы;

- теләгән бер Оешма;

- тәрбия һәм укыту төркемендә теләгән тел;

- баланы оешмага кабул итүнең теләгән көне;

- теләгән Оешмада урын булмаганда, башка балалар бакчасына тәкъдимгә ризалык/ризасызлык бирү;

2. Оешмагакабул итү өчен кирәкле документлар исемлеге:

- ата-аналарның (законлы вәкилләренең) Оешма җитәкчесе исеменә язган гаризасы;

- билгеләнгән үрнәктәге медицина бәяләмәсе;

- баланың ата-анасының (законлы вәкилләренең) шәхесен раслаучы документ;

- психологик-медик-педагогик комиссия бәяләмәсе (баланы компенсацияләүче һәм катнаш юнәлештәге төркемнәргә кабул иткәндә)

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының "Төп гомуми белем бирүнең мәктәпкәчә белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибен раслау турында" 2013 елның 30 августындагы 1014 номерлы боерыгы

2.6. Норматив хокукый актлар нигезендә муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәк булган, дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм башка оешмалар карамагындагы Мөрәҗәгать итүче  тапшырырга хокуклы документларның тулы исемлеге

Баланың туу турында таныклыгы;

Ташламаларны раслаучы документлар:

- күп балалы гаилә балалары;

- Чернобыль АЭС һәлакәте аркасында радиация йогынтысына дучар булган гражданнар балалары ;

- инвалид балалар;

- әти – әнисенең берсе булса да инвалид булган гаиләләр.

 

2.7. Норматив хокукый актлар белән күздә тотылган очракларда хезмәт күрсәтү өчен килештерү таләп ителгән дәүләт хакимияте органнары һәм аның структур бүлекчәләре исемлеге. Килештерүне хезмәт күрсәтүче башкарма хакимият органы башкара.

Муниципаль хезмәт күрсәтүне килештерү таләп ителми

 

2.8. Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тарту буенча сәбәпләрнең тулы исемлеге

Исәпкә кую өлешендә:

- баланың Оешмага кабул ителә торган максималь яше арту.

Оешмага кабул итү өлешендә:

- "Электрон балалар бакчасы" системасында баланы Оешмага җибәрү турында мәгълүмат булмау.

“Россия Федерациясендә мәгариф турында” 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон

2.9. Муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту өчен сәбәпләрнең тулы исемлеге

1) исәпкә кую өлешендә:

- бала туу турында таныклыкның мәгълүматларын тәңгәлләштерү процедурасына комачаулаучы дөрес булмаган (җитәрлек булмаган) белешмәләр бирү;

- Оешмага кабул ителә торган балаларның максималь яше арту;

- теләгән Оешмада тәрбия һәм укыту теленең тиешле таләпләргә туры килмәве;

2) Оешмага кабул итү өлешендә:

- "Россия Федерациясендә мәгариф турында" 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 67 статьясындагы 5 һәм 6 өлешләрендә һәм 88 статьясында каралган очраклардан тыш,  Оешмада буш урыннар булмау. Дәүләт яисә муниципаль белем бирү оешмасында урын булмаган очракта, баланың ата-анасы (законлы вәкилләре) аны башка гомуми белем бирү оешмасына урнаштыру турындагы мәсьәләне хәл итү өчен турыдан-туры мәгариф өлкәсендә дәүләт идарәсен гамәлгә ашыручы Россия Федерациясе субъектының башкарма хакимияте органына яисә мәгариф өлкәсендә идарә итүче җирле үзидарә органына мөрәҗәгать итәләр.

“Россия Федерациясендә мәгариф турында” 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының "Төп гомуми белем бирүнең мәктәпкәчә белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибен раслау турында" 2013 елның 30 августындагы 1014 номерлы боерыгы

2.10. Муниципаль хезмәт күрсәткән өчен түләү алу тәртибе, күләме һәм нигезләре

Муниципаль хезмәт бушлай күрсәтелә

 

2.11. Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәк һәм мәҗбүри булган хезмәтләр күрсәтү өчен түләүне исәпләү методикасы турындагы мәгълүматны да кертеп, әлеге түләүне алу тәртибе, күләме һәм нигезләре

Кирәкле һәм мәҗбүри хезмәтләр күрсәтү таләп ителми

 

2.12.Муниципаль хезмәт күрсәтү турында мөрәҗәгать  биргәндә һәм хезмәт күрсәтү нәтиҗәләрен алганда чиратта көтүнең максималь вакыты

Чиратта шәхси кабул итү вакыты 15 минуттан да артмаска тиеш. Әгәр дә хезмәт пенсионерларга, инвалидларга күрсәтелә икән, киләсе мөрәҗәгать итүченең көтү (хезмәт күрсәтү) вакыты 30 минутка кадәр озайтылырга мөмкин.

Мөрәҗәгать иткән барлык затларны кабул итү эш көне тәмамланганчы 1 сәгатьтән дә соңга калмыйча тәэмин ителергә тиеш.

 

2.13. Мөрәҗәгать итүченең муниципаль хезмәт күрсәтү турындагы мөрәҗәгатен, шул исәптән электрон рәвештә, теркәү вакыты

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениясенә Мөрәҗәгать итүчегә исәпкә кую турындагы шәхси мөрәҗәгатен  теркәү мөрәҗәгать иткән мизгелдән 1 эш көне эчендә Административ регламентның III бүлегендә каралган тәртиптә гамәлгә ашырыла.

Оешмага баланы кабул итү турындагы гаризаны теркәү Мөрәҗәгать итүче мөрәҗәгать иткән мизгелдән 1 эш көне эчендә Административ регламентның III бүлегендә каралган тәртиптә гамәлгә ашырыла.

 

2.14. Муниципаль хезмәт күрсәтелә торган биналарга карата таләпләр

Мөрәҗәгать итүчеләр белән эшләү бүлмәләрендә муниципаль хезмәт турында күрмә һәм текстлы мәгълүмат булган мәгълүмат стендлары урнаштырыла. Бинаның алгы өлешендә муниципаль мәгариф белән идарә итү органы исеме турында мәгълүмат урнаштырыла.

Кабул итүне көтү өчен, документларны рәсмиләштерү мөмкинлеге өчен урындыклар, өстәлләр белән җиһазландырылган урыннар бирелә.

Бина санитар кагыйдәләр һәм нормалар нигезендә җиһазландырылырга тиеш.

Инвалидларның хезмәт күрсәтү урынына тоткарлыксыз үтеп керү мөмкинлеге, шул исәптән объектларга тоткарлыксыз керү һәм алардан чыгу, шулай ук муниципаль хезмәт күрсәтү урынына керү максатларында объект буенча мөстәкыйль хәрәкәт итү мөмкинлеге тәэмин ителә.

Муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибе турындагы күрмә, язма һәм мультимедияле мәгълүмат гариза бирүчеләр өчен уңайлы урыннарда, шул исәптән инвалидларның чикле мөмкинлеген истә тотып, урнаштырыла

"Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" 2010 елның 27 октябрендәге 210-ФЗ номерлы Федераль закон

2.15.Муниципаль хезмәттән  файдалана алу мөмкинлеге  һәм сыйфат күрсәткечләре

- муниципаль хезмәт күрсәтелә торган биналарның җәмәгать транспорты килеп җитә торган урыннарда урнашкан булулары;

- белгечләрнең, шулай ук гариза бирүчеләрдән документлар кабул ителә торган бина һәм бүлмәләрнең җитәрлек санда булуы;

- мәгълүмат стендларында, Интернет челтәрендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесенең рәсми сайтында муниципаль хезмәт күрсәтүнең ысуллары, тәртибе, сроклары турында тулы мәгълүмат булу;

-  инвалидлар өчен законнарда каралган шартлар булу.

Муниципаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатын түбәндәге  очраклар билгели:

- документларны кабул итү һәм карап тикшерү срокларын үтәү;

- муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен алу срокларын үтәү;

- муниципаль хезмәт күрсәтү өчен җаваплы вазыйфаи затлар тарафыннан кылынган муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын бозуга карата прецедентлар (нигезле шикаятьләр) булу.

"Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү оештыру турында" 2010 елның 27 октябрендәге 210-ФЗ номерлы Федераль закон

2.16. Муниципаль хезмәтне электрон формада күрсәтү үзенчәлекләре

Муниципаль хезмәтләр электрон рәвештә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында https://uslugi.tatar.ru, шулай ук Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталында (<url>) https://www.gosuslugi.ru/)  күрсәтелә.  

"Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" 2010 елның 27 октябрендәге 210-ФЗ номерлы Федераль закон

 

 

III. Административ процедураларның составы, эзлеклелеге һәм үтәү сроклары, аларны үтәү тәртибенә карата таләпләр, шул исәптән административ процедураларны электрон рәвештә башкару үзенчәлекләре, шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкнең читтә урнашкан эш урыннарында административ процедураларны башкару үзенчәлекләре

 

3.1. Муниципаль хезмәт күрсәтү түбәндәге административ процедураларны үз эченә ала:

-Мөрәҗәгать итүчегә консультация бирү;

- исәпкә кую (исәпкә кую өчен гаризаны "Электрон балалар бакчасы" автоматлаштырылган мәгълүмат системасында (алга таба-Система) теркәү);

- Оешмага юллама бирү;

- Оешмага кабул итү.

3.2. Муниципаль хезмәт күрсәтүнең блок-схемасы 3нче номерлы кушымтада күрсәтелгән.*

________________

     * 3нче номерлы кушымта китерелми. - Мәгълүматлар базасы җитештерүчесе искәрмәсе

3.3. Мөрәҗәгать итүчегә консультация бирү.

Мөрәҗәгать итүче шәхсән үзе, телефон, электрон почта аша Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе " муниципаль учреждениесенә муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибе турында консультация алу өчен мөрәҗәгать итә.

Вәкаләтле хезмәткәр Мөрәҗәгать итүчегә муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документларның составы, формасы һәм эчтәлеге буенча консультация бирә, кирәк булганда гариза тутыруда ярдәм күрсәтә.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар Мөрәҗәгать итүче мөрәҗәгать иткән көндә башкарыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: муниципаль хезмәт алу өчен кирәкле документлар исемлеге составы, формасы һәм эчтәлеге буенча консультацияләр, кисәтүләр.

3.4. Исәпкә кую.

3.4.1. Оешмага урнашу буенча исәпкә кую өчен ата-аналар (законлы вәкилләр) тарафыннан гариза тутыру түбәндәге ысуллар белән гамәлгә ашырыла:

- Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (http://uslugi.tatar.ru);

- дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша (https://beta.gosuslugi.ru/);

- Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесенә шәхси мөрәҗәгать иткәндә.

Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесенә мөрәҗәгать иткәндә әлеге системага гариза кертүне Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең мәгариф идарәсе органы боерыгы белән билгеләнгән вәкаләтле хезмәткәр башкара.

Гариза тутырганда ата-аналар (законлы вәкилләр) шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирә (Административ регламентка 2 нче кушымта).

Гаризалар кабул итү һәм аны теркәү Системада ел дәвамында гамәлгә ашырыла.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар алдагы процедураны тәмамлаганнан соң 1 эш көне дәвамында башкарыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: Системага мәгълүмат кертү.

3.4.2. Исәпкә алу өчен гариза биргәндә Система тарафыннан туу турындагы таныклыкның дөреслеген тикшерү гамәлгә ашырыла. Әгәр мәгълүматлар дөрес түгел яисә юк икән, Системада гаризага "Документларны раслау" статусы бирелә. Бу очракта гариза бирүчегә, документларны раслау өчен, Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесенең кабул итү сәгатьләренә килергә кирәк. Документларны раслаганнан соң, вәкаләтле вәкил гариза биргән көннән соң Системада "Теркәлде" статусын бирә.

Әлеге пунктта билгеләнә торган процедуралар документлар расланганнан соң 1 эш көне эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: Системада гаризага "Теркәлгән" статусы бирү.

3.4.3. Гариза законлы вәкил (опекун, попечитель) тарафыннан бирелгән очракта, Системада гариза "Опеканы (попечительлекне) раслау" статусын ала. Бу очракта гариза бирүчегә Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесенә опека (попечительлек) турындагы документларны раслау өчен мөрәҗәгать итәргә кирәк. Документлар расланганнан соң, вәкаләтле вәкил гариза биргән көн белән гаризага "Теркәлде" статусы бирә.

Әлеге пунктта билгеләнә торган процедуралар документлар расланганнан соң 1 эш көне эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: Системада гаризага "Теркәлде" статусы  бирү.

3.4.4. Әгәр Мөрәҗәгать итүче Оешмага чираттан тыш, беренче чиратта керү хокукына ия булса, аның гаризасына "Документларны раслау" статусы бирелә. Мөрәҗәгать итүчегә Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесендә ташламаны раслаучы документның түбәндәге ташламаларны раслаучы документлардан тыш, оригиналын, шулай ук аның күчермәсен тапшырырга кирәк:

күпбалалы гаилә балалары;

Чернобыль АЭС һәлакәте аркасында радиация йогынтысына дучар булган гражданнар балалары;

инвалид балалар;

әти-әнисенең берсе булса да инвалид булган гаиләләр балалары.

Әлеге ташламалар исемлеге Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының "Татарстан Республикасы халкының социаль регистры" дәүләт мәгълүмат системасына Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан бирелгән гаризалар буенча район мәгариф бүлегенә ташламаларны раслау өчен шәхси баруларын булдырмас өчен автомат рәвештә раслана.

Ташламаны раслаучы документның күчермәсе Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесендә саклана.

3.4.5. Теркәлгән гаризага шәхси идентификация номеры бирелә. Гаризаның статусын һәм мөрәҗәгать итүченең чиратта торуын Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы: https://uslugi.tatar.ru аша бала туу турында таныклык (серия һәм номер) яки шәхси идентификация номеры буенча яисә Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы: https://beta.gosuslugi.ru аша, шулай ук Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесендә шәхси мөрәҗәгатьтә яки телефон аша кабул итү сәгатьләрендә тикшерергә мөмкин.

Исәпкә куелганда Мөрәҗәгать итүче баланы кабул итү өчен гаризада бер Оешма күрсәтергә хокуклы.

Шәхси идентификация  номеры бирелгәннән соң теләгән Оешманы Мөрәҗәгать итүче гаризасы буенча алыштыру рөхсәт ителә. Мөрәҗәгать итүче теләгән Оешманың урнашу урыны буенча мәгариф белән идарә итү органнарына теләгән Оешмага алыштыруга гариза бирә. Шул ук вакытта исәпкә кую датасы саклана.

Шулай ук Мөрәҗәгать итүче теләгән Оешманы Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы: https://beta.gosuslugi.ru аша бирелгән гаризада үзгәртә ала.

