Карар 21.04.2020 №321 «2020 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында бюджет чыгымнарын оптимальләштерү, бюджет акчаларын экономияле һәм сакчыл тоту, бюджетка түләүләр буенча бурычларны киметү, бюджеттан тыш өстәмә чыганаклар эзләү буенча чаралар планын раслау турында»

2020 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында бюджет чыгымнарын оптимальләштерү, бюджет акчаларын экономияле һәм сакчыл тоту, бюджетка түләүләр буенча бурычларны киметү, бюджеттан тыш чыганаклар эзләү максатыннан, Россия Федерациясе Бюджет кодексы нигезендә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

  1. Кушымта итеп бирелгән 2020 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында бюджет чыгымнарын оптимальләштерү, бюджет акчаларын экономияле һәм сакчыл тоту, бюджетка түләүләр буенча бурычларны киметү, бюджеттан тыш өстәмә чыганаклар эзләү буенча чаралар планын расларга.
  2. «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы ФБП" МКУга 2020 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында бюджет чыгымнарын оптимальләштерү, бюджет акчаларын экономияле һәм сакчыл тоту, бюджетка түләүләр буенча бурычларны киметү, бюджеттан тыш өстәмә чыганаклар эзләү буенча чаралар планын тормышка ашыруны контрольдә тотуны тәэмин итәргә.
  3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында  (http:pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга һәм "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Арча муниципаль районы рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткеререргә.
  4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны үз өстемә алам.

 

Җитәкче                                                                                      И.Ә. Галимуллин

 

pdf
Скачать текст
PDF, 2.11 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International