Карар 27.04.2020 №314 «Арча муниципаль районы Башкарма комитетының «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында спорт резервын әзерләүне гамәлгә ашыручы муниципаль физкультура-спорт оешмалары хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү шартлары турында» 2019 елның 11 сентябрендәге 717 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында »

Арча муниципаль районы башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

  1. Арча муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 11 сентябрендәге 717 номерлы «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында спорт резервын әзерләүне гамәлгә ашыручы муниципаль физкультура-спорт оешмалары хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү шартлары турында» карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

VI бүлектә:

7 пунктны түбәндәге эчтәлекле 7.3 пунктча белән тулыландырырга:

«7.3. Премия һәм башка кызыксындыру түләүләре Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 17 октябрендәге 2245-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган 2025 елга кадәр Россия Федерациясендә спорт резервын әзерләү Концепциясен гамәлгә ашыру буенча чаралар планын үтәгәндә, спорт резервын әзерләү оешмалары хезмәткәрләренең эш нәтиҗәлелеген арттыру максатларында бер тапкыр билгеләнә ала.»;

         25 таблицаның 2 пунктын түбәндәге эчтәлекле 2.13 пунктчасы белән тулыландырырга:

 

«2.13.

Физкультура-спорт оешмасы инструктор-методисты

икенче

50»;

 

VIII бүлекнең 9 пунктында:

икенче абзацта «җитәкче урынбасарларына билгеләргә» сүзләреннән соң «, баш хисапчыга» сүзләрен өстәргә;

өченче абзацта «җитәкче урынбасарларына» сүзләреннән соң «,баш хисапчыга » сүзләрен өстәргә;

дүртенче абзацта «җитәкче урынбасарларына»  сүзләреннән соң "баш  хисапчыга» сүзләрен өстәргә, «җитәкче урынбасарларын стимуллаштыруга" сүзләреннән соң  «баш хисапчы» сүзләрен өстәргә;

бишенче абзацта «җитәкче урынбасарларына» сүзләреннән соң «баш хисапчыга» сүзләрен өстәргә.

  1. Әлеге карарның гамәлдә булуы 2019 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла дип билгеләргә.
  2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http:pravo.tatarstan.ru) яки Арча муниципаль районы рәсми сайтында бастырып чыгарырга.
  3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Р.Мөхетдиновка йөкләргә.

 

pdf
Скачать текст
PDF, 472.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International