Вәкаләтле хезмәткәр җибәрелгән хаталарны бетерү максатында, гариза бирелгән көннән соң 5 эш көне эчендә гражданнарның гаризасына кирәкле төзәтмәләр кертергә хокуклы (исәпкә кую датасыннан тыш, баланың фамилиясе, исеме, атасының исеме, туу датасын, туу турында таныклык реквизитларын һ. б.). Әлеге вакыт узгач, үзгәрешләр кертү Вәкаләтле хезмәткәр гаризасы буенча система администраторы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

8 яшькә җиткән баланы исәпкә кую турындагы гариза Вәкаләтле хезмәткәр тарафыннан "Архив" статусына күчерелә.

Элегрәк исәпкә куелган баланы буш урыннар булган авыл Оешмасына исәпкә кую һәм кабул итү рөхсәт ителә. Гариза авыл Оешмасының урнашу урыны буенча мәгариф белән идарә итү органнарына бирелә. Теләгән Оешмага чират беренче гариза буенча саклана.

Яңа Оешмалар Системага Вәкаләтле хезмәткәр гаризасы буенча система администраторы тарафыннан кертелә.

3.4.6. Оешма туплау башланырга 30 календарь көн кала Оешмалар Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесенә  раслау өчен чираттагы уку елында балаларның  яшь категориясе нигезендә төркемнәрдә буш урыннар саны (пландагы төркемнәр) турында мәгълүмат тапшыралар.

Оешма тарафыннан чираттагы уку елына туплау чираттагы уку елына расланган төркемнәр саны һәм алардагы буш урыннар нигезендә агымдагы елның 1 июненнән 31 августына кадәр башкарыла. Туплау  вакытында Системада балаларның яше агымдагы елның 1 сентябренә исәпләнә.

Оешмадан тәрбияләнүчеләр киткән, яңа мәктәпкәчә урыннар  кертелгән очракларда, әлеге Административ регламентның 3.5 пункты белән беркетелгән Оешмага юллау һәм кабул итү тәртибе нигезендә уку елы дәвамында Оешмаларны өстәмә комплектлаштыру башкарыла.

Оешмаларны туплап бетергәндә, агымдагы елның 1 сентябреннән 31 декабренә кадәр Системада балалар яшен исәпләүне алыштырганда, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы адресына гариза җибәрелә. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән килешү нигезендә өстәмә комплектлау датасы билгеләнә, ул көнне Система администраторы тарафыннан балалар яшен исәпләүне алыштыру башкарыла.

Комплектлау нәтиҗәләре турында гражданнарга мәгълүмат Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениясенең мәгълүмат стендларына урнаштыру юлы белән бирелә.

Оешмаларны комплектлаштырганда Вәкаләтле хезмәткәрләр тарафыннан гражданнарның гаризаларын эшкәртү 5 эш көннән дә артмаска тиеш.

3.5. Оешмага юллама.

3.5.1. Мөрәҗәгать итүченең чираты килеп җиткәндә һәм тиешле яшь төркемендә урын булган очракта теләгән Оешмада гаризага "Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә җибәрелде" статусы бирелә. Әлеге статусны бирү турындагы хәбәр Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында, Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында күрсәтелә.

Процедураларның нәтиҗәсе: Системада гаризага  "Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә җибәрелде" статусы бирелә.

3.5.2. Гариза бирүче "Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә җибәрелде" статусын алганнан соң 30 календарь көнгә кадәр вакыт эчендә баланы кабул итүне раслау өчен Оешмага килергә тиеш.

Оешма җитәкчесе Мөрәҗәгать итүче баланы кабул итү турындагы гариза белән мөрәҗәгать иткән мизгелдән 1 эш көне эчендә Системада "Килешү төзелде" статусын бирә.

"Килешү төзелде" статусы бирелгәннән соң 3 ай эчендә Мөрәҗәгать итүче Оешмага килешү төзү өчен килергә тиеш.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар алдагы процедураны тәмамлаганнан соң 1 эш көне дәвамында башкарыла.

Процедураларның нәтиҗәсе:  Системада гаризага “Килешү төзелде” статусы  бирү.

3.5.4. Мөрәҗәгать итүче бала җибәрелгән Оешмадан канәгать булмаса, Мөрәҗәгать итүче әлеге Оешмага юлламадан баш тарта. Гаризага "Теркәлгән"статусы бирелә. Шул ук вакытта исәпкә кую датасы үзгәрми.

Тәкъдим ителгән Оешмага җибәрүдән баш тарту Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесе тарафыннан билгеләнгән формада Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесенә шәхси мөрәҗәгате белән язмача рәсмиләштерелә.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар алдагы процедураны тәмамлаганнан соң 1 эш көне дәвамында башкарыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: Системада гаризага "Теркәлде" статусы бирү, тәкъдим ителгән Оешмага юлламадан баш тарту.

3.5.5. Мөрәҗәгать итүче Оешмага "Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә җибәрелде" статусы бирелгәннән соң Административ регламентның 3.5.2п. белән билгеләнгән вакыт эчендә килмәгән очракта, Мөрәҗәгать итүчегә муниципаль хезмәт күрсәтү туктатыла. Оешма җитәкчесе Системада гаризага "Килмәде" статусы бирә.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар Административ регламентның 3.5.2 п. билгеләнгән вакыт узганнан соң 1 эш көне эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: Системада гаризага "Килмәде" статусы  бирү.

3.5.6. Әгәр Мөрәҗәгать итүче үзенең хезмәтне алу теләген расласа, гаризага "Теркәлгән"статусы бирелә. Шул ук вакытта исәпкә кую датасы үзгәрми. Әгәр Мөрәҗәгать итүче муниципаль хезмәттән баш тартса, гаризага "Хезмәт күрсәтүдән баш тартты" статусы бирелә. Муниципаль хезмәт күрсәтүне раслау яисә алудан баш тарту яшәү урыны буенча мәгариф идарәсе органнарына шәхси мөрәҗәгать иткәндә Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" МУ тарафыннан билгеләнгән форма буенча язма рәвештә рәсмиләштерелә.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар алдагы процедураны тәмамлаганнан соң 1 эш көне дәвамында башкарыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: Системада гаризага "Теркәлде" статусы яки "Хезмәт күрсәтүдән баш тартты" статусы бирү.

3.6. Оешмага кабул итү.

3.6.1. Ата-аналар (законлы вәкилләр) белән килешү төзегәннән соң оешма җитәкчесе 1 эш көне дәвамында килешү реквизитларын Системага кертә һәм Системада "Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә кабул ителде" статусы бирә.

Баланы караган һәм тәрбияләгән өчен ата-аналар түләве  гаризага "Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә кабул ителде" статусы бирелгәннән соң билгеләнә.

Әлеге пунктта билгеләнә торган процедуралар ата-аналар (законлы вәкилләр) белән килешү төзегәннән соң 1 эш көне эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: Системада гаризага "Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә кабул ителде" статусы бирү.

3.6.2. Мөрәҗәгать итүче килешү төзү өчен билгеләнгән вакытка килмәгән очракта Оешма җитәкчесе гаризага "Килмәде" статусын бирә.

Әлеге пунктта билгеләнә торган процедуралар гаризага "Килешү төзү"статусы бирелгәннән соң 3 айлык срокны исәпләп 1 эш көне эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: Системада гаризага "Килмәде" статусы  бирү.

