Карар 28.04.2020 №323 «2020 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының гомуми файдаланудагы җирле әһәмияттәге юлларында муниципаль юл фонды акчасы исәбеннән юл эшләре башкару муниципаль программасын раслау турында»

2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль закон, Россия Федерациясе Бюджет кодексы нигезендә Арча район башкарма комитеты КАРАР БИРӘ:

1. 2020 елга Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының гомуми файдаланудагы җирле әһәмияттәге юлларында муниципаль юл фонды акчасы исәбеннән юл эшләре башкару муниципаль программасын расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Арча муниципаль районы рәсми сайтында (http://arsk.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Арча муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы Р.В. Хәбибуллинга йөкләргә.   

 

 

          Башкарма комитет җитәкчесе                                               И.Ә. Галимуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 2.89 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International