Карар 23.03.2020 №196 " Арча муниципаль районында яңа коронавирус йогышлы авыруын таралуны булдырмау чаралары турында "

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карарын үтәү йөзеннән, Арча муниципаль районында яңа коронавирус йогышлы авыруын таралуны булдырмау максатларында, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1.      Арча муниципаль районы территориясендә 20 һәм аннан да күбрәк кеше булган спорт, тамаша, ачык һәм башка чаралар үткәрү рөхсәт ителми;

спорт ярышларын үткәрми калу яки күчерү мөмкин булмаган очракта, алар тамашачылардан башка, санитар-эпидемия режимын үтәп үткәрелә.

2.      Арча муниципаль районы территориясендә яшәүче һәм вакытлыча торучы Россия Федерациясе гражданнарына (алга таба-гражданнар) “Интернет” челтәрендә кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт сайтындагы мәгълүмат нигезендә яңа коронавирус йогышлы авыруы (2019-nCoV) (алга таба-коронавирус йогышлы авыруы) буенча эпидемиологик имин булмаган Россия Федерациясе регионнарына барудан тыелырга, шулай ук театр-тамаша, мәдәни-агарту, күңел ачу, спорт һәм башка массакүләм чараларда катнашудан тыелырга, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә булуны чикләргә.

3.      «Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы сайтындагы мәгълүмат нигезендә Россия Федерациясенең коронавирус йогышлы авыруы теркәлгән регионнарында булып  кайткан гражданнарга тәкъдим итәргә:

а) кичекмәстән үзенең коронавирус йогышлы авыруы теркәлгән территлорияләрдә булуы, датасы, Россия Федерациясенә кайтуы турында, бердәм күпканаллы "Кайнар линия" телефоны 8-800-222-59-00 номеры буенча элемтә өчен мәгълүмат хәбәр итәргә;

 б) йогышлы авыру билгеләре барлыкка килгәндә (тән температурасы күтәрелү, ютәл) коронавирус йогышлы авыруы теркәлгән территлориядә булып кайтуы турында кичекмәстән хәбәр итәргә, медицина оешмасына бармыйча гына өйгә табиб чакыртырга;

в) Россия Федерациясенә кайтканнан соң 14 көнгә өйдә изоляциядә булырга.

4. «Арча РҮХ" ДАССОсына тәкъдим итәргә:

а) амбулатор һәм стационар, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүче медицина оешмаларына вируслы авыру симптомнары белән авыручыларга, шул исәптән хастаханәдән тыш пневмония белән авыручыларга,  оператив рәвештә медицина ярдәме күрсәтүгә, авырулардан биологик материал алуга һәм коронавирус инфекциясенә тикшеренүләр үткәрүгә әзерлекле булырга;

б) коронавирус инфекциясе буенча имин булмаган территориядән кайткан барлык гражданнарга 14 календарь көне эчендә көндәлек медицина күзәтүе оештырырга;

в) грипп, вируслы авырулар, коронавирус инфекциясе, хастаханәдән тыш пневмонияләрне профилактикалау турында халык белән аңлату эшләре алып барырга, респиратор авыруларның беренче симптомнары барлыкка килгәндә, медицина ярдәме сорап вакытында мөрәҗәгать итү кирәклегенә аерым игътибар бирергә.

5. Милек формаларына һәм ведомстволарга бәйсез рәвештә, Арча муниципаль районы территориясендә эшчәнлек алып баручы предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләренә тәкъдим итәргә:

а) үз хезмәткәрләрен коронавирус йогышлы авыруы буенча имин булмаган чит дәүләтләргә һәм Россия Федерациясе регионнарына  эшлекле сәфәргә җибәрүдән, чит ил гражданнары катнашында чаралар уздырудан, шулай ук мондый чараларда катнашудан тыелырга;

б) хезмәткәрләрнең оешмага килгәндә, антисептиклар яки дезинфекция салфеткаларыннан файдалануларын, гигиена процедураларын үтәүләрен контрольдә тотарга;

в) авыручыга беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен табибны өйгә чакыруны контрольдә тотарга;

д) яңа коронавирус йогышлы авыруы очраклары теркәлгән илләрдән кайткан хезмәткәрләрнең билгеләнгән вакытка (14 көн) изоляциядә булуларын контрольдә тотарга;

г) хезмәткәрләргә гигиена кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искә төшереп торырга;

д) биналарны дезинфекция чаралары кулланып, сыйфатлы итеп җыештыруны, даими җилләтүне булдырырга;

ж) эш бүлмәләрендә бактерицид лампалар,  һава рециркуляторы куллануны оештырырга;

з) хезмәткәрләрнең туклануын бары тик ашханәләрдә яки ризык кабул итү өчен бүлеп бирелгән бүлмәләрдә генә оештырырга, хезмәткәрләргә бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба кулланырга, күп тапкыр кулланыла торган савыт-саба кулланганда, аны мәҗбүри зарарсызландыруны тәкъдим итәргә;

и) йогышлы авыру билгеләре булган хезмәткәрләрне ачыкларга (тән температурасы күтәрелү, ютәл) һәм мондый хезмәткәрләрнең эштә булуына юл куймаска;

к) Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе соравы буенча коронавирус йогышлы авыруы белән авырган хезмәткәрнең хезмәт функцияләрен үтәүгә бәйле барлык контактлары турында кичекмәстән мәгълүмат тапшырырга;

л) Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсеннән хезмәткәрнең коронавирус йогышы белән авыруы турында мәгълүмат алынганда, әлеге авыру хезмәткәр булган урыннарда дезинфекция үткәрүне оештырырга;

м) гомуми файдаланудагы челтәрләрне кулланып җыелышлар, киңәшмәләр һәм башка шундый чараларны үткәрүнең дистанцион алымнарын гамәлгә кертүне активлаштырырга.

н) вируслы авыру таралу куркынычларын киметү максатларында,  кальян тарту буенча хезмәтләр күрсәтүгә юл куймаска;

о) хезмәткәрләрнең дистанцион эш формасына күчү мөмкинлеген күздә тотарга;

п) Арча муниципаль районы территориясендә 22.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр күңел ачу чараларыннан тыелып торырга.

6. Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесенә:

а) йогышлы авыру билгеләре булган укучыларны ачыкларга (югары температура, ютәл) һәм мондый укучыларның мәктәптә булуларына юл куймаска;

б) әлеге оешмаларда бүлмәләргә көн саен дезинфекция үткәрүне тәэмин итәргә;

в) укучылар төркемнәренең Арча муниципаль районы территориясенә килүен һәм китүен чикләргә;

г) мөмкинлек булганда, укучыларны дистанцион укыту формаларына күчерергә.

7. Арча муниципаль районы авыл җирлекләре башлыкларына үз компетенцияләре кысаларында Арча муниципаль районы территориясендә коронавирус йогышлы авыруы таралуга каршы тору чаралары, шул исәптән әлеге күрсәтмәдә билгеләнгән таләпләрне һәм тәкъдимнәрне үтәү зарурлыгы турында халыкка мәгълүмат җиткерергә.

8. Әлеге карарны Арча муниципаль районы рәсми сайтында игълан итәргә (http://arsk.tatarstan.ru).

9. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз өстемә алам.

 

        

Җитәкче                                                                    И.Ә. Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 2.70 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International