3.6.3. Әгәр Мөрәҗәгать итүче үзенең хезмәтне алу теләген расласа, гаризага "Теркәлде" статусы бирелә. Шул ук вакытта исәпкә кую датасы үзгәрми.

Әгәр Мөрәҗәгать итүче муниципаль хезмәттән баш тартса, гаризага "Хезмәт күрсәтүдән баш тартты" статусы бирелә. Муниципаль хезмәт күрсәтүне раслау яисә алудан баш тарту яшәү урыны буенча мәгариф идарәсе органнарына шәхси мөрәҗәгать иткәндә Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" МУ тарафыннан билгеләнгән форма буенча язма рәвештә рәсмиләштерелә.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар алдагы процедураны тәмамлаганнан соң 1 эш көне дәвамында башкарыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: Системада гаризага "Теркәлде" статусы яки "Хезмәт күрсәтүдән баш тартты"статусы бирү.

3.6.4. Компенсацияләүче һәм сәламәтләндерү юнәлешендәге төркемнәргә мөрәҗәгатьтә сәламәтлек буенча ихтыяҗ күрсәтелгән балалар җибәрелә.

Баланы билгеле бер вакытка (медицина бәяләмәсе яки психологик-медик-педагогик комиссия бәяләмәсе нигезендә вакытлыча) компенсацияләүче яки сәламәтләндерү юнәлешендәге төркемгә җибәргән очракта, юлламада "Вакытлыча кабул итү"дигән тамга куела.

Баланың гаризасы исәпкә куюның башлангыч датасы белән чиратта саклана.

Әгәр бала компенсацияләүче яки сәламәтләндерү юнәлешендәге төркемгә җибәрелгән вакытта башка Оешмага йөрсә, Оешма җитәкчесе махсуслаштырылган төркемдә булу вакыты төгәлләнү датасын күрсәтеп, баланы вакытлыча чыгара.

3.6.5. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларны, инвалид балаларны Оешманың компенсацияләүче һәм катнаш юнәлешле төркемнәренә кабул итү психологик-медик-педагогик комиссия бәяләмәсе нигезендә гамәлгә ашырыла.

3.7. Ата-аналар гаризасы буенча баланы бер Оешмадан икенчесенә күчерү рөхсәт ителә.

Баланы бер Оешмадан икенчесенә күчерү өчен гариза теләгән Оешманың урнашу урыны буенча мәгариф белән идарә итү органнарына тапшырыла.

Мөрәҗәгать итүче Оешмага чираттан тыш, беренче чиратта кабул итү хокукына ия булган очракта, Мөрәҗәгать итүче Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесенә ташламаны раслаучы документлар, шулай ук аларның күчермәләрен тапшыра.

3.7.1. Системага күчерүгә гариза  керткәндә ата-аналар тарафыннан тиешле гариза бирү датасы куела. Оешмаларны туплаганда баланы бер Оешмадан икенчесенә күчерү өчен гаризалар гомуми чират тәртибендә карала.

Ташламалары булган гражданнарның балаларын  бер Оешмадан икенчесенә күчергәндә федераль законнарда, Татарстан Республикасы законнарында һәм башка законга буйсынган норматив хокукый актларда билгеләнгән ташламалардан  файдаланалар.

3.7.2. Гражданнарның (ике кызыксынган яктан да) гаризалары буенча төрле Оешмаларга йөрүче бер яшь категориясе төркемнәренә керүче бер яшьтәге ике баланың урыннары белән алмашу рөхсәт ителә. Алмашуга гаризалар Оешмаларның урнашу урыны буенча район мәгариф бүлекләренә (идарәләренә) тапшырыла.

3.7.3. Оешма эшчәнлеген бетергән яки туктаткан очракта, тәрбияләнүчеләр башка Оешмаларга чираттан тыш тәртиптә күчерелә.

3.7.4. Баланы балалар бакчасыннан чыгарган очракта, тиешле боерыкны теркәгән көннән алып 1 эш көне эчендә Оешма җитәкчесе гаризага Системада "Чыгарылды" статусы бирә.

3.8. Күпфункцияле үзәк (алга таба - Күпфункцияле үзәк) аша дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре күрсәтү.

3.8.1. Мөрәҗәгать итүче муниципаль хезмәттән файдалану өчен Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

3.8.2. Күпфункцияле үзәк аша муниципаль хезмәт күрсәтү күпфункцияле үзәкнең билгеләнгән тәртиптә расланган хезмәт регламенты нигезендә башкарыла.

3.8.3. Күпфункцияле үзәктән  муниципаль хезмәт күрсәтүгә документлар кергәндә процедуралар әлеге Регламентның 3.4-3.7 пунктлары нигезендә гамәлгә ашырыла. Муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе Күпфункцияле үзәккә җибәрелә.

 

 

IV. Муниципаль хезмәт күрсәтүне контрольдә тоту формалары һәм тәртибе  

 

4.1. Муниципаль хезмәт күрсәтүнең тулылыгын һәм сыйфатын контрольдә тоту мөрәҗәгать итүчеләрнең хокукларын бозу очракларын ачыклауны һәм бетерүне, муниципаль хезмәт күрсәтү процедураларының үтәлешен тикшерүне, җирле үзидарә органындагы вазыйфаи затларның гамәлләренә (гамәл кылмауларына) карата карарлар әзерләүне үз эченә ала.

Административ процедураларның үтәлешен контрольдә тоту формаларына түбәндәгеләр керә:

1) муниципаль хезмәт күрсәтү буенча документ проектларын тикшерү һәм килештерү. Тикшерү нәтиҗәсе булып проектларны визалау тора;

2) эш алып баруны билгеләнгән тәртиптә тикшерү;

3) муниципаль хезмәт күрсәтү процедураларының үтәлешенә билгеләнгән тәртиптә контроль тикшерүләр уздыру.

Контроль тикшерүләр план буенча (җирле үзидарә органы эшчәнлегенең ярты еллык яки еллык планнары нигезендә башкарыла) һәм планнан тыш булырга мөмкин. Тикшерүләр уздырганда муниципаль хезмәт күрсәтү белән бәйле (комплекслы тикшерүләр), яки мөрәҗәгать итүченең конкрет мөрәҗәгате буенча барлык мәсьәләләр карала ала.

Муниципаль хезмәт күрсәткәндә һәм карарлар кабул иткәндә кылынган гамәлләр буенча контрольне гамәлгә ашыру максатларында муниципаль берәмлекнең башкарма комитеты җитәкчесенә муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәләре турында белешмәләр тапшырыла.

4.2. Муниципаль хезмәт күрсәтү буенча административ процедуралар белән билгеләнгән гамәлләрнең эзлеклелеген саклауны агымдагы контрольдә тоту башкарма комитет рәисенең муниципаль хезмәт күрсәтү эшен оештыру өчен җаваплы урынбасары тарафыннан башкарыла.

4.3. Агымдагы контрольне гамәлгә ашыручы вазыйфаи затлар исемлеге җирле үзидарә органының структур бүлекчәләре турындагы нигезләмәләр һәм вазыйфаи регламентлар белән билгеләнә.

Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча мөрәҗәгать итүчеләр хокукларын бозулар ачыкланган очракта, гаепле затлар Россия Федерациясе законнары нигезендә җаваплылыкка тартыла.

4.4. Җирле үзидарә органы җитәкчесе мөрәҗәгать итүчеләрнең мөрәҗәгатьләрен вакытында карамаган өчен җаваплы.

Җирле үзидарә органының структур бүлекчәсе җитәкчесе (җитәкче урынбасары) әлеге Регламентның III бүлегендә күрсәтелгән административ гамәлләрне вакытында башкармаган һәм (яки) тиешенчә үтәмәгән өчен җаваплы.

Муниципаль хезмәт күрсәтү барышында кабул ителә (башкарыла) торган карарлар һәм гамәлләр (гамәл кылмаулар) өчен вазыйфаи затлар һәм башка муниципаль хезмәткәрләр законда билгеләнгән тәртиптә җавап бирәләр.

4.5. Муниципаль хезмәт күрсәтүне гражданнар, аларның берләшмәләре һәм оешмалары тарафыннан контрольдә тоту муниципаль хезмәт күрсәткәндә администрация эшчәнлегенең ачыклыгы, муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибе турында тулы, актуаль һәм ышанычлы мәгълүмат алу һәм муниципаль хезмәт күрсәтү процессында мөрәҗәгатьләрне (шикаятьләрне) судка кадәр карау мөмкинлеге аша гамәлгә ашырыла.

 

 V.     Мөрәҗәгать итүче тарафыннан муниципаль хезмәт күрсәтүче органның, муниципаль хезмәт күрсәтүче органның вазыйфаи заты яисә муниципаль хезмәткәрнең  карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмауларына) судка кадәрге (судтан тыш) шикаять

 

     5.1 Шикаять язма формада кәгазьдә, электрон формада дәүләт хезмәтен күрсәтүче органга, яисә муниципаль хезмәт күрсәтүче органга, күпфункцияле үзәк яки күпфункцияле үзәкне гамәлгә куючы ачык-хокукый берәмлеккә (алга таба - күпфункцияле үзәкне гамәлгә куючы), тиешле дәүләт хакимияте органына (җирле үзидарә органы), шулай ук "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законда каралган оешмаларга тапшырыла. Дәүләт хезмәтен күрсәтүче орган җитәкчесенең яисә муниципаль хезмәт күрсәтүче орган җитәкчесенең карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмауларына) шикаятьләр югарыдагы органга ( булганда) тапшырыла, ул булмаган очракта турыдан-туры дәүләт хезмәтен күрсәтүче орган яисә муниципаль хезмәт күрсәтүче орган җитәкчесе тарафыннан карала. Күпфункцияле үзәк хезмәткәренең карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмауларына) шикаятьләр әлеге күпфункцияле үзәк җитәкчесенә бирелә. Күпфункцияле үзәкнең карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаятьләр күпфункцияле үзәкне гамәлгә куючыга яисә Россия Федерациясе субъектының норматив хокукый акты буенча вәкаләтле вазыйфаи затка бирелә. "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законда каралган оешмаларның  хезмәткәрләренең карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмауларына) шикаятьләр әлеге оешмалар җитәкчеләренә тапшырыла.

Мөрәҗәгать итүче түбәндәге очракларда шикаять белән мөрәҗәгать итә ала:

1) "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законда күрсәтелгән дәүләт яисә муниципаль хезмәт күрсәтү турындагы мөрәҗәгатьне теркәү срогын бозу;

2) дәүләт яисә муниципаль хезмәтне күрсәтү вакытын бозу. Бу очракта мөрәҗәгать итүче тарафыннан күпфункцияле үзәк карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына), күпфункцияле үзәкнең хезмәткәренең карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) судка кадәр (судтан тыш) шикаять бирү карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять белдерелә торган күпфункцияле үзәккә, "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясындагы 1_3 өлешендә билгеләнгән тәртиптә тулы күләмдә һәм тәртиптә дәүләт яисә муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча функция йөкләнгән очракта мөмкин;

3) гариза бирүчедән муниципаль хезмәт күрсәтү турындагы Россия Федерациясенең норматив хокукый актлары, Россия Федерациясе субъектларының норматив хокукый актлары, муниципаль хокукый актлар белән каралмаган документларны таләп итү;

4) гариза бирүчедән муниципаль хезмәт күрсәтү турындагы Россия Федерациясенең  норматив хокукый актлары, Россия Федерациясе субъектларының норматив хокукый актлары, муниципаль хокукый актлар белән каралган документларны кабул итүдән баш тарту;

5) федераль законнар һәм алар нигезендә кабул ителгән Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актлары, Россия Федерациясе субъектларының норматив хокукый актлары, муниципаль хокукый актларында каралмаган очракта дәүләт хезмәте һәм муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту. Бу очракта мөрәҗәгать итүче тарафыннан күпфункцияле үзәк карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына), күпфункцияле үзәкнең хезмәткәренең карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) судка кадәр (судтан тыш) шикаять бирү карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять белдерелә торган күпфункцияле үзәккә, "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясындагы 1_3 өлешендә билгеләнгән тәртиптә тулы күләмдә һәм тәртиптә дәүләт яисә муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча функция йөкләнгән очракта мөмкин;

6) муниципаль хезмәт күрсәтү вакытында гариза бирүчедән Россия Федерациясене норматив хокукый актлары, Россия Федерациясе субъектларының норматив хокукый актлары, муниципаль хокукый актлар белән каралмаган түләү таләп итү;

7) дәүләт хезмәтен күрсәтүче органның, муниципаль хезмәт күрсәтүче органның, дәүләт хезмәтен күрсәтүче органның яисә муниципаль хезмәт күрсәтүче органның вазыйфаи затының, күпфункцияле үзәкнең, күпфункцияле үзәк хезмәткәренең, "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясындагы 1_1 өлешендә каралган оешмаларның яисә аларның хезмәткәрләренең дәүләт яисә муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документларда җибәрелгән төгәлсезлекләрен һәм хаталарны төзәтүдән баш тартуы яисә мондый төзәтмәләрнең билгеләнгән срогын бозу. Бу очракта мөрәҗәгать итүче тарафыннан күпфункцияле үзәк карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына), күпфункцияле үзәкнең хезмәткәренең карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) судка кадәр (судтан тыш) шикаять бирү карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять белдерелә торган күпфункцияле үзәккә, "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясындагы 1_3 өлешендә билгеләнгән тәртиптә тулы күләмдә һәм тәртиптә дәүләт яисә муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча функция йөкләнгән очракта мөмкинмөмкин;

8) муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәләре буенча документлар бирү срогын яки тәртибен бозу;

9) федераль законнар һәм алар нигезендә кабул ителгән Россия Федерациясенең башка норматив-хокукый актлары, Россия Федерациясе субъектларының законнары һәм башка норматив-хокукый актлары, муниципаль хокукый актлар белән каралмаган очракта муниципаль хезмәт күрсәтүне туктатып тору. Бу очракта мөрәҗәгать итүче тарафыннан күпфункцияле үзәк карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына), күпфункцияле үзәкнең хезмәткәренең карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) судка кадәр (судтан тыш) шикаять бирү карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять белдерелә торган күпфункцияле үзәккә, "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясындагы 1_3 өлешендә билгеләнгән тәртиптә тулы күләмдә һәм тәртиптә дәүләт яисә муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча функция йөкләнгән очракта мөмкин;

10) мөрәҗәгать итүчедән  “Дәүләт яисә муниципаль хезмәт күрсәтүне оештыру турында" Федераль законның 7 статьясындагы 1 өлешенең 4 пунктында каралган очраклардан тыш, дәүләт яисә муниципаль хезмәт күрсәтү өчен булмавы һәм (яисә) дөрес булмавы сәбәпле документларны кабул итүдән беренче тапкыр  баш тарту күрсәтелмәгәндә, дәүләт яисә муниципаль хезмәт күрсәтү вакытында мәгълүмат яисә документлар таләп итү. Бу очракта мөрәҗәгать итүче тарафыннан күпфункцияле үзәк карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына), күпфункцияле үзәкнең хезмәткәренең карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) судка кадәр (судтан тыш) шикаять бирү карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять белдерелә торган күпфункцияле үзәккә, "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясындагы 1_3 өлешендә билгеләнгән тәртиптә тулы күләмдә һәм тәртиптә дәүләт яисә муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча функция йөкләнгән очракта мөмкин;

    5.2. Мөрәҗәгать итүчеләр шикаятьне нигезләү һәм карау өчен кирәкле мәгълүмат һәм документлар алырга хокуклы.

5.3.  Дәүләт хезмәте күрсәтүче органның, муниципаль хезмәт күрсәтүче органның, дәүләт хезмәте күрсәтүче органның вазыйфаи затының, муниципаль хезмәт күрсәтүче органның вазыйфаи затының, дәүләт яки муниципаль хезмәткәрнең, дәүләт хезмәт күрсәтүче органның яисә муниципаль хезмәт күрсәтүче органның җитәкчесенең  карарларына, гамәлләренә (гамәл кылмауларына) шикаять почта аша, күпфункцияле үзәк, "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрен кулланып, дәүләт хезмәт күрсәтүче органның һәм муниципаль хезмәт күрсәтүче органның рәсми сайты, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталыннан, дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүнең региональ порталы аша, шулай ук гариза бирүченең шәхси килүе буенча  кабул ителергә мөмкин. Күпфункцияле үзәкнең, күпфункцияле үзәк хезмәткәренең карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмауларына) шикаять почта аша, "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрен файдаланып, күпфункцияле үзәкнең рәсми сайты, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы яки дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең региональ порталы аша,  шулай ук мөрәҗәгать итүченең шәхси килүе вакытында кабул ителергә мөмкин. "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясындагы 1_1 өлешендә каралган оешмаларның карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына), шулай ук аларның хезмәткәрләренә карата шикаять почта аша, "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрен файдаланып, әлеге оешмаларның рәсми сайтларыннан, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталыннан яисә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүләрнең региональ порталыннан җибәрелә ала, шулай ук мөрәҗәгать итүчене шәхси килүе вакытында кабул ителә ала.

5.4. Шикаятьтә түбәндәге мәгълүмат булырга тиеш:

1) карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) карата шикаять бирелүче дәүләт хезмәте күрсәтүче органның, муниципаль хезмәт күрсәтүче органның, дәүләт хезмәте күрсәтүче органның яисә муниципаль хезмәт күрсәтүче органның вазыйфаи затының, дәүләт яисә муниципаль хезмәткәрнең, күпфункцияле үзәкнең, аның җитәкчесенең һәм (яисә) хезмәткәренең, "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясындагы 1_1 өлешендә каралган оешмаларның, аларның җитәкчеләре һәм (яисә) хезмәткәрләренең  исеме;

2) мөрәҗәгать итүче- физик затның фамилиясе, исеме, атасының исеме (соңгысы - булган очракта), яшәү урыны турында белешмәләр,  мөрәҗәгать юридик затның исеме, урнашу урыны турында белешмәләр, шулай ук элемтә телефоны номеры (номерлары), электрон почта адресы (адреслары) һәм мөрәҗәгать итүчегә җавап бирелергә тиешле почта адресы (булган очракта) ;

3) дәүләт хезмәте күрсәтүче органның, муниципаль хезмәт күрсәтүче органның, дәүләт хезмәте күрсәтүче органның яисә муниципаль хезмәт күрсәтүче органның вазыйфаи затының, дәүләт яисә муниципаль хезмәткәрнең, күпфункцияле үзәкнең, аның хезмәткәренең, "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясындагы 1_1 өлешендә каралган оешмаларның, аларның хезмәткәрләренең шикаять бирелүче карарлары һәм гамәлләре (гамәл кылмавы) турында мәгълүматлар;

4) мөрәҗәгать итүченең дәүләт хезмәте күрсәтүче органның, муниципаль хезмәт күрсәтүче органның, дәүләт хезмәте күрсәтүче органның яисә муниципаль хезмәт күрсәтүче органның вазыйфаи затының, дәүләт яисә муниципаль хезмәткәрнең, күпфункцияле үзәкнең, аның хезмәткәренең, "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясындагы 1_1 өлешендә каралган оешмаларның, аларның хезмәткәрләренең карарлары, гамәлләре (гамәл кылмавы) белән ризасызлыгы буенча дәлилләре. Мөрәҗәгать итүче тарафыннан дәлилләрен раслаучы документлар (булган очракта) яки аларның күчермәләре тапшырылырга мөмкин.

    5.5. Шикаятькә анда язылган хәлләрне раслый торган документлар яки аларның  күчермәләре беркетелергә мөмкин (булган очракта).

 5.6. Шикаятьне карау өчен зур әһәмияткә ия булган документлар юк яисә шикаятькә беркетелмәгән булса, карар документлар тапшырылмаган дәлилләрне исәпкә алмыйча кабул ителә.

 5.7. Дәүләт хезмәте күрсәтүче органга, муниципаль хезмәт күрсәтүче органга, күпфункцияле үзәккә, күпфункцияле үзәкне гамәлгә куючыга, “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы федераль законның 16 статьясындагы 1_1 өлешендә каралган оешмаларга, яисә югарыдагы органга (булган очракта) кергән шикаять теркәлгән көннән алып унбиш эш көне эчендә каралырга тиеш, ә дәүләт хезмәте күрсәтүче орган, муниципаль хезмәт күрсәтүче орган, күпфункцияле үзәк, “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы федераль законның 16 статьясындагы 1_1 өлешендә каралган оешмалар тарафыннан мөрәҗәгать итүчедән дәүләт хезмәте күрсәтүгә документлар кабул итүдән, җибәрелгән төгәлсезлекләрне һәм хаталарны төзәтүдән баш тартуга яисә төзәтмәләргә билгеләнгән вакытны бозуга шикаять бирелгән очракта - аны теркәгән көннән биш эш көне эчендә.

    5.8. Шикаятьне карап тикшерү нәтиҗәләре буенча түбәндәге карарларның берсе кабул ителә:

1) шикаять канәгатьләндерелә, шул исәптән кабул ителгән карарны гамәлдән чыгару, хезмәт күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документларда җибәрелгән ялгыш һәм хаталарны төзәтү, Россия Федерациясе норматив хокукый актлары, Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары, муниципаль хокукый актлар белән түләү каралмаганда алынган акчаларны мөрәҗәгать итүчегә кире кайтару;

2) шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тартыла.

Әлеге пунктта күрсәтелгән карарны кабул иткән көннең икенче көненнән дә соңга калмыйча, гариза бирүчегә язма рәвештә һәм гариза бирүче теләге буенча электрон формада шикаятьне карап тикшерү нәтиҗәләре турында дәлилле җавап җибәрелә.

     5.9.Шикаять канәгатьләнергә тиеш дип танылган очракта, дәүләт хезмәте күрсәтүче орган, муниципаль хезмәт күрсәтүче орган, күпфункцияле үзәк яисә "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясындагы 1_1 өлешендә каралган оешма тарафыннан дәүләт яисә муниципаль хезмәт күрсәткәндә ачыкланган җитешсезлекләрне кичекмәстән бетерү максатларында кылынган гамәлләр турында мәгълүмат бирелә, шулай ук китерелгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенелә һәм мөрәҗәгать итүчегә дәүләт яки муниципаль хезмәт алу өчен кылырга тиешле алдагы гамәлләр турында мәгълүмат бирелә.

     5.10 Шикаять канәгатьләндерелергә тиеш түгел дип танылган очракта гариза бирүчегә җавапта кабул ителгән карарның сәбәпләре турында дәлилләнгән аңлатмалар, шулай ук кабул ителгән карарга шикаять бирү тәртибе турында мәгълүмат бирелә.  

      5.11. Шикаятьне карау барышында яисә нәтиҗәләре буенча административ хокук бозу составы яки җинаять билгеләре билгеләнгән очракта, вазыйфаи зат, шикаятьләрне карау буенча вәкаләтләр бирелгән хезмәткәр "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында" 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законның 11.2 статьясындагы 1 өлеш нигезендә булган материалларны кичекмәстән прокуратура органнарына җибәрә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Административ регламентка

1нче кушымта

 

 

Арча муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү буенча төп гомуми белем бирү программасын гамәлгә ашыручы муниципаль мәгариф оешмалары турында мәгълүмат

 

 

 

 

 

Учреждениенең исеме

Җитәкченең фамилиясе, исеме, атасының исеме

 

Учреждениенең адресы/ сайты

Телефоны

Учреждениенең эш режимы

“Арча 1 нче номерлы балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Сөләйманова Лиана Ильяс кызы

422000, Татарстан Республикасы, Арча районы, Арча шәһәре, Зур урам, 77 йорт

3-15-12

 

“Арча 2 нче номерлы балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе  

Гатауллина Лилия Мәхмүт кызы

422000, Татарстан Республикасы, Арча районы, Арча шәһәре, Мәктәп урамы, 50а йорты

3-22-36

 

“Балалар үсеше үзәге – Арча шәһәренең 4 нче номерлы балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Сәмиева Наилә Рәмис кызы

422000, Татарстан Республикасы, Арча районы, Арча шәһәре, Бәширов ур., 12 йорт

3-49-38

 

“Арча 5 нче номерлы балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Шәйхетдинова Лилия Фәрит кызы

422000, Татарстан Республикасы, Арча районы, Арча шәһәре, Вәгыйзовлар ур., 16 йорт

3-10-31

 

“Арча шәһәренең 6 нчы номерлы гомуми үсеш төрендәге"Сандугач" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Галимуллина Энҗе Рафаил кызы

422000, Татарстан Республикасы, Арча районы, Арча шәһәре, Б. Урманче ур., 42 йорт

3-91-99

 

“Арча шәһәренең 8 нче номерлы балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе  

Фәйзрахманова Гөлназ Радик кызы

422000, Татарстан Республикасы, Арча районы, Арча шәһәре, Төзүчеләр урамы, 1 йорт

3-53-10

 

“Арча шәһәренең 9 нчы номерлы балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Мостафина Эльвира Габделхәй кызы

422000, Татарстан Республикасы, Арча районы, Арча шәһәре, Яңа ур., 16 йорт

3-40-71

 

“Арча шәһәренең 10 нчы номерлы номерлы балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Сабирова Зөлфия Данис кызы

422000, Татарстан Республикасы, Арча районы, Арча шәһәре, Банк ур., 29 йорт

3-20-12

 

“Арча шәһәренең 11нче номерлы балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Зөбәерова Айгөл Фаил кызы

422000, Татарстан Республикасы, Арча районы, Арча шәһәре, Күпер урамы, 36 йорт

3-50-42

 

“Апаз балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Сибәгатуллина Фирая Гафур кызы

Татарстан Республикасы, Арча районы, Апаз авылы, Совет урамы, 18а йорты

94-4-44

 

“Ашытбаш балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Каюмова Гөлнара Зиннур кызы

422039, Татарстан Республикасы, Арча районы, Ашытбаш авылы, Пионер урамы, 34 йорт

Башлангыч мәктәп

50-3-87

 

“Васильева Божа балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Фәттиева Әлфия Данис кызы

422000, Татарстан Республикасы, Арча районы, Васильева Божа авылы, Ш. Мәрҗани ур., 1 йорт

52-4-19

 

“Югары Аты балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Хөсәенова Алсу Мөдәрис кызы

422017, Татарстан Республикасы, Арча районы, Югары Аты авылы, Кооператив ур., 22 йорт

52-3-35

 

“Казанбаш балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Шәйхетдинова Рәзилә Рәис кызы

422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94а йорты

-

 

“Кәче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Хөснетдинова Нурисә Нурмөхәммәт кызы

422013, Татарстан Республикасы, Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәшев ур., 99а йорты

51-3-19

 

“Күпербаш балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе  

Галиева Энҗе Хәмбәл ызы

422000, Татарстан Республикасы, Арча районы, Күпербаш авылы, Мәктәп урамы, 24 йорт

-

 

“Көтек балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Галимова Фирдания Рафис кызы

422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Көтек авылы, Мәктәп урамы, 59 йорт

56-3-21

 

“Кушлавыч балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Әюпова Равилә Гадел кызы

422017, Татарстан Республикасы, Арча районы, Кушлавыч авылы, Тукай урамы, 1 йорт

-

 

“Мәмсә балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Гомәрова Гөлфирә Хөрмәтулла кызы

422039, Татарстан Республикасы, Арча районы, Мәмсә авылы, Тукай урамы, 30 йорт

-

 

“Мөндеш балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Мостафина Римма Галип кызы

422022, Татарстан Республикасы, Арча районы, Мөндеш авылы, Татарстан ур., 48 йорт

-

 

“Мөрәле балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Туктарова Нурфия Рәдис кызы

422027, Татарстан Республикасы, Арча районы, Мөрәле авылы, Үзәк урам, 45 йорт

Мәктәп

56-2-03

 

“Наласа балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Абдрахманова Гөлназ Вәгыйз кызы

422018, Татарстан Республикасы, Арча районы, Наласа авылы,

Кремль ур., 1 йорт.

Башлангыч мәктәп

55-2-09

 

“Түбән Аты балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Хөсәенова Хәтирә Мөхәммәтхарис кызы

422016, Татарстан Республикасы, Арча районы, Түбән Аты авылы, Үзәк урам, 11а йорты

-

 

“Түбән Мәтәскә балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Сираҗиева Ландыш Нурулла кызы

422022, Татарстан Республикасы, Арча районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 йорт

91-1-32

 

“Түбән Пошалым балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Галиева Эльмира Равил кызы

422019, Татарстан Республикасы, Арча районы, Түбән Пошалым авылы, Пионер урамы, 14 йорт

56-7-33

 

“Түбән Оры балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Бәйрәмова Гөлзидә Руберт кызы

422032, Татарстан Республикасы, Арча районы, Түбән Оры авылы, Киров урамы, 4 йорт

-

 

“Яңа Кенәр балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Идиятуллина Ләлә Фоат кызы

422031, Татарстан Республикасы, Арча районы, Яңа Кенәр авылы, Пионер урамы, 10 йорт

-

 

“Яңа Кишет балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Шәйхетдинова Энҗе Галиәхмәт кызы

422034, Татарстан Республикасы, Арча районы, Яңа Кишет авылы, Яңа ур., 1 йорт

-

 

“Яңа Кырлай балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе  

Фәйзрахманова Ләйлә Габделфәрт кызы

422035, Татарстан Республикасы, Арча районы, Яңа Кырлай авылы, Үзәк ур., 2 йорт

-

 

Носы балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Әсәтова Ләйлә Рәис кызы

422005, Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Комсомол урамы, 12 йорт

-

 

“Курса тимер юл разъезды балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Фәсәхетдинова Валентина Петр кызы

422002, Татарстан Республикасы, Арча районы, Курса тимер юл разъезды п., Мәктәп  ур., 47а йорты

Мәктәп

53-4-43

 

“Сикертән балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Солтанова Рамия Рәсил кызы

422028, Татарстан Республикасы, Арча районы, Сикертән авылы, Мәктәп урамы, 77 йорт

-

 

“Курса-Почмак балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Бәдриева Альбина Фоат кызы

422025, Татарстан Республикасы, Арча районы, Курса-Почмак авылы, Мәктәп урамы, 5 нче йорт

92-4-24

 

“Урта Курса балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе  

Хәмзина Әлфирә Фаил кызы

422024, Татарстан Республикасы, Арча районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы, 11 йорт

Мәктәп

57-3-09

 

“Урта Пошалым балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирүмуниципаль бюджет учреждениесе

Хөснетдинова Рәйсә Нурулла кызы

422019, Татарстан Республикасы, Арча районы, Урта Пошалым авылы, Вахитов урамы, 22 йорт

-

 

“Иске Ашыт балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Нигъмәтҗанова Айгөл Хәйдәр кызы

422030, Татарстан Республикасы, Арча районы, Иске Ашыт авылы, Мәктәп урамы,

7 йорт

59-2-21

 

“Иске Чүриле балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Минһаҗева Айназ Айдар кызы

422014, Татарстан Республикасы, Арча районы, Иске Чүриле авылы, Мәктәп урамы, 49 йорт

-

 

“Иске Төрнәле балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Бариева Дилә Вакыйф кызы

422019, Татарстан Республикасы, Арча районы, Иске Төрнәле авылы, Комсомол  урамы, 68 йорт

-

 

“Иске Кырлай балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе  

Гыйләҗетдинова Айсинә Рәфкать кызы

422021, Татарстан Республикасы, Арча районы, Иске Кырлай авылы, Яшьләр урамы, 1а йорты

Мәктәп

90-5-22

 

“Сөрде балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Мөхәммәтгалиева Гөлшат Шамил кызы

422032, Татарстан Республикасы, Арча районы, Сөрде авылы, Совет урамы, 68 йорт

Мәктәп

50-6-03

 

“Сорнар балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Зиннәтова Айсылу Гаптелнур кызы

422019, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанка авылы, Үзәк урам, 8 йорт

51-3-53

 

“Ташкичү балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе  

Сафина Гөлия Рәшит кызы

422039, Татарстан Республикасы, Арча районы, Ташкичү авылы,

Калинин урамы, 38 йорт

50-3-11

 

“Орнашбаш балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе  

Әхмәтова Фирдания Зиннур кызы

422017, Татарстан Республикасы, Арча районы, Орнашбаш авылы, Тукай урамы, 17 йорт

-

 

“Үрнәк балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Шәяхмәтова Һиндия Равис кызы

422019, Татарстан Республикасы, Арча районы, Үрнәк бистәсе, Бакча урамы, 16а йорты

-

 

“Утар Аты балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Сөләйманова Фәридә Мәҗит кызы

422017, Татарстан Республикасы, Арча районы, Утар- Аты авылы, Мәктәп урамы, 44 йорт

-

 

“Өчиле балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Нургалиева Фәридә МансуркКызы

420020, Татарстан Республикасы, Арча районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 68 йорт

45-2-60

 

“Хәсәншәех балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе  

Әхмәдуллина Гүзәл Сәйдәш кызы

422007, Татарстан Республикасы, Арча районы Хәсәншәех авылы, Комсомол урамы,

2 йорт

-

 

“Чиканас балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Камалиева Эльмира Вәгыйз кызы

422020, Татарстан Республикасы, Арча районы, Чиканас авылы, Совет урамы, 29 йорт

-

 

“Шекә балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Әскәрова Лилия Гайнулла кызы

422036, Татарстан Республикасы, Арча районы, Шекә авылы, Свердлов урамы, 19 йорт

93-1-27

 

 

 

 

 

 

 

“Шушмабаш балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Хәлиуллина Гөлназ Шәйхулла кызы

422036, Татарстан Республикасы, Арча районы, Шушмабаш авылы, Мәктәп урамы, 5а йорты

-

 

“Шурабаш балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Хәсбиуллина Лилия Рәфкать кызы

422033, Татарстан Республикасы, Арча районы, Шурабаш авылы, Чавайн урамы, 13 йорт

-

 

“Яңасала балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Газизова Гөлназ Габделфаяз кызы

422011, Татарстан Республикасы, Арча районы, Яңасала авылы, Яшьләр урамы, 5 йорт

 

 

“Штерә балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Заһиева Розалия Равил кызы

422014, Татарстан Республикасы, Арча районы, Штерә авылы, Совет урамы, 62 йорт

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Административ регламентка

2 нче кушымта

 

 

Шәхси мәгълүматларны автоматлаштырылган эшкәртүгә ризалык бирүгә

 

ГАРИЗА

 

 

Мин,

_______________________________________________________________,

                       (Ф.И.А.и.)

_________________________________________________________________________,

                       прописка        (теркәлү)        адресы

_________________________________________________________________________,

(шәхесне раслаучы документ төре, серия, номер, кем тарафыннан бирелгән һәм бирү датасы)

Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларына мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә керү өчен чиратта торучы һәм йөрүче балаларның мәгълүматлар базасын формалаштыру максатыннан __________________________________________________________________________,

       (әти-әнинең (законлы вәкилнең) фамилиясе, исеме, атасының исеме, паспорт мәгълүматлары)

 

__________________________________________________________________________,

            (баланың фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган көне, туу турында таныклык мәгълүматлары)

 

__________________________________________________________________________,

                    (фактта яшәү адресы, баланың сәламәтлеге турында мәгълүматлар)

 

    (мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә ташламалы шартларда укырга керү хокуклары булу)

 шәхси мәгълүматларны документлар һәм электрон формаларда җыю, саклау, төгәлләштерү (яңарту, үзгәрешләр), куллану, тарату (шул исәптән тапшыру,) юк итү, аларны бетерү, блок куюны автоматлаштырылган һәм автоматлаштырылмаган ысул белән эшкәртүгә ризалык бирәм.

 

Әлеге  килешү___________________________________дәвамында гамәлдә була.

 

Әлеге килешү минем тарафтан язма рәвештә кире алынырга мөмкин. Әлеге килешүне гамәлдәге вакыты беткәнче кире алган очракта, мин үземнең шәхси мәгълүматларны эшкәртү туктатылуның мөмкин булган нәтиҗәләре турында кисәтелдем.

 

Дата_________________Мөрәҗәгать итүченең шәхси имзасы_________ (____________)                                  

                                                                     (фамилиясе)

 

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 10.03 